|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
06.12.2017 Хәвеф-хәтәр
Татарстанда 10 яшьлек кызны трамвай бәргән - реанимациядә ятаЧаллыда трамвай бәрдергән кыз Кама балалар медицина үзәгендә реанимациядә ята. Бу хакта Кама балалар медицина үзәге матбугат сәркатибе Диләрә Эстрина хәбәр итте. «Татар-информ» ачыклаганча, һәлакәт аркасында 10 яшьлек кызның аяк табаны җәрәхәтләнә. Ашыгыч ярдәм машинасы аны хастаханәгә алып китә.
«Кама балалар медицина үзәге табиблары кызга операция ясады. Ул хәзер реанимациядә ята. Тормышына куркыныч янамый», - дип искәртте матбугат сәркатибе.
Моңа кадәр агентлык ГЭС бистәсендә 10 яшьлек кызны трамвай бәрдерүе хакында хәбәр иткән иде.
--- |
Иң күп укылган
|