поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
08.12.2017 Шоу-бизнес

Ләйсән Таишева ни өчен улына гадәти булмаган исем кушкан?

Ел башында Ләйсән белән интервью эшләгәндә “Кайчан бәби алып кайтасыз?” – дип сораган идек, ул: “Кияүгә чыкканчы, кайчан кияүгә чыгасың?” – дип йөдәтә иделәр, хәзер игътибар бәбигә күчте. Малай яки кыз алып кайткач: “Аңа иптәшкә тагын берәрне алып кайтыгыз инде”, - дип йөдәтерләр. Бәбигә кагылышлы сорауга мин: “Кайчан туса – шунда була”, - дип җавап бирәм. Ул бит бер безнең теләктән генә тормый”, - дип җавап биргән иде.

Ә кичә Ләйсән Таишева әни булды. Танылган алып баручыны әлеге шатлыклы вакыйга белән ихластан тәбриклибез! Яшь әни белән шундук бәйләнешкә чыктык һәм хәл-әхвәлләрен белештек.
 
– Ләйсән, хис-тойгыларыгыз белән бүлешсәгез иде...
– Бу бөтенләй дә башка хисләр! Мин бик бәхетле!

– Сабыйга нинди исем сайладыгыз?    
– Ролан. Дан, гаделлек дигәнне аңлата, мәгънәсе бик көчле, исемнең дә яңгырашы бик матур.

– Кемгә охшаган?
– Әлегә төгәл әйтеп булмый. Ирем, әлбәттә, үзенә ошата, ә кемдер – миңа. Анысы үсә-үсә беленер инде.
 
– Йөклелек чоры ничек узды? Ниндидер борчуларыгыз булдымы?
– Юк, мин бик тыныч. Ирем генә борчылды. Мин тыныч икән, димәк, бала да шундый һәм стресслар безне урап узачак. Тормышка карата позитив мин! Нәрсә генә булмасын - бар да яхшыга! Тулгаклар башлангач та, паникага бирелмәдем. Тулгакларның берничә сәгатен өйдә уздырып, таныч килеш, иртәнгә таба балалар табу йортына киттек.

– Түләүле клиникада бәбиләдегезме?
– Юк. Бездә дәүләтнеке булган бала тудыру йортлары да бик яхшы дип саныйм.
 
– Балага әйберләр алдыгызмы? Тумыйча алырга ярамый дигән юрамышларга ышанасызмы?
– Юк, бөтенләй дә ышанмыйм. Җәй Төркиягә барган идек, анда матур бала әйберләрен күреп, ничек алмый китәсең инде? Алдан ук список төзедем дә, шуның буенча кирәк әйберне генә алдым. Минем өчен бала киеме матур һәм сыйфатлы булсын. Артык кыйммәт әйбер алмыйм. Мәсәлән, кибетләрдәге 3 мең сумлык бодиның мәгънәсен күрмим. Ул кием бит бер ай өчен генә! Гомумән, мин һәрвакыт ташламалар чорын көтеп йөрим. Балага артык күп әйбер алмадык, беренче вакытка җитәрлек кенә.
 
– 3 ел буе декрет ялында булырга планнаштырасызмы? Əллә инде бала караучы яллап, эшкә чыгарга җыенасызмы?
– Бала караучы кирәк булмас дип уйлыйм, чөнки ике әбисе бар, алар оныклары тууын түземсезлек белән көттеләр. Эшкә килгәндә, никадәр озакка киткәнемне әйтә алмый, чөнки ул миннән генә тормый. Иң мөһиме - бала сау-сәламәт, тыныч булсын. Аннары - күз күрер.
 
– Әниегез – кияүдән, каенанагыз киленнән уңды дип әйтә аласызмы?
– Әнием бик шат. Очрашып йөргән вакытта ук аңа бик ошый иде егетем. Бер-ике тапкыр аның белән күрешеп сөйләшкәннән соң, бөтенләй исе китте! Булачак ирем белән орашуга барырга әзерләнгәндә ул: “Кызым, бу киемеңне кии, монысы матуррак, килешлерәк”, - дип, киңәшләр дә бирә иде. Каенана белән дә мөнәсәбәтләр әйбәт, тьфу-тьфу. Бергә яшәмибез, шунысы да зур плюстыр. Алар безнең тормышка бер дә кысылмый. “Үзегез яшәгез”, “Үзегез беләсез”, - дип кенә әйтәләр. Артыгын сораштырмыйлар да.

Зоя СОЛОШИНА
Шәһри Казан
№ --- | 08.12.2017
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»