• 20.01 "Куян Эдвардның гаҗәеп сәяхәте". Кариев театры, 13:00
  • 21.01 "Хикмәт әкиятләре". Кариев театры, 18:30
  • 22.01 Беренче музыкаль ТМТВ балалар премиясе. Уникс. 18:30
  • 23.01 "Озын-озак балачак". Кариев театры, 18:00
  • 28.01-31.01 Ришат Төхвәтуллин. УНИКС. 18:30
  • 28.01 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 13:00
  • 30.01 "Яратып туялмадым". Кариев театры, 18:00
  • 12.02-18.02 Мунча ташы. Уникс. 20:00
  • 18.03 Айдар Галимов. Ленин клубы. 18:30
Туган көннәр
  • 19 Гыйнвар Артур Гыйниятуллин
    19 Гыйнвар саксофончы
  • 20 Гыйнвар Минтимер Шәймиев
    20 Гыйнвар дәүләт эшлеклесе
  • 20 Гыйнвар Фердинанд Хафизов
    20 Гыйнвар актер
  • 20 Гыйнвар Җәмилә Низаметдин
    20 Гыйнвар җырчы
  • 20 Гыйнвар Азат Зыятдинов (1939 — 2017)
    20 Гыйнвар галим
  • 21 Гыйнвар Фирзәр Мортазин
    21 Гыйнвар җырчы
  • 21 Гыйнвар Эльнара Нурмөхәммәтова
    21 Гыйнвар җырчы
  • 21 Гыйнвар Иван Егоров
    21 Гыйнвар дәүләт эшлеклесе
  • 21 Гыйнвар Наил Мөхәррәмов
    21 Гыйнвар галим
  • 23 Гыйнвар Ркаил Зәйдулла
    23 Гыйнвар язучы
  • 18.01.21 Актаныш. Натяжной потолок урнаштырабыз. Килеп улчәү, консультация бушлай, светильниклар да куябыз. Актаныш, Актаныш районы буенча эшлибез 8-937-581-42-52 Айдар
  • 17.01.21 Бик яхшы сыйфатлы, үзебезнең умарталыктан бал сатам. 3л -110 сум, кәрәзле бал - 700 сум, чикләвекле бал(550 мл) - 500 сум. Казан буенча китереп бирү мөмкинлеге бар. Күпләп алучыларга яхшы скидкалар. 89625497103
  • 16.01.21 натяжной потолокка диаметры 4см.янып чыккан лампа кирэк иде.булмэдэ артык якты-буш тормасын очен. Казан 89 393 75 70 48
  • 15.01.21 Кварталның Ф.Әмирхан урамында бер бүлмәле фатир снимать итәргә начар гадәтләре булмаган бер татар кызы эзлим. Барлык уңайлыклар бар. Айлык туләү - 13000 (6.500 сум). Тел.: 89393079089, 89179068047.
  • 15.01.21 Биектауда 1 булмле фатир арендага бирелэ Юбилейная урамы, барлык унайлыкларда бар. 89655953070
  • 14.01.21 1 булмэле фатир Академика Глушко урамында тэртипле (моселман) гаилэгэ арендага бирелэ. Мебель бар. 13 мен+ коммуналка+залог. Собственник. 8-98-69-17-51-15
  • 14.01.21 Минская урамында 2 булмэле квартира арендага бирелэ. Собственник 8-98-72-976-453
  • 12.01.21 Лада калина машинасы сатыла.2016 елгы. 89274740656
  • 12.01.21 Казанда Новоселья урамында оч булмэнен берсе буш. кызлар керэсегез килмиме . 89277896680
  • 11.01.21 Братьев Касимовых 22/7 (рынок мавлютова) адресы буенча урнашкан булмэгэ, иптэшкэ бер ир-егет кертэм. 89274433797.

 
 

 
Архив
 

               

03.02.2010 Җәмгыять

ЯЛКАУЛАРНЫ ЯРАТМЫЙМ

РФ Дәүләт Думасы депутаты Фатыйх Сәүбән улы Сибагатуллин белән әңгәмә

– Бүген Сезгә 17 яшь булса, ветеринария институтын түгел, КДУның тарих факультетын сайлар идегезме?

 

– Болар бер-берсенә комачауламый. Бөек философ Сократны беләбез. Аның укучысы Платон: “Әгәр кеше үз тарихын белмәсә, аның үзен зыялы кеше дип санарга хакы юк”, – дип язып калдырган. Шуңа күрә ветеринария институтында, югары партия мәктәбендә, Казан финанс- икътисад институтында укуым да бер-берсенә комачауламый. Әлбәттә, без тарихчыларыбызны хөрмәт итәргә, аларга кирәкле шартлар тудырырга тиеш. Әмма аларга – аерым алганда, Миркасыйм Госмановка, Дамир Исхаковка үпкәм дә бар. Дөрес, мин алар алдында баш иям. Әгәр мин үз заманында тарих-филология факультетын тәмамлаган булсам, бүген үзләрен бөек галимнәр дип санаучы тарихчыларыбыз сыман Татарстан җирлегенең 200 еллык тарихын (1236-1442 еллар) өйрәнергә вакыт тапмаган булыр идем. Кайда безнең Алтын Урда чорындагы бу җирлектәге тарихыбыз дип исем китә. Мин дә алар шикелле университет бетергәч аспирантурага керәсе бар, аннан кандидатлык, докторлык диссертациясе яклыйсы бар дип гомер уздырган булыр идем. Ветеринария табибы булсам да, тарих белән шушылай кызыксынгач, үземне бәхетле саныйм.

