|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
02.02.2010 Дин
КҮЗ ТИЮ ҖАННЫ ДА, ТӘННЕ ДӘ КИМЕРӘКүз карашының тискәре энергиясе эләгү сәбәпле, кеше җанында рухи проблемалар тудырган, соңрак аны эчтән җимергән күңел авыруларының элек-электән үк үз табиблары булган. Башкалабызның Кабан арты иман йорты каршындагы рухи тернәкләндерү үзәге җитәкчесе, Иорданиядә белем алып, дәвалау ысулларын үзләштергән Ильяс хәзрәт Тепаев шундый шифа иңдерә алучы белгечләрнең берсе. Кулында шприц, скальпельләре дә юк аның, бердәнбер коралы – йөрәк түрендәге гаҗәеп тылсымга ия изге Коръән аятьләре. Аның күңелендәге ихласлык, кешеләргә ярдәм итү нияте белән яңгыраган догалар пычаксыз операция ясарга да сәләтле. 10 еллык тәҗрибәсе дәвамында әллә нинди могҗизаи хәлләр белән еш очрашкан ул. – Күз тию, бозым сәбәпле авырган кеше Коръән аятьләре укыганда тыныч кына тыңлап утыра алмый, аның үз-үзен тотышында үзгәрешләр барлыкка килә, – ди Ильяс хәзрәт.
Хасталанган кешенең догалар укыгандагы халәтен күзәткәннән соң, аңа тиешле диагнозны куя һәм дәвалауны алга таба дәвам итә белгеч. Кеше тәненә кереп оялаган шайтанның да тиз генә бирешәсе килми, тылсым көче белән якалаша. Нәтиҗәдә, кеше авырганда нинди авырлык кичерсә, догалар тыңлаганда да шул ук картина кабатлана: кемнең башы әйләнә, кемнеңдер сулыш ала алмаудан тыны кысыла, күңеле болгана, кемдер үзәк өзгеч итеп кычкыра, үксеп елый. Миңа да шундый бер сеансның шаһиты булырга туры килде. Үз күзләрең белән күрмәсәң, ышанып та булмас кебек. Сеанс тәмамланып озак та үтмәстән, кеше үз халәтенә кайта.
Киңәшләрен яудырганнан соң һәр пациентка “өй эше” дә биреп җибәрә табиб. Авыруы үзәгенә үткән кеше өчен үти алмаслык әллә ни катлаулы да түгел: бер атна дәвамында иртә-кич берәр сәгать кассета аша Коръән аятьләре тыңларга, өшкерелгән суны эчәргә һәм госел коенырга, дога иңдерелгән зәйтүн мае белән 15-20 минут дәвамында авырткан урыннарны сыларга.
Дәвалау сеансын күзәткәч, Ильяс хәзрәткә күз тию юнәлешендәге сорауларымны бирдем.
– Ильяс хәзрәт, күз тидергән кеше моны үзе тоемлыймы?
– Тоемлый, әмма ул аны күз тию дип кабул итмәскә, әйтик, баш авырту, ару-талчыгу, эштәге, гаиләдәге киеренкелек кебек тормышындагы гадәти проблемалар чагылышы итеп кенә уйларга мөмкин. Җитди авыруларга барып җиткәч тә сәбәпнең күз тиюдән икәнлеген аңлый алмый ул.
– Ә күз тигән кешедә аның нинди билгеләре күзәтелә?
– Иң элек күкрәк кага, тамак төбенә төер утыра, тын кысылудан сулышы начарлана, башы әйләнә, авырта, колагына тавышлар ишетелә. Кеше начар йоклый башлый, саташа, бастырыла. Аннан авыртулар башка, иңсә өлешенә күчә. Күпләр аны тоз утыру дип уйлый. Күз тиюгә бәйле рәвештә гаилә кора алмый йөрүчеләр, балага уза алмаучылар да шактый. Шулай ук ир белән хатын арасы бозыла, эш урынында проблемалар барлыкка килә. Нәтиҗәдә депрессия, