|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
01.12.2017 Криминал
Татарстанда полиция мәчет тартмасыннан акча урлаган каракны тотканПолиция Казанның Тынычлык бистәсе мәчетеннән акча урлаучыны тоткарлаган. Бу хакта шәһәр полициясе хәбәр итә. "Татар-информ" билгеләп үтүенчә, җинаять 22 ноябрь көнне кылынган. 19 яшьлек егет мәчеткә килгән. Ул 20 минуттан соң хәер акчалары салынган тартма янына килеп, аны ачкан һәм анда җыелган 30 меңләп акчаны алып качкан.
Шикле кешене “Промышленный” полициясе җинаятьчеләрне эзләү бүлеге хезмәткәрләре тоткарлаган.
Егет 23 ноябрьдә Вахитов районында шундый ук урлау факты булуын да җиткергән. Икесендә дә ул үзенең гаепле икәнен таныган.
--- |
Иң күп укылган
|