|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
04.02.2010 Шоу-бизнес
МӘТӘШТЕ АВЫЛЫНДА НИ ХӘЛЛӘР БАР? (ФОТО)Мәтәште авылының кайда икәнлеген беләсезме? Бик матур урында урнашкан, гөлләргә күмелгән, гөрләп яшәп ятучы авыл ул. Авылның кайдалыгын белмәсәгез дә бер-берсеннән көнләшеп, көн дә ызгышып, көн дә дуслашып яшәп ятучы данлыклы ике гайбәтче карчык, кибет артын саклаучы мәңге айнымас ике исерек ир, кармагына бер балык та эләктерә алмаган, күлдән су анасын көтеп утыручы балыкчы, колхозның бердәнбер сыеры белән эч серләрен бүлешүче сыер савучы Мөтәһирә турында ишеткәнегез бардыр. Утыз ел буе ир чырае күрмәгән Мөтәһирә янына нинди кунаклар килгәнен, колхоз рәисе белән сәркатибе арасында ниләр булганын, Мәтрүнә түтәй белән Хөппибәдриҗамал әбинең яшелчә бакчасында шәрә бабайның нишләп йөрүе турында беләсегез килсә, “Мәтәште авылы хәлләре”н карагыз.
“Барс-Медиа” компаниясендә төшерелгән әлеге көлкеле миниатюраларда яшь юмористлар уйный. Раушан Ситдыйков, Лидия Галиева, Әбри Хәбриев, “Тегеләр” төркеме (Валентина Долгова һәм Илһамия Нәҗметдинова), Айдар Галиәскәровларның талантына битараф кала алмассыз.
1 2 3 4 5 6 7 8 (“Мәтәште авылы хәлләре” фильмыннан кадрлар)
|
Иң күп укылган
|