|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
29.11.2017 Шоу-бизнес
Быелгы "Татар җыры"нда беренче тапкыр Ришат Төхватуллин катнашачакПопуляр артист "Зәңгәр күзләр" җырын башкарачак. Бу хакта фестивальгә багышланган матбугат конференциясендә билгеле булды. Әлегә номинант булган Ришат Төхвәтуллин "Татар җыры" көнне лауреат титулына ия булачак. Сүз уңаеннан, "Татар җыры" быел 18нче тапкыр оештырыла. 18 яшь. Быелгы масштаблы чараның режиссеры Максим Скалозубов. Фестивальнең бренды, логотибы үзгәргән. Оештыручылар башка сюрпризлар да күп булачак ди. Барыбыз да зарыгып көтеп алган "Татар җыры" 16 декабрьдә Пирамида концертлар залында узачак.
--- |
Иң күп укылган
|