|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
05.12.2017 Мәдәният
Татарстанда “Иң яхшы композитор”, “Иң яхшы шагыйрь” “Иң яхшы аранжировщик” сайланачак (ФОТО)9 нчы декабрьдә «Пирамида» күңел ачу комплексында «Болгар радиосы»ның Милли музыкаль премиясен тапшыру тантанасы булачак. Быел әлеге премия бишенче тапкыр тапшырыла. Катнашучылар 35 номинациядә бүләкләнәчәк. Быел, башка еллардан аермалы буларак, иң яхшы аранжировка ясаучы да “Алтын йолдыз” бүләгенә ия булачак. Моннан тыш быел исемлеккә “Иң яхшы композитор”, “Иң яхшы шагыйрь” “Иң яхшы аранжировщик” дигән яңа номинацияләр дә кертелгән.
Премия алачак аранжировщикның исеме инде билгеле, ул да булса – “Болгар радиосы”нда иң еш сорала торган җырларга аранжиров ясаучы Марат Мухин. Милли премия тапшыру тантанасын алып баручы Илфар Кәримов: “Быел Маратка көндәшләр булмады. Ләкин бездә көчле аранжировщиклар күп, киләчәктә алар да премия лауреатлары булыр дип өметләнәбез”, – диде.
Премия тапшыру тантанасы инде тулысы белән әзер, бары тик, кайбер техник өлешләрне генә төгәлләп бетерәсе калган. Кайбер җиңүчеләрнең исемнәре бүгеннән үк билгеле. Алар – «Кайнар хит» телерадиопроектының «Ай хит-парады» рейтингында беренче урын алган башкаручылар. Өлкән номинантлар арасында Татарстанның халык артистлары Хәмдүнә Тимергалиева быел “Легендар җырчы” исеменә лаек булачак. Калган җиңүчеләр тавыш бирү ысулы белән сайлап алына.
– Мин бу җырларның, чынлап та, халык тарафыннан сайлануына ышанам Без соңгы мизгелгә кадәр кайсы җырчының, нинди җырның җиңәсен белмибез. Бу премия милли, үзебезчә булуы белән аерылып тора. Болгар радиосы, гомумән ул бик халыкчан, җылы бит. Радиога килгәч тә анда үземнне өйдәге кебек хис итәм, – диде җырчы Илсөя Бәдретдинова матбугат очрашуында.
“Премия тапшыру тантанасының күпмегә төшүе сер булып калсын”, – диделәр оештыручылар. Җырчы Венера Ганиева җырчыларның күлмәкләрне үз исәпләренә алуларын, ә менә тантананы алып баручы Гөлназ Фәйзрахманова, Илфак Хафизов, Ләйсән Гарифуллина, Илфар Кәримовның киемнәрен дизайнер Наҗия Галимова әзерләве турында әйтте.
Милли премия тантанасының нинди суммага төшүе билеге булмаса да, билетлар бәясе әйтелде – 800-2500 сум. Билетла анди сатуда, бүгеннән үк алырга мөмкин.
Әлеге тантананың режиссеры һәм сценарий авторы Ильфак Хафизов тамашаның милли булса да, заманча узуын тели. Шуңа күрә ут һәм шоу эффектларын Мәскәүдән килгән команда белән киңәшләшеп эшләгәннәр.
– Болгар радиосы Милли премиясе алдында бик зур вазыйфа тора. Милли премия татар җырын, җыр аша – татар телен сакларга тиеш, – диде матубгат очрашуында катнашкан танылган җырчы Венера Ганиева.
Зөләйха КАМАЛОВА |
Иң күп укылган
|