 

– “Әтилледән Президентка кадәр” дигән китабыгызны Дәүләт Думасында ничек кабул иттеләр?

 

– Бик яхшы кабул иттеләр. Урыс галимнәре дә шактый җылы сүз әйтте. Жириновский, Зюганов, аларның урынбасарлары да, Думадагы Президент вәкиле дә (барчасына да бүләк иттем) уңай фикер белдерде. Татар зыялыларыбыздан да яхшы сүзләр күп булды. Бу китапның максаты – халыкларның һәрберсен үз почмагына тарату түгел, киресенчә берләштерү. ДНК буенча без бөтенебез – яһүдләр, чуашлар, урыслар, татарлар да бертигез. Дини тәгълиматлар буенча да барыбыз туган, бүлешер нәрсәбез юк. Беребезне беребез үчекләмик. Барыбызга бергәләп тату, матур тормыш кору юлында эшләргә кирәк – китапның асылы шунда.

 

– Фатыйх Сәүбәнович, җитәкчелек тәҗрибәсе туплый башлаган хуҗалыкта – Балтач районының Сосна авылында механизаторлар Сезгә заманында Дию дигән кушамат таккан булган – беләсезме? Салмыш килеш тракторга утырган егетләрне туп кебек чөеп җибәрә торган булгансыз дип сөйләгәннәр иде.

 

– Алай туп кебек чөеп җибәрүгә үк барып җитмәгәнмендер. Кычкыргалаган вакытлар булды инде. Җитәкче буларак, үз гомеремдә сыер савучыны, механизаторны, дуңгыз караучыны алай каты сүккәнемне хәтерләмим. Әмма яндагылар, чиновниклар түзсен генә... Җитәкче гади кешене – механизатормы ул, терлекчеме – үзе белән тиң күрергә тиеш. Әгәр һаваланмыйча, алардан аерылып китмичә эшләсә, кешегә кешелекле караса, уртача гына җитәкчелек таланты булса да, аның эшенең нәтиҗәсе, әлбәттә, уртачадан югарырак була. Җитәкче иң әүвәл кешеләрне яратырга тиеш. Тагын шунысы бик мөһим: кешеләрнең тамагын туйдырмыйча, үзең аша-эчү дөрес түгел. Башта аларны туйдырасың, калса – үзеңә. Алар яхшы күрсәткечләргә ирешсә, үзеңә дә күп кала. Хезмәт хакы түләмәүне аңламыйм мин. Җитәкче булгач, ышандырып бу коллективны үз җаваплыгыңа алгансың икән, ничек инде аларга хезмәт хакы түләмисең?! Булдыра алмасаң кит, берәү дә мәҗбүр итми. Мин гомерем буе шушы ике кагыйдә буенча яшәдем: әүвәл кешеләрне ярат, кешеләрне туендырмыйча, үзең ашама.

 

– Кечкенә чакта ничек үртиләр иде? Гомумән, кушаматлардан Сезгә кайсы күбрәк ошый?

 

– Мәктәптә укыганда кушаматым юк иде. Тәртипле укучы идем. Шаянрак, начаррак укучылар миннән күчерсен дипме, гадәттә, алдагы партага утырталар иде. Дөрес, үзем арттарак утырырга яраттым. Өйдә бөтен малайлар эше минем өстә. Тугызынчы класска күршедәге Шушмабаш мәктәбендә бардым. Совхоз үзәге ул. Мәктәптә комсомол секретаре кирәк булып чыкты. Мәктәп директоры, тарих укытучы Гафур Габделнуров: “Әтисенә охшаса, моннан кеше чыгар”, – дип мине комсомол секретаре итеп куярга тәкъдим итте. Сугыш башланган вакытта, алтынчы класста әтиемне укыткан булган икән. Тарих белән кызыксынуым да, китаплар чыгаруым да менә шушы укытучы салган оеткы белән гомер буе дәвам итә. Фәнне яхшы уку өчен укытучыны да яратырга кирәк. Инде кушаматларга килгәндә, күптән түгел генә Жуков дигән кушаматым да булганлыгым белдем. Монысы бик күңелле, билгеле.

 

– Адәм баласының язмышында кирәкле вакытта, кирәкле урында булуы мөһим роль уйный диләр. Килешәсезме?

