|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
03.12.2017 Җәмгыять
“Әллә яңа аяк тегәсе инде” (ЯРДӘМ КИРӘК)Телефонга Әлмәттә яшәүче Гөлназдан хат килеп төште. Улына ярдәм итүләрен сорый ул. “Газетаның изге гамәлләр кылуын, авыру кешеләргә, сабыйларга булышуын беләм. Улыма да ярдәм кирәк иде. Аның язмышына да битараф калмассыз дип өметләнәм”, – дип язган ул. Гөлназ белән элемтәгә кердек. Ире Рамил белән гаилә корганда, гаиләләренә мондый авыр сынау килер дип уйлап та карамаган алар. “Бар да әйбәт иде. Мәхәббәтебезнең уртак җимеше булып, башта кызыбыз Сәрбиназ туды. Ул көннәрдә бәхеттән очып кына йөрдем”, – ди сөйли Гөлназ. Кыз янына, ул кирәк дип, Вафиннар икенче бала алып кайтырга була. Малай буласын әйткәч, Рамилне бәхет баса. Яшь гаилә берничә ай буе матур хыяллар белән яши.
“Улымны 30 атнадан таптым. Вакыты җитмичә туды. Башта табиблар, җитлекмәгәнгә күрә генә яшьтәшләреннән калыша, дигән иде. Тик тикшеренә торгач, Даниста ДЦП икәнен белдек, – дип сөйли Гөлназ. – Башта табиб бу диагнозны әйткәч, аптырап киттем. Ничек инде алай булсын, ул бит селкенә, дим. Андый нәрсә турында ишетеп кенә беләбез бит. Безне хастаханәгә салдылар. Авыр булды, әмма бераз тынычландым да. Хастаханәдә ялгыз түгеллегемне аңладым. Данис кебек балалар күп икән”.
Сабыйны нинди генә тернәкләндерү үзәкләренә йөртмәгән алар. Дәвалану берөзлексез булганда, нәтиҗәсе бар икән. “Бервакыт бала яхшырып киткән иде. Әмма бер прививкадан соң бөтенләй начарайды. Башын да тотмый, утырмый да, безне дә танымый башлады. Шөкер, дәвалану үзәгенә алып баргач, терелде. Йөзендә елмаю, күзләрендә нур барлыкка килде. Бу чакта әти-әниебез һәм үзебез кредит рәсмиләштереп дәваладык. Данисның акыл ягы зыян күрмәгән. Ул татарча да, русча да сөйләшә. Бик башлы малай. Балалар бакчасына да йөртәбез”, – ди әнисе.
5 яшьлек Данис әлегә үз аягына басып йөри алмый. Әмма шуыша икән. Бакчаны бик ярата ди әнисе. Тәрбиячеләре дә Данисны үз итә. Бу бакчада баланы дәвалыйлар да икән әле. ЛФК һәм массаж курслары үткәрәләр.
– Данис йөрергә хыяллана. Машина йөртәсем килә, үскәч, аякларым мине тыңлармы икән, дип аптыратып бетерә. Әллә бу аякларны кисеп, яңасын тегәсе инде, дип тә әйтә. Мин аның күңелен төшермим, шушы аякларыңны тыңлатабыз, йөрергә өйрәтәбез, дип торам. Тик баламның үтенеп ярдәм соравын күрү авыр. Ничек кенә аякларын дәвалыйсы инде? Ирем үзе генә эшләгәч, акча җиткерү кыен. Ярый әле, мәрхәмәтле дуслар бар. Шулар ярдәме белән тернәкләндерү үзәкләренә йөрибез. Яңа елдан соң тагын барыр вакытыбыз җитә. Әмма акчабыз җитми. Шуңа да изге күңелле кешеләрдән ярдәм сорарга булдык”, – ди Гөлназ.
Данис Вафинга ярдәм итү өчен исәп-хисап реквизитлары:
Саклык банкы картасы: 4276 6200 2745 9589 – Вафина Гульназ Вилсоровна (Данисның әнисе).
8-917-229-70-16 номеры картага беркетелгән.
QIWI-кошелек: +79656255602.
PayPal: gulnazvafina15@mail.ru.
Гөлгенә ШИҺАПОВА |
Иң күп укылган
|