поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
06.12.2017 Язмыш

«Яшә, яшә генә зинһар, барысына да түзәрбез!»

Бала көткән ана тугыз ай буе карынындагы сабые белән генә яши. Руфия ханым да искәрмә түгел, билгеле. Табиблар, кыз бала булачак, дигәннән бирле, ул туачак нарасыен йә моңлы сандугач, йә чуар канатлы күбәләк итеп төшләрендә күрә.

«Яшә, зинһар!»
Яшь ханымның дөньясы түгәрәк: элек мәктәбе, яраткан эше, башлангыч сыйныфтагы өч дистәгә якын балалары гына бар иде. Инде менә янәшәсендә яраткан кешесен дә Ходай бирде. Тиздән әни булырга да җыена. Бәхет өчен тагын ни кирәк?! Эшеннән дә китәсе килми. «Йөклелек чир түгел ул, халәт кенә», – дип шаяртып йөри торгач, сәламәтлеге какшап китә: кан басымы уйнаклый башлый һәм Руфиягә бүтәннәр шикелле тугыз ай буе көтәргә туры килми, кызы ашыга-ашыга җиде айдан дөньяга аваз сала. Йокысыз төннәрдә уйланып ятканда, кызының нигә шулай ашыгуының сәбәбен төшенде инде ханым – сабые дөньяны моң белән күмәргә, кешеләр күңелен саф тавышы белән тутырырга ашык­кан икән ич.
 
Нечкә генә тормыш жебенә тотынып, махсус бишектә яткан сабыена карап: «Яшә, яшә генә зинһар, барысына да түзәрбез!» – дип пышылдый яшь ана. Сабырлыгы фәрештәләрне дә сокландыра, күрәсең. 40 көнләп хас­таханәдә ятканнан соң өйгә кайталар. Гатауллиннарның зур гаиләсендә иң шатлыклы көн була бу. Бәби белән бергә, гадәттә, күңелле мәшәкатьләр дә кайта өйгә. Ләкин дөньяга килергә ашыккан кызчык­ка табиблар бер букет диаг­ноз да тоттырып чыгаралар. «Юк, безнең кызыбыз исән-сау, матур булып дәү үсәчәк, без аны бер генә сырхаудан да рәнҗеттермәбез», – диләр Казанда яшәүче ирле- хатынлы Руфия һәм Рамил Гатауллиннар, бу язмыш сынавына мәхәббәтләрен калкан итеп куеп.
 
 
Баштарак башка балалардан берни белән дә аерылмый Ралинә. Хәтта һөнәрләрен дә күрсәтә башлый: җиде айлык чагында елавын җырлауга алмаштыра. Беркем дә аптырамый моңа – ике яктан да җыр яратучылар нәселе. Димәк, кызлары да моң таратырга туган.

Сабырлык
Ләкин җырдан башка һө­нәрен бик тиз генә күрсәтергә ашыкмый Ралинә. Ике яшь ярымда гына тәпи китә. Аңарчы инде, ничәмә-ничә табибның ничәмә-ничә диагнозын ишетеп, дәва эзләп, никадәр ишекләрне ачтырыр­га туры килә аларга. Шуңа да әти белән әнинең кызларының бу тәүге адымнарына ничек шатлануларын күз алдына китерүе кыен түгел. Гадәттә, сабые җитди чирләр белән дөнья­га килгән гаиләләр сыңар канат белән кала. Ир-атлар көчле рухлы дип саналсалар да, мондый авырлык алдында куркып калучан. Күбесе болай да ниш­ләргә белмәгән хатынны авыру бала белән калдырып китү ягын карый. Әйтерсең лә уртак балаларының мөмкинлекләре чикләнгән булуда бер әни кеше генә гаепле.
 
Ярый әле бәхеткә, Рамил андый булмый. Кызының сәләмәтлеге үзенчәлекле булуын белгәч, хатынына вакыт җиткәч тә, эшкә чыкмаска, бала белән өйдә генә утырыр­га куша. Укытучылыкны гомерлек һөнәре итеп сайлаган Руфия бөтен белемен, вакытын кызының сәләтен үстерүгә, аның күңел офык­ларын киңәйтүгә ­багышлый. Ләкин мөмкинлекләре чикләнгән кыз үстерүче гаилә еш кына кыенлыклар алдында кала. Бу кешеләрнең бүтәннәр кайгысына битараф булуыннан килеп чыга. Кызларын яшьтәшләре белән бергә балалар бакчасына бирү теләге дә берничә тапкыр чәлпәрәмә килә. Сабыйның аксабрак авырлык белән йөрүен күргән мөдирләр җаваплылыктан куркып, тизрәк: «Юк!» – дияргә ашыга­лар. Бер караганда, аларны гаепләп тә булмый, ә менә 398нче бакчада кызның терекөмеш кебек терелеген, күзләрендәге очкыннарын күреп, сау-сәламәт балалар белән бер төркемгә алалар.
 