 

– Күп нәрсә кешенең үзенә бәйле түгел. Кеше үз язмышын үзгәртә алмый диләр. Уңай якка китүгә дә, тискәре якка китүгә дә ниндидер сәбәп була. Багучылар, күрәзәчеләр аша, төшләрне юрап та язмышны үзгәртергә маташу очраклары турында ишеткәнем бар. Әмма күп дигәндә дә кеше үз гомерен өч-дүрт елга гына озынайта ала, диләр. Билгеле, без бәхетле буын кешеләре: сугышны, ачлыкны күрергә туры килмәде. Социализм чорын да беләбез, үзгәртеп коруны да кичтек. Хәзер капитализмга күчеш чорында яшибез. Шәймиев чоры – кызыклы чор. Икътисадта, социаль өлкәдә, культурада республикабызның мондый күтәрелеш чоры булмаган. Мин моны тарихчы буларак әйтәм. Министр, район җитәкчесе булып торган вакытым Шәймиев чорына туры килмәсә, мондый уңышларга ирешкән булыр идекме икән?! Кирәкле вакытта, тиешле урында табигать кирәкле кешесен тудыра. Менә бу пассианарлык дип атала. Тәңре үз заманында Мөхәммәд пәйгамбәрне китергән. Яһүд диненең тайпылышларын төзәтү өчен 580 елдан соң ислам дине мәйданга килгән. Сер түгел бит: адәм балалары бик аза башласа, сугышлар, эпидемияләр кузгала.

 

– Министр булып эшләгәндә үз дигәнеңне тормышка ашыру җиңелрәк идеме, әллә район җитәкчесе булгандамы?

 

– Язмышыма мин канәгать. Кайда гына булсам да, үз сүземне әйтеп эшләдем. Мин ирекле булдым. Бүген дә ирекле. Аның өчен, билгеле, эшләргә кирәк. Эшләмәсәң, район җитәкчесе дә, Шәймиев тә сүзеңә колак салмый, халык та тыңламый.

 

– Бүген дә ирекле дигәннән. Татарстанда, бигрәк тә татар матбугатында мәгариф стандартларындагы милли-төбәк компонентын юкка чыгарган 309 нчы федераль законга дәгъвалар күп әйтелә. Нишләп Татарстаннан сайланган депутатлар тавыш бирү вакытында берсе дә бу законга каршы чыкмады?

 

– Мин Думада да ирекле. Үзем ничек теләсәм, шулай тавыш бирәм. Бу дөрес сүз түгел. Беренчедән, әлеге дәгъва урынлы түгел. Ул дүртенче чакырылышта кабул ителгән закон, ә мин бишенче чакырылыш депутаты. Закон проекты әүвәл министрлыкта языла. Аннан соң Хөкүмәткә бара, башка министрлыклар белән килештерелә. Бөтенесен узгач, Президент аппаратына җибәрелә. Хәзер тыя торган закон кабул ителгән дип кычкырып йөрүдән файда юк. Әгәр ул чакырылыш депутаты булсам, миңа кушсалар, бу закон артыннан йөргән булыр идем. Монда безнең бер гаеп тә юк. Фурсенкога Шәймиевтән дә ныграк аңлатучы булмагандыр. Әмма Туфан абый әйтмешли, суверенитет өчен бер Шәймиев кенә эшләргә тиешмени?! Беребез дә чигенмик. Компонент булмаса да, мәктәптә балаларны татарча укытып булмыймыни? Гаиләдә, өйдә өйрәтеп була бит. Әйтик, минем балаларым урыс балалар бакчасына йөреп, урыс мәктәбендә укыса да, баянда, фортепианода татар көйләрен рәхәтләнеп уйный, “Шүрәле”не яттан сөйли. “Татарлар өйдә балаларыгыз белән татарча сөйләшегез!” – дигән указ чыгарсынмыни инде Президент Медведев. Ул указ чыгармаячак. Әгәр өйдә татарча сөйләшмәсәләр, татарча музыка яңгырамаса, үзеннән-үзе генә тел сакланмый.

 

– Укыдыгызмы икән: күптән түгел генә драматургыбыз Мансур Гыйләҗев “Акчарлак” газетасында, хәзер күбрәк чит илләр өчен язам, яңа әсәрләрем куелмый, бездә бердәмлек юк, көнчелек күп, депрессиядән арыну өчен аракы эчәм, дип интервью бирде. Сезнеңчә бу шаккатырырга тырышумы, әллә төшенкелеккә бирелү нәтиҗәсеме?

 

– Укыдым мин ул газетаны. Әле үзен күреп сөйләшкәнем юк. Мин аның әтисен – Аяз абыйны бик хөрмәт итәм. Әтисеннән калгандыр: агач утыртам дигән, бик яхшы. Без аның әтисе белән Сарман районының Петровка авылына барып, тау битендә бик күп агач утырткан идек. Әнисен дә яхшы беләм. Бу драматургның спектакльләре дә яхшы таныш. “Бичура”, “Казан егетләре” спектакльләрен яратып карадым. Г.Исхакый әсәре буенча куелган “Курчак туе” спектаклен дә күрдем. Дөрес, анысы миңа ошап бетмәде. Үзе бай булган, кемгәдер өйләнергә теләгән кеше курчак туе уйнап ятамыни?! Хатын-кыз белән курчак уйный ул. “Бер күтәрелгәч, кире төшү бик авыр”, – ди драматург. Кайда әле ул күтәрелү? “Илле яшь тула, соң бит инде, дип сөйли. Мин 48 яшьтә өйләндем генә. Әле аңа “Зәңгәр шәл”гә, “Әлдермештән Әлмәндәр”гә җитү өчен язасы да язасы. Җитмәсә: “Фәрит Бикчәнтәев белән уртак тел таба алмыйбыз, иҗатны бергә башласак та, хәзер аралар суынды”, – дип зарлана. Теләсә нинди суынуда бер генә як гаепле булмый. Әнә Зөлфәт нәрсәләр генә күрмәгән, аннан үрнәк алсын. Дөрес, талант ул нечкә күңелле була. Әмма татар кешесе, Аяз Гыйләҗевнең улы депрессияне бетерү өчен эчәм, дип әйтә мени инде?! Бу бит интеллигентлар укый торган “Звезда Поволжья” газетасы түгел, эшче-крестьян укый торган басма. Мин аның өчен оялдым. Ул егетне күреп сөйләшәсем килә.

