поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
06.12.2017 Шоу-бизнес

Чәчкә үзенең икенчегә бәби көтәме-юкмы икәнен әйтте

“Ник сөйләргә имеш-мимешләрне, ник чәйнәргә икән җырчыны? Бездә сезнең кебек җир кешесе, барыбыз да Аллаһ коллары”-дип җырлый җырчы Чәчкә. Чыннан да, нинди генә имеш-мимешләр дә, гайбәтләр дә юк бу дөньяда. Бигрәк тә артист халкы турында.

Интернет челтәрен ачып җибәрүгә, теләсәң ниндиен укый аласың. Шулар арасында Чәчкә турындагылары да булмый түгел.

–Чәчкә, артист кеше турында күп кенә гайбәтләр сөйләргә яраталар. Үзең турындагыларга ничегрәк карыйсың?
 
– Гайбәтләр бик күп була инде ул. Элегрәк игътибар итә, борчыла идем. Хәзер җиңел кабул итергә өйрәндем. Кеше алдында йөрибез бит, кем нәрсә сөйли ала, шуны сөйли инде. Артык нерваны бетермәскә тырышам, әле гомер алда, күп кирәк булыр дим елмаеп.
 
–Интенет челтәрләрендә, бигрәк тә инстаграм битендә урнаштырылган фотолар астында матур комментарийлар белән беррәттән тупаслары да күп очрый. Аларга ничек җавап бирәсең
 
–Тупас комментарийларга гомумән җавап бирмим. Кызганычка каршыдырмы, бәхеткә каршыдырмы, ни дип җавап язарга белмим.

–Репертуарыңда оригиналь темага язылган җырлар күп булу белән башка җырчылардан аерылып торасың. Гомумән алганда, ничек тема туа? Әллә алдан ук берәр теманы уйлап йөрисеңме?
 
–Ориганаль темаларны мин бик яратам. Шуңадыр да, минем иҗатым да шундый темалардан тора. Чынлап кына әйткәндә, беркайчан да махсус уйлап утырганым юк. Гадәттә, көнкүреш эшләре белән  маташкан вакытта, яисә берәр вакыйга була калса, “карале, моның турында җыр язсам ни булыр икән?” – дип уйлап куям. Шулчакта башка килгән  җыр сүзләрен тиз генә язып куярга тырышам. Аннары тора-бара шул җыр өстендә эшли башлыйм. Андый җырлар башкаларга караганда тизрәк тә языла әле ул.  Үземә дә ошый бу процесс.

– Үткән елны “Үз-үземә хуҗа”- дип җырлап йөрдең. Әле яңа гына табадан төшкән “Муен” җырында да “ Без хуҗа әле ир-атка “ дигән сүзләр бар. Ә сезнең гаиләгездә кем баш?
 
–Чыннан да, “Муен” җырымда шундый сүзләр бар. Яңа җырымны тамашачы бик яхшы кабул итте. Юморны аңлый белә торган тамашачы булуы бик сөендерә. Ә сүзләргә килгәндә, туйларда да бит теләк теләгәндә, “ир – баш, хатын – муен булсын” —  дип телиләр. Муен кая бора, баш шул якка борыла диләр.  Монда инде дөреслек, әлбәттә, бар.   Чөнки гаиләдә хатын кыз беркайчан да  баш булырга тиеш түгел.  Мин мәсәлән “муен” ролен үтим. Гаиләбездә ирем — “баш”.  Ни генә дисәләр дә, бердә “баш” урынында буласым, үземә шунындый зур җаваплылыкны аласым килми. “Муен” булып “баш”ка ияреп йөрергә дә риза

– Әле күптән түгел генә кыз алып кайтып, исеме белән күпләрне шаккаттырган идегез. Ләкин күп вакытлар кызыңның фотоларын яшереп килдең. Баксаң, хәзер инде Веснаның инстаграмда үз бите дә бар икән.
 
–Аллаһка шөкер, Безнең Веснабызга да 1 яшьтә 3 ай булды. Инстаграмда үз битен булдыру уйламаганда килеп чыккан эш. Беркөн шулай фотоларын барлый башладым. Туганнан алып хәзерге көнгә кадәр бик күп фотолары җыелган. Һәр ата-ана өчен үз баласының елмайган, тәпи киткән вакытлары кадерле. Хәзергеләр замана балалары бит, истәлеккә калсын дип, үз битен булдырып, фотоларын шунда кертеп барырга булдык.  Әлегә әлеге битне ирем белән мин алып барабыз, баланың күзлегеннән чыгып комментарийлар язабыз. Миңа калса, кызым үскәч, аңа әлеге фотоларны карап утырырга бик кызык булыр. Һәм әлеге битне үзе алып бара башлар. Мин,  мәсәлән, хәзер үземнең балачактагы фотоларымны бик карар идем. Ләкин , кызганыч, ул вакытта  безнең һәр адымыбызны фотога төшерергә мөмкинлекләр булмаган.

–Хаман да шул гайбәтләргә кире кайтып, соңгы вакытта “Чәчкә, әллә бәби көтәсезме?” – дигән комментарийлар очратырга туры килде. Бу имеш-мимешләр генәме, әллә чыннан да Веснаны апа итәргә җыенасызмы?
 
–Чыннан да, андый сорауны күп бирделәр соңгы вакытта. Инстаграмга керткән бер фотомда, әллә чыннан да әзрәк вес җыйганга, әллә фотода шулай бик уңышлы чыкмаганга, “йөкле икән” — дип уйлаучылар күп булды. Ләкин әлегә икенче артыннан барырга җыенмыйбыз. Ләкләк безнең баш очында оча башласа, һичшиксез, тамашачылар белми калмас. Мондый гайбәтләр тагын чыкмасын өчен үз-үземне кулга алдым, диета тота башладым һәм күп вакытымны спортка багышларга дигән максат куйдым.
 
–Хыял кешене яшәтә диләр. Ә сез хәзерге вакытта нинди планнар,хыяллар белән яшисез?
 
–Иҗат кешесенең планнары беркайчан да бетми инде ул. Аллага шөкер, минемдә чынга ашырасы планнарым бик күп. Нихаять, декрет ялыннан соң, үземнең төркемем белән гастрольләргә чыга башладык. Тамашачы сагынган, концертларда бик  җылы кабул итәләр. Моны күреп күңел сөенә. Концертлардан бик күп уңай эмоцияләр җыеп кайтам. Алга таба да яңа җырлар, клиплар, оригиналь темалар белән тамашачымны сөендерергә исәпләп торам.
 

Алсу ГӘРӘЕВА
Идел
№ --- | 06.12.2017
Идел печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»