– Рәхмәттән башка сүзем юк аларга, – ди Руфия ханым. – Кызыбызның кәефен төшермәс өчен, без аны башкалардан аермаска, чикләмәскә тырыштык. Бакча тәрбиячеләре дә шулай итте, Ралинәне җырлаттылар да, биеттеләр дә. Ул бу бакчада балачакның бөтен ямен тоеп үсте. Гомумән, безгә юлыбызда яхшы кешеләр күбрәк очрады.
 
– Әйе, әнием, минем музыка укытучым Ләлә Сабирҗанова да бик әйбәт, – ди Ралинә, әнисен җөпләп, саф татарча.
 
Шулай, бу укытучыны оныту мөмкин түгел, кызның калын портфолиосындагы грамота-дипломнарда (аларның күбесе төрле дәрәҗәдәге конкурсларда яуланган) сабыр тәҗрибәле остазның өлеше шактый. Кыз район-шәһәр конкурсларында гына түгел, халыкара җыр ярышларында да җиңү яуларга өлгергән инде. «Әфлисун төсендәге балачак» дигән халыкара конкурста әле күптән түгел генә III урын яулап, махсус кубокка һәм дипломга лаек булган.
 
 
– Инде бу ярышта катнашмабыз, дисәк тә, «Юк, барасыз, сез булдырасыз», – дип гел канатландырып тора, – ди Руфия ханым, кызы йөри торган Идел буе районы 14нче музыка мәктәбе укытучысына ихтирамын күрсәтеп.
 
Тугыз яшьлек Ралинә Гатауллина, сәламәтлеккә бик туймаса да, ике мәктәптә белем ала: музыка мәктәбендә һәм 78нче мәктәп каршындагы тернәкләндерү үзәгенең III сыйныфында укый. Кызның әле узган елда «дүртле»ләре булган булса, быел ул гел «биш­ле» билгеләренә генә укый. Математика, әйләнә-тирә дөнья, татар теле дәресләре бик ошый кызга. Соңгы вакытта инвалидларга уңай караш сизелерлек артты. Авыру балаларга гадәти мәктәптә яшьтәшләре белән бергә укырга мөмкинлек тудыруга Россия Президенты Владимир Путин да аерым игътибар юнәлткән иде.
 
Уңыш
«Безне туган тел, милли моң дәвалады», – ди әнисе. Ралинәнең теле татарча ачылган.
 
Әйе, быел узган елга караганда зуррак үскән, әти-­әнисенең үзе өчен ничек ты­ры­шып йөргәнен аңлый башлаган кыз аларга ­булган рәхмәтен, хөрмәтен ­шулай уңышлары белән сөендереп җиткерергә уйлый. Әле күптән түгел генә үткән Әниләр кө­нен­дә яраткан әнисен котлау җаен да тапкан Ралинә. Әнисенә багышлап матур җыр җырлаган.
 
Руфиядән сак кына, күңеленә тимәскә тырышып, дәү­ләттән берәр ярдәм тоясызмы соң, дип сорыйм.
 
– Район социаль яклау бүлеге төрле чараларга чакыра, онытмыйлар, рәхмәт. Ә болай кемнәндер ярдәм көтеп утыр­мыйбыз. Безнең хәлләр Аллага шөкер бит әле, кызыбыз үз аягында йөри. Бездән авыррак хәлдәге балалар да күп. Менә шуларга булышсыннар иде күбрәк. Безнең әтиебез исән булсын! – ди ул.
 
Мөмкинлекләре чикләнгән булса да, Ралинә өчен чикләр юк инде хәзер. Ике яшьтән башлап, өч ел буе бассейннарга йөрткән кызларын җәй саен диңгез буена алып барырга тырыша Гатауллиннар. Алар инде Төркия, Мисыр, Абхазия, Кырымда булырга өлгергәннәр. Бу хакта гаилә альбомындагы фоторәсемнәр сөйли.
 
– Диңгездән кайткач, аквариум сорады. Алдык, алтын балыклар җибәрдек, – ди Руфия ханым, аквариумга күрсәтеп. – Ул алар белән мәш килеп сөйләшә.
 
Балалар арасында алтын балыкларның теләсә нинди теләкне үтәргә сәләтле булуларына ышану яши. Рали­нәдән дә «Син алтын балыклардан нәрсә сорар идең?» – дип сорадым. Ул: «Беркем дә кайгы күрмәсен, әти-әниләр дә, балалар да сау-сәламәт булсыннар иде, дип сорыйм», – диде.

Йолдыз ШӘРАПОВА
Шәһри Казан
№ --- | 05.12.2017
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»