 

– Киләчәктә татар милләте арасында Әтилле кебек шәхес калкып чыгарга мөмкинме, әллә инде хәзер бик вакландыкмы?

 

– Пассианарлык буенча караганда, әле ул тиз генә килеп чыкмас. Әлегә андый ихтыяҗ да юк, революцион ситуация дә җитешеп бетмәгән. Хәзер Тимерләнкә турында китап чыгарасым килә. Ул тарихта бик зур җиңүләргә ирешкән бердәнбер полководец һәм чын татар. Аны инде безне түбәнәйтеп монгол дип әйтә алмыйлар. Безгә Македонский, Наполеоннар хакында күп сөйләделәр. Берсе – өч, икенчесе җиде сугыш откан. Бу шәхес исә 28 сугышта җиңгән. Чыңгызханнан да күбрәк аның җиңүләре.

 

– Егерме-утыз елдан соң сәяси вәзгыять шактый нык үзгәрергә, бу җирләрне кытайлар басып алырга мөмкин диләр.

 

– Мондый хәл килеп чыкмасын өчен татар хатыннары безнең әниләр кебек ким дигәндә бишәр бала табарга тиеш. Без әле ул кытайларны үзебез чакырып китерәчәкбез. Менә Казанның меңьеллыгына әзерләнгәндә бездә 14,5 мең төрек төзүчесе эшләде. Үзебезнең халыкның эшлисе килми. Тәнкыйтьләргә, зарланырга гына яраталар. Хәзер Красноярскийның теге ягында (бу бит Россиянең яртысы чамасы) нибары 7 миллион кеше калган. Ул җирләр буш ятарга тиешмени?! Йә аларга җирегезне бирегез, йә аларны туендырыгыз, дип әйтәчәк безгә тора-бара БМО. Үзебездә эшләргә кеше юк. Шуннан килми, кайдан килсеннәр?! Бүген бездә таҗик, үзбәк, әзәри, молдаван, украин эшли. Без үзебез һаман кими барабыз.

 

– Үзегезнең ничә балагыз бар?

 

– Дүрт.

 

– Әгәр Думада күпхатынлылык турында закон проекты карый башласалар, Сез хуплаячаксызмы?

 

– Юк. Андый закон булырга тиеш түгел. Әгәр бөтен кешегә дә кагылышлы мондый закон булса, бер ялкау ир-ат биш хатын алып, туйдырыгыз мине, дип ятарга мөмкин. Күпхатынлылык рөхсәт ителгән гарәпләрдә дә бу күренеш киң таралмаган. Хәлеңнән килсә, канәгатьләндерә алсаң, аерым йортларда яшәтсәң – рәхим ит! Аның хәзер мөмкинлеге булганнары да ЗАГСка барып тормыйча гына, гражданский брак дип яшәп ята. Килешү буенча никах дигән нәрсә дә бар. Тагын нинди закон кирәк?! Аның турында баш ватасы юк. Без нефть турында законы булмаган бердәнбер ил. Россия ел саен 500 миллион тонна нефть чыгара. Биш миллион тонна чыгарган илләрнең дә андый законы бар. Җир асты байлыклары турындагы законга да үзгәрешләр кертәсе иде.

 

– Татар дин әһелләреннән кемне аеруча хөрмәт итәсез? Уртак мөфти сайлау зарурлыгы туса, кемне тәкъдим итәр идегез?

 

– Мин аларның барысын да хөрмәт итәм. Бөтенесе дә тырыша. Госман хәзрәт Исхакый да, Рамил хәзрәт Юныс та, Тәлгат хәзрәт Таҗетдин дә – абруйлы кешеләр. Динебезнең үзәге Казанда дисәләр дә, мин бу фикергә кушылып бетәм алмыйм. Равил хәзрәт Гайнетдинебез кавказлыларга да, Идел буендагы мөселманнар өчен дә уртак мөфти була алыр иде. Безгә дистәләгән мөфти кирәкми.

 

– Вакытында китә белергә кирәк диләр. Үзегезне район башлыгы вазыйфасыннан вакытында киттем уйлыйсызмы? Татарстан Президенты Минтимер Шәймиевнең отставкага китүен ничек кабул иттегез?

 

– Районнан вакытында киттем дип уйлыйм. Рәхмәт Минтимер Шәриповичка – каршы килмәде. Әле кеше белеп бетермәгән бер сер дә бар. Мине Амур өлкәсе губернаторы булырга бик кодалаганнар иде. Рәттән татар була дип ризалашмадым. Читада, Хабаровскида хакимияттә үз татарларыбыз бит. Гыйниятуллин, Сибагатуллин, Ишаев була иде.

