поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
01.12.2017 Мәдәният

Казанда “Үзгәреш җиле-II” фестивале концертлары башланып китте

Муса Җәлил исемендәге Татар академия дәүләт опера һәм балет театры сәхнәсендә “Үзгәреш җиле” II Татар җыры фестивале башланып китте.

Бу хакта «Татар-информ» хәбәр итә.
 
Искәртеп үтәбез, “Үзгәреш җиле” Татар җыры фестивале концертлары беренче мәртәбә 2016 елның 5-6 ноябрь көннәрендә М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында, 4 декабрьдә Мәскәүнең Дәүләт Кремль сараенда үткән иде. Музыка белгече, Сәнгать фәннәре докторы, профессор Вадим Дулат-Алеев билгеләп узганча, “әлеге проект, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән, безнең эстрадага үзгәреш кертергә тырышу идеясен тормышка ашыру ниятеннән башланып китте. Әгәр дә инде куелган сорауга әйләнеп кайтсак, проблема татар музыка сәнгатенең бүгенге дәрәҗәсендә, аның «конвертацияләнү сәләтендә» (бөтенроссия, Евразия, дөнья югарылыгына); «Үзгәреш жиле» («Ветер перемен») Татар җыры фестивале исемен алган проект - проблеманы хәл итү юлында ясалган беренче адым”.
 
Быел “Үзгәреш җиле” фестивале Казанда өч концерт буларак – 1, 2, 3 декабрь көннәрендә үтә.
 
Фестиваль концерты үтәсе залның декорациясе басмалы итеп эшләнгән. Музыкантлар басмаларда урнашканнар. Алып баручылар - Татарстанның атказанган артисты Гәлназ Сәфәрова һәм Айваз Садыров шушы басмалардан төштеләр. Алып баручылар фестиваль турында мәгълүмат биреп, җырларны классика, эстрада дип бүлмәүләрен, бер сәхнәдә тәҗрибәле артистлар белән бергә яшьләрнең дә чыгыш ясаячакларын билгеләп үттеләр. Алып баручылар концертны татар телендә алып бара.
 
Концертны Казан дәүләт консерваториясе студенты Айгөл Гардисламова "Сибелә чәчәк" җыры белән башлап җибәрде.
 
Беренче концертта оештыручылар 32 татар җырының яңача яңгырашын тәкъдим итә. Җырларны Вадим Эйленкриг оркестрына һәм Муса Җәлил исемендәге Татар академия дәүләт опера һәм балет театрының симфоник оркестрына, шулай ук баянчылар Ринат Вәлиев һәм Айдар Сәләховка кушылып 23 җырчы һәм ике музыкаль төркем башкара. Дирижер – Станислав Курбацкий (Мәскәү). Композицияләрне Сергей Мандрик җитәкчелегендәге «STREET JAZZ» балеты (Мәскәү) бизи.
 
Программадан күренгәнчә, җырчылар нигездә үткән ел катнашучылар. Проектка быел кушылучылар – Мәликә, Салават Миңнеханов, Лилиана Ирназарова, «Jukebox trio» егетләре, “Ямьле” кызлары. Доминикан чыгышлы итальян җырчысы Lucy Campeti “Әпипә”не башкара. Былтыр вокал буенча укытучы булган Ксения Коробкова быел үзе дә җырлаячак – ул “Су буйлап” татар халык җырын сайлаган.
 
Илгиз Шәйхразиевка Асаф Вәлиевнең “визит карточкасы” булган “Эх, сез, матур кызлар” җырын яңача яңгырату бурычы йөкләнгән. Билгеле булганча, бу - удмурт авторлары язган җыр. Айдар Галимов төркемендә җырлаган Лилиана Ирназарова “Элмәлек” башкорт халык җырын тәкъдим итә. «Jukebox trio» фестивальдә җырлаячак җырын быел Казан концертларында уңышлы файдаланды инде. Егетләр социаль челтәрләрдәге битләрендә концертның анонсы буларак татар теле дәресләре башлап җибәргәннәр иде. “Ком бураны” шуларның берсендә яңгырап шактый “лайк” җыйды. Ренат Ибраһимов башкаруында заманында бик популяр булган “Төсле җыр”ны Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты студенты, Венера Ганиева шәкерте Ильмир Сәгадиев җырлый. Ул “Татар моңы” һәм Р.Ваһапов конкурслары лауреаты булса да әле тамашачыга артык танылмаган егет. Фестивальдә беренче тапкыр чыгыш ясавы.
 

---
Матбугат.ру
№ --- | 01.12.2017
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»