поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 23 Апрель
  • Руслан Сафин - актер
  • Шәфәгать Тәхәветдинов - дәүләт эшлеклесе
  • Рәис Гыймадиев - җырлар авторы
  • Эльнар Сабирҗанов - җырчы
  • Зилә Мөбарәкшина - журналист
  • Равил Әхмәтшин - дәүләт эшлеклесе
  • Илдус Ахунҗанов (1930-1990) - әдәбият тәнкыйтьче
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
09.12.2017 Әдәбият

“... йозак салган чакта, уйланмаган кире кайтасы...” (Гөлфия Шиһапова шигырьләре)

Гөлфия Рашат кызы Шиһапова 1984 елның 29 августында Әтнә районы Казак Үртәме авылында дүртенче бала булып дөньяга туа. «Авылыбыз кечкенә генә булса да, мин шул урамнарда яланаяк йөгереп уйнап үстем.

Матурлыкка, ихласлыкка табигатьтән өйрәндем. Беренче шигырьләремне дә су буенда утырганда иҗат иттем. Күлле-Киме мәктәбендә урта белем алганнан соң, Әтнә авыл хуҗалыгы техникумына укырга кердем. Бухгалтер-экономист белгечлеге алдым.  Шигъриятемә  килгәндә, мин беркайчан да кеше алдында мактаныр өчен язмадым. Гел үзем өчен генә иҗат иттем. Язганнарымны әниемә, мәктәптә укыганда татар теле укытучысына укыта идем”, - ди Гөлфия Рашат кызы. 
 
Кеше күп булган җирләрне, икейөзлелекне, тигезсезлекне яратмый ул. Шигырьләрендә кеше язмышларын, үзенең уй- кичерешләрен чагылдырырга тырыша. Масаюны, кешеләрне түбәнсетеп карауны өнәми. Күп шигырьләре шул хакта.
 
Хәзерге көндә булганына шөкер итеп, гаиләсе белән Олы Әтнә авылында  яши. Район үзәгендәге “Бәләкәч” балалар бакчасында эшли. “Илләребез тыныч булып, күңелләребез сафлыгын югалтмасын иде”,- дип тели.
 
"Күңел чыңы" түгәрәге, "Ызандашлар"берлеге әгъзасы
 

Сагынасыңмы син дә?..

Тәрәзәгә шыбыр-шыбыр яңгыр бәрә,

Уйларымнан башым әйләнә.

Әйтерсең лә, күңел халәтемне

Аңлый төсле юеш тәрәзә.

Син киткәнгә инде ничә көннәр

Сагынам сине, сагынам, әтием!

Әнием дә сагына... ишетәм бит мин,

Төнне мышык-мышык килүен.

Син ташладың безне, таптап уздың,

Безнең сиңа булган хисләрне.

Яхшы беләсең бит син үзең дә,

Ике балаң, әни көткәнне...

Уйлыйсыңмы икән безнең хакта,

Сагынасыңмы икән безнең күк?

Мин бит инде бала-чага түгел,

Безнең күкләр җирдә ничек күп...

Башкаларга алыштырдың безне,

Күңел әрнегәнен күрмәдең...

Уйламадың яра салуыңны,

Сызлатканын бала йөрәген...

Әниемнең күзләрендә – яшьләр,

Елый күрсәтмичә... тын гына...

Йөрәк сыкранганын сизгән сыман

Тышта яуган яңгыр кушыла.

 

Көтә идек без дә...

Көтә идек без дә сабантуйны:

Сабантуйга ике көн кала

Әтиләргә колхоз акча бирә,

Әни матур күлмәкләр ала.

Җәяү китә иде, эштән кайткач,

Күрше апаларны (э)ләктереп,

Бишәр бала ул чак һәрбер йортта

Булсын гына көтеп җиткереп.

Уйный-уйный сизелми дә тагын

Әнә, әнә кайта әниләр!!!

Икешәр сумка асып иңнәренә,

Тау башыннан төшеп киләләр!

Онытыла уен мәшәкате

Тизрәк-тизрәк ява сораулар...

Мин теләгән күлмәк булган микән?

Ак түфлие тагын булмаган...

И балачак! Узган... тузан тузган,

Ялан тәпи йөрми балалар,

Сабантуйны күлмәк өчен түгел,

Батут өчен көтеп алалар.

Әниләрнең эше күпкә җиңел,

Һәрберсендә хәзер машина,

Сабантуй да гади көннәр сыман

Узып китә, гомер ашыга.

Ярый әле без пычракны изеп,

Җиргә якын булып үскәнбез!