 

Инде Минтимер Шәриповичка килик. Биш ел элек, Нурлатка килгәч, мин башка калмам инде, дип әйткән иде Президентыбыз. Икәү генә сөйләшеп утырдык. Көчегез бар, эшләгез әле, дип киңәш иттем ул чагында. Ә хәзер менә ул дөрес эшләде. Калырга теләсә, төрле юлын табып була. Эшлим дип әйтсә, аңа берәү дә каршы килмәс. Инде Рөстәм Нургалиевичка килгәндә – бөтен яктан өлгергән, бөтен этапны узган кеше. Халык өчен фәкать уңай үзгәрешләр генә булыр дип уйлыйм.

 

– Хыялланып та тормышка ашмый калган үкенечләрегез булдымы?

 

– Юк. Үкенечләрем булмады. Җырдагыча: үкенечкә калдырмадык, бик матур булмасак та...

 

– Соңгы вакытта нинди китап укыдыгыз?

 

– Гомумән, мин бик күп укыйм. Гадәттә тарих китапларына өстенлек бирәм. Әйтик, күптән түгел генә Рустан Рахманалиевның Тимерләнкә турындагы “Татары-тюрки” китабын бик яратып укыдым. Вакытлы матбугатның бөтенесен – “Ватаным Татарстан”ны, “Татарстан яшьләрен”, “Акчарлак” белән “Ирек мәйданы”н да укып барам. Хәзер, укырга вакыт күбрәк. Ял итәр өчен Мөхәммәт Мәһдиевне укып алам. Әле менә соңгы вакытта Мөхәммәт абый турында егерме язучыбыз язган истәлекләрне укыдым. Бу китап калын да түгел, укырга да үзенчәлекле. Һәрберсенең стиле аерым. Бер генә мисал: Разил Вәлиев ике генә бит язган. “Кеше бу дөньяда кунак кына. Ә менә Мөхәммәт абый кунак булып килде, хуҗа булып китте. Бүтән кешеләргә дә хуҗа булып китәргә язсын”, – дигән. Мин үзем драматурглардан – Туфан Миңнуллинны, шагыйрьләрдән – Разил Вәлиевне, прозаиклардан Марсель Галиевне өстен күрәм.

 

– Кешедә булган нинди тискәре сыйфатларны аеруча өнәмисез? Үзегез нинди тискәре сыйфатыгыздан котылыр идегез?

 

– Ялкауларны һәм наданнарны яратмыйм. Алар белән сөйләшеп вакыт уздырасым килми. Үзем исә тәмәке тартудан һәм кешенең йөзенә туры бәреп әйтүдән котылыр идем. Хәер, кешегә туры әйтеп кенә аны төзәтеп булмый.

 

– Үзегезгә бик ошаган канатлы сүз бармы?

 

– Яшәмә син җирдә түмгәк булып, кирәксез бер тигез урында, гомерең калсын янып, маяк булып, үзеңнән соң килер буынга. Муса Җәлил шигыре бу.

Рәшит МИНҺАҖ
Ватаным Татарстан
№ 21 | 03.02.2010
Ватаным Татарстан печать

Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 
№35 (35581) / 12.02.2010 15:41:59

монда шул кытайгына җитмэгэн инде эле узебезне җунлэп эшлэтэ алмыйлар
да ансы булар да бездэ бит ґ.уз кешесенэ акча бирмилэр .\\акча \\юк э\чит илгэ бар .

№34 (35006) / 07.02.2010 12:22:44

Кытайларны чакырып китерәбез дигәнме?
Ну кытайлар да сакласын байлыгыңны диеп әйтәсе килә минем дә.

№33 (34838) / 05.02.2010 15:24:59

Җир асты байлыклары турындагы законга да үзгәрешләр кертәсе иде.
)))

Әйе бетеп куйгач үзгәрешләр кертерсез шул, Фатыйх абзый! Әлегә нефть безнең кесәгә таммый шул.

№32 (34827) / 05.02.2010 13:48:39

мин моны ,тиз тиз генэ укып алдым да ,ну дөрес язылга .тагы бер нусы бар ...бишэр бала табарга дигэн аларны табу белэн тугел бит устерэсе бар ,ашатасы укытасы .ярый эстэгелэрнең кесэлэре калын .эле монда ике балага да акча еткезеп булмый ,менэ мин икешэр эштэ эшлим бер узем иптэшем улде аларның 500 сум пос ничек яшэп була кызга эш табып булмый ,заочник дип бер кая алмыйлар ,хаман йлап кайта ,ичмасам энием синең дэ блатың юк сейлэшеп эшкэ урнаштырырга ди .кызым ялкау тугел аллага шөкер 9 класстан ук эшлэп йрде ,ну конкретно гсуд..эш табып булмый

№31 (34825) / 05.02.2010 12:55:22

Мансур.Оренбур, без кушудан ни файда, без гади сайлаучылар гына бит. Аларга партияләре кушарга тиеш. Аннары, ирекле кешеләргә әллә ни кушып та булмый инде ул..))

№30 (34817) / 05.02.2010 10:26:11

Нух,без дә "сибелгән татарның бер газиз баласы ла..." әйдәгез, кушабыз, йөрсен агаебыз. 

№29 (34807) / 04.02.2010 23:42:48

1 абз. Университет бетергәч аспирантурага керәсе бар, аннан кандидатлык, докторлык диссертациясе яклыйсы бар дип гомер уздырганнар икән үзләрен бөек галимнәр дип санаучы тарихчыларыбыз Миркасыйм Госманов белән Дамир Исхаков. Шуңа күрә алар Казан ханлыгы тарихы турында язмаганнар. Әгәр Сибагатуллин Ф.С. үз заманында тарих-филология факультетын тәмамлаган булса, ул да Алтын Урда чоры турында берни дә язмас иде. Ветеринария табибы булганга Алтын Урда тарихын язган икән дигән фикергә киләсең. Авторның "логика"сы буенча.

(Беренче абзацтагы фикер "сөреш"ен анализлау күп вакытны алды, Нисаның бу язмага игътибары зур булганга гына тырыштым, юкса укып та тормас идем))) Китабы ниндирәк икән? )

2 абз. Жириновскийның китапка уңай фикер белдертүе, кемгә ничектер, ләкин миңа - начар фал.

3 абз. Матур язылган.

4 абз.

5 абз. Дөрес язылышы - пассиОнарлык.

580 цифры каян алынган?

"Министр, район җитәкчесе булып торган вакытым Шәймиев чорына туры килмәсә, мондый уңышларга ирешкән булыр идекме икән?!"
- Монда сүз уңышка ирешкән аерым министрлык hәм аерым район хакында бара бугай.

6 абз.
7 абз. "миңа кушсалар, бу закон артыннан йөргән булыр идем."

Кушсалар, йөргән булыр иде. Әйе.

№28 (34789) / 04.02.2010 22:10:23

Ниса, я всегда за! Мин прусты сөйләшеп ардым инде бу темага сөйләшеп. Урыс белем системасы үлде, урысча укып балабыз белемле булыр дип өметләнмәгез, татар белем аша гына яшәп кала ала, безнең үзебезнең югары сыйфатлы мәгәриф системасы булдырырлык потенциаллар бар дип.

№27 (34786) / 04.02.2010 22:03:35

Бик каты бәрелмик әле, балакайлар. Яши-яши әллә нинди начар кешеләрне очратуыгыз бар, сабыр була белик.

№26 (34756) / 04.02.2010 19:35:07

Ханым-әфәнделәр, сез төп теманы оныттыгыз һәм сөйләшүне читкә алып кереп киттегез! Бәлки кайберәүләр моны махсус эшлидер. Әңгәмәне яңадан укып чыгып, шуның буенча сөйләшсәгез иде! Ырлашуга һәм мырлашуга вакыт әрәм итмик. Җитди нәрсәләр турында җитдирәк сөйләшик. Мәгънәле сүз ишетмәсәм, мин сөйләшүдән чыгарга мәҗбүр булачакмын.

№25 (34742) / 04.02.2010 18:36:48

Ну-у, Сәһибҗамал, кызып киткән вакытта, ил не уздырырлык чама да бар икән.Дөресләре дә күп, моннан караганда безгә дөрес түгел булып күренгәннәре дә бар.Ярый әле, ил кебек ярым сүгенү сүзләре кулланмыйсыз, Алла сакласын!

№24 (34731) / 04.02.2010 17:57:13

Мишэр:Кая күтәрде Ф.С Норлатны-гектарыннан 70 ц алам дип мактанды,ә уңышны күрше Самардан ташыдылар.Диктатура ясап ятты.Норлат ул килгинчә дә әйбәт иле.

№23 (34725) / 04.02.2010 17:43:09

Сәһитбҗамал, мин дә шулай дим бит, буш һаман әз була.
Направление белән киткән булсаң, сүзем юк, кире алам.Нефть татарстанда бетте бит инде ул. Россиядщ беткщнен кцтщбез менә))))

№22 (34722) / 04.02.2010 17:37:33

беткәнче туздырырбыз Сәхипҗамал! аннары яңа сайлаулар җитәр. һәм әлбәттә тагын синең белән минем файдага канишне җе, тагын берәр нәрсә уйлап табырлар. бездән сорап а тормаслар.

№21 (34716) / 04.02.2010 17:27:33

Иркә ,онытма ,буш әйбернең кадере булмый.

Мине читкә качуда гаепли алмыйсыз.Ул вакыттагы политика иде.Татар халкын татарстаннан укып бтергәч,"дипортировать" итәләр иде,"По напрвлинию ", бармасаң можно было под суд попасть.Вәйт шулай коммунизм төзедек.Әлегә кадәр без эзләп тапкан нефтне качать итәсез.Яңаларын эзләү юк дәрәҗәсендә,җанашкайларым.
Совет малын туздырасыз.Күпкә барыр микән "әти" малы?!?

№20 (34712) / 04.02.2010 17:16:20

Ыспуртчы Капис.
Ыспурчы икән белер булырсың.

Турникка менәргә теләгән кешегә булышырга була.Теләмәгәнне күтеннән этеп тә менгереп булмый...

№19 (34710) / 04.02.2010 17:15:40

Ай, Сәһибҗамал, дөрес сүзләр сөйлисең дә, тик без әле читкә качмадык. Менә булдыра алганча на месте маташабыз)))) слабый халык үзен гаепләми инде шулай, һәрвакыт власть гаепле һәрнәрсә өчен, давай, давай аларга. бушка бөтенесен. Ә буш әйбер аз була һәрвакыт.

№18 (34704) / 04.02.2010 17:05:40

Ниса хэм Сахибжамал.
Икегез дэ хаклы. Чынлап та, халкыбызда битарафлык кочле. Лэкин житэкче кешелэрдэ жаваплылык кубрэк (бигрэк тэ безнен ярымавторитар дэулэтебездэ). Житэкче житэклэргэ тиеш лабаса, башын дуракка салып кыен мэсьэлэне чишудэн котылырга тугел. В этом я солидарен с Ниса.

№17 (34676) / 04.02.2010 15:06:35

Шул //МИЛЛИ МӘГАРИФ СИСТЕМАСЫ// өстендә \"эшләп\",булган мәгариф системасын порфукали,җанашкайларым.
Хәзер утрасыз \"ах-ах ,папа-мама,милиционер\",теге гаепле бу гаепле.Берегез дә үз гаебен танырга теләми,\"базар\" җитәрлек.Бар да акыллы,бетенегез дөрес сөйли ,эшләгән эш юк.Һәрберебез үзен мактый.
Татарлар артык \"культурниланып\" киттеләр,ана теле кеби \"вак\" эшләрне ,күбегез,кирәк санамый.
Сез башта тулы хокуклы мөстәкил ил тезегез, аннан сөйләшерсез.Пока псевдамөстәкыйл илдә яшисез,хокукыгыз юк.Конс-иягез кыркылды,телегез юк.Катнаш гаиләләр тулып ята.Күренекле язучыларыбызның (татар теле дип лаф орган) балалары вә оныклары татарча белми.Китап укымый халык,дип зарлана язучылар.Үз балары укымаган китапны халык ник укысын.Халык күрә белә.
Татар теленең бетүе һәм яшәүе,сезнең өстә,ЯЗУЧЫЛАР! Һәм тел белгечләре вә журналистлар,филологлар, онытмагыз.
Ил башларын гаеплисе юк.Сезнең яктан бер нинди омтылыш күренмәгәч, алар ни эшләсеннәр?Шушыларны гына булса да үз кулыгызга алыгыз инде, татар ИНТИЛИГИНСИЯСЕ!!!

№16 (34668) / 04.02.2010 14:37:41

Ниса,сез хөппинең ахыры түгелме, әллә икенче кешеме!? Болай монда язганы белән килешәм, бер кеше булсагыз да.

№15 (34665) / 04.02.2010 14:30:39

Иих, куркаклыкмы, әллә, куркытумы бу?Паникёрларны ата торган булганнар, сугышта, төрмә тәтемәс, өметләнмә!

№14 (34664) / 04.02.2010 14:23:33

Күптән түгел Разил Вәлиев:
- 1нче-4нче Сыйныф укучыларын элек ничек укыткан булсак, шулай укытачакбыз, Мәскәүне килештердек.Югары сыйныф укучыларын да үзебезнең программа буенча укытуны Мәскәү белән килешү өстендә эшләячәкбез һәм, килешенәчәкбез,- диде.

№13 (34658) / 04.02.2010 14:07:53

Әйе шул, Ниса, син давай пока утыра тор өтермәгә, без следом за тобой гурьбой...

№12 (34657) / 04.02.2010 14:06:19

Казанда Башка халыкларның якшәмбе мәктәпләрен гөрләтеп эшләтергә мөмкинлекләр булды. Якшәмбегә халык уеннарын өйрәнер өчен йөрергә калабыз икән.Димәк үзебездә үзебезчә укырга, имтихан бирергә, теләгән һөнәребезне сайлаудан мәхрүм булачакбыз

№11 (34656) / 04.02.2010 13:57:04

Сәхипҗамал, менә монда да үзешчәнлек инде! Син әйткән юл белән китсәң, шул якшәмбе мәктәпләре белән утырып калабыз инде! Ә бит сүз МИЛЛИ МӘГАРИФ СИСТЕМАСЫ турында бара, дәүләттән финанслана торган татар мәктәпләре турында бара! Шуларны саклап кала алсак, теле дә, әдәбияты да, мәдәнияты да булачак татар халкының. Юк икән, чегән кебек, ана телебездә бәлки сөйләшә белербез, әмма милли телдә әдәбиятыбыз да, мәгарифебез дә, профессиональ сәнгатебез дә булмячак. Чөнки болар өчен милли мәктәп кирәк. Моны халык өстенә генә салырга ярамый. Моны гаилә генә дә күтәрә алмый. Бу - дәүләт дәрәҗәсендә хәл ителергә тиешле нәрсә. Дәүләт ирләре мәсьәләнең ни дәрәҗәдә җитдилеген әллә аңламыйлар, әллә аңламааганга салыналар. Белмим.

№10 (34655) / 04.02.2010 13:52:58

Сәһибҗамал! фикерләрең бигрәк оригинал . Бәлки җыелышып идән асты дәресләре алып барыргадыр, татар телен өйрәтү буенча. Качып-посып эшләргә нәрсә бөтенләй дәүләтсез калдык что-ли? Сайлауларга йөрмәдекме? Үз илеңдә, үз җиреңдә, үз телеңдә качып-посып?
әби! Демократик дәүләт төзеп ятабыз түгелме?
чынлап та Сез бик ерак ахры бездән..

№9 (34651) / 04.02.2010 13:43:00

Ниса җанашкаем,укыгач түзмәдем язам.
//компонентан башка укыту//-укытыгыз мәктәпләрдә ана телен, мәскәүгә карамыйча.Ата-аналар җыеылышып,бөтен авыл белән җыелыгыз,сөйләшегез,татар теле укытучылары бар.Җыелышып күпмедер түләргә дә була.Ысуллар күп ана телен өйрәнергә-теләк кирәк!!Халыкта теләк бик күренми.Уку (ана теле) кайгысымы халыкта,Каюсы эчә,эчмәгәне акча "эшли".....
Прокаратура дисең.Соң алар килеп җиткәнче пока укыт.Килеп нәрсә әйтәләр әле бит, билгесез.Моҗет состав преступления юк.Килеп җитмәгән белән узып киткәнне уйлап утрасы юк.Эшләргә кирәк,һәр-бер кеше үз урнында.

№8 (34648) / 04.02.2010 13:27:17

Ул теге Балтачта эшлэгэн Сибгатуллинмэ бу.райком сикритаре булып.

№7 (34646) / 04.02.2010 12:47:47

Тагы өстәргә булдым. Карагыз сез Сибгатуллинның милли компонент буенча җавабын! Тукайның таз малаеннан бер дә ким түгел, ялт итеп шуа да чыга кул астыннан! Имеш, компоненттан башка гына укытыгыз! Ничек була икән ул "компоненттан башка укытыу"? Бөтен Россия буенча мәктәпләр өчен бер дәүләт стандарты каралган, ул 309 закон белән расланган, анда милли компонент юк, аны бозып, татарча укыта башласаң, законны бозган булачаксын һәм прокуратура сиңа каршы эш башлаячак. Нәрсә, РФ Дәүләт Думасы депутаты шуны белмиме? Имеш, аның балалары урыс мәктәбендә укыса да, татарча җырлый һәм шигырь сөйли белә икән! Ә урыс мәктәбендә укыган ул балалар татарча шигырь һәм җыр яза алырлармы икән - сүз бит шул турыда бара! Сүз милли мәктәпләрнең алдагы язмышы турында бара. Болай бөтен нәрсәне кәмиткә алып, гадиләштерергә кирәкми. Сез аның узган санда "Звезда Поволжья" газетыысында әңгәмәсен укысагыз, бу кеше өчен оялыр идегез. Авызы нәрсә әйткәнен колагы ишетми. Ә әйтүче юк.

№6 (34644) / 04.02.2010 12:14:04

//Гаиләдә, өйдә өйрәтеп була бит.//
күренекле тарихчы сүзе инде бу. шул гаиләдә татарча сөйләшкән балалар киләчәктә (1236-1442 еллар) тарихын өйрәнерләр. Әллә Сибгатуллин өйрәнеп бетергәнме инде!?шуңа гаиләдәме!?

№5 (34596) / 03.02.2010 22:49:16

Ниса

килешәм, тик Миннеханов президент түгел әле. Сыйфат бер җирдә калмады, буш шылтырау бөтен Россиядә.

№4 (34594) / 03.02.2010 22:45:13

Нулатны кутэрде инде Фатыйх эфэнде!!! Бик беткэн Нурлат-октябрьский районы иде, рекродсмен районга эйлэнде. Бик кырыс кеше дилэр узен. Сильный кеше инде бу, малай!!!

№3 (34589) / 03.02.2010 22:11:04

НИСА!

№2 (34586) / 03.02.2010 21:56:51

Ә кеше хакына кереп яшәүчеләрне яратасызмы?
Кеше хакына яшәгәнче ялкау һәм надан булуың хәерлерәк...

№1 (34574) / 03.02.2010 20:05:12

Кеше берьюлы ат докторы да, баш докторы да була алмый шул, егетләр! Тарихны аннан-моннан ишеткәннәрең белән генә язарга ярамый. Система, чагыштыру, анализ, архивларда эшләү, телләр белү дә кирәк. Мәсәлән, гарәп әлифбасын белмичә йөз еллык татар тарихына да төшә алмыйсың, кая анда Болгар һәм Алтын Урда чорлары! Иске славян язмасын белмичә, 18 гасыр тарихыннан ары китә алмыйсың. Мин инде кытай, төрек, гарәп, инглиз телләре турында әйтеп тә тормыйм. Хәзер бар өлкәдә дә үзешчәнлек күзәтелә - тарихта, әдәбиятта, журналистикада, сәнгатьтә, диндә, хәтта сәясәттә. Миңнеханов президент булган милләттә нигә әле Сибгатуллин тарих язмасын ди? Мин сезгә Гофманның "Крошка Цахес" әкиятен яңадан укып чыгарга киңәш итәр идем, мин аны Путин президент булгач яңадан укып чыктым. Ничек туры килгән! Менә бездә дә шул крошка цахеслар тантана итә инде...

▲ Өскә

www.work-zilla.com

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Казан филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татарстан Диния нәзарәте
ЕлМай
Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»
Piter.tatar