Әллә шуңа... гади күлмәкнең дә

Кадерен белеп,түзеп көткәнбез.

 

Уйланмаган кире кайтасы

Туган йортка йозак салган чакта

Уйланмаган, кире кайтасы...

Сагындырып төшкә керми калмас,

Сабыр итик, диеп сатканчы.

Уйланмаган сабантуйлар җиткәч,

Туган яклар үзенә тартасы...

Үскән нигезеңә кайтырсың да,

Тик чит булыр инде капкасы.

Урам башын керәм, без үскән йорт...

Үзгәрмәгән сыман, бик якын,

Тик юк анда әткәй белән әнкәй-

Сагынып көткәнбезнең кайтасын.

 

Сиңа кайтам!

Сиңа кайтам, Әни, газизкәем,

Сиңа кайтам атлап, йөгереп...

Ялан тәпи кайтам! Шундый рәхәт,

Нәкъ тә балачактагы кебек.

Аяк киемемне кулга алып,

Чәчләремне салып җилләргә

Сиңа кайтам, Әни! Сиңа кайтам!

Кайтам туып-үскән җирләргә!

Авыл башы әнә ерак түгел...

Кайтуымны әллә сиздеңме?

"Кызым кайта әнә минем", - диеп,

Каршыма ук минем килдеңме?!

Нинди рәхәт бит ул Әни булгач,

Кочакла(ә)ле мине, иркәлә!

“Тәпиләрең авыртмыймы?”- диеп,

Кагыл кулың белән тезләргә.

Авыртмыйлар, Әни! Ул аяклар

Сиңа атлаганга шатланам!

Мин бит синең кечкенәдән шулай

Сабыр була белгән кыз балаң.

Әни булса әгәр җир йөзендә

Авыртулар гына төзәлә...

Соңга калмыйк берүк... соң булмасын

Яннарына кайтып килергә!

 

Дәва табылырмы?

Ялгыз гына оча бер кыр казы

Тавышыннан үзәк өзелә.

Кай тарафка таба оча икән...

Ишләренең юк бит эзе дә.

Ялгызлыкның тавышы да моңсу

Күкләр иркен, биек булса да,

Ялгыз калган кыр казларын жәлләп,

Басып торам биек кыяда.

Мин үзем дә әллә кыр казымы?

Күңлем гел күкләргә ашкына,

Куркам кайчак... дәва табылырмы?

Иркен күктә ялгыз башыма.

 

Бәхет өчен нәрсә кирәк?

Хатын-кызга бәхет өчен нәрсә кирәк?

Кирәк сөю, матур сүзләр, терәк кирәк.

Күң(е)ле тулып, бераз елап алган чакта

”Нәрсә булды, матурым?,” дип сорау кирәк.

Хатын-кызга бәхет өчен бала кирәк!

“Балам!”, диеп, “Багалмам!” дип типсен йөрәк!

Тигез тормыш, имин көннәр, җан сихәте,

Хатын-кызга күп кирәкми - бик аз кирәк

Хатын-кызга бәхет өчен нәрсә кирәк?

Кирәк сөю, матур сүзләр, терәк кирәк!

Күңеле тулып, бераз елап алган чакта

”Нәрсә булды, матурым?”- дип сорау кирәк.

Хатын-кызга бәхет өчен бала кирәк!

“Балам!”, диеп, “Багалмам!”, дип типсен йөрәк!

Тигез тормыш, имин көннәр, җан сихәте,

Хатын-кызга күп кирәкми - бик аз кирәк.

 

Ике көнлек дөнья

Әвереләбез түгелме без таш күңелгә?

Ис тә китми кайгы килсә чит кешегә...

Кызганмыйбыз гарипләрне, мохтаҗларны,

Үз илендә сугыш чыгып куылганны...

Бер тиенгә саранланып бикләнәбез,

Әллә үзебез дә берәр чирлеме без?

Онытабыз туганлыкны, тугрылыкны

Әти-Әни хакы, хәтта, онытылды...

Булганына күптән инде шөкер итми

Яши кеше, дөнья куа... - һаман җитми!

Үлем килеп бугазласа көтмәгәндә

Искә төшә Алла сүзе бер мизгелдә

Дога кыла череп баеп беткәннәре,

Кемнәрнедер мыскыл итеп сүккәннәре...

Онтылмасын иде ....күңел тынычлыгын алар,

Яхшы гамәл кылып яшәр гомер барын...

Ике көнлек дөньяң сине ни өйрәтә,

Акыл керсен... Сафлансыннар күңелләр дә!


Гөлфия ШИҺАПОВА
Матбугат.ру
№ --- | 09.12.2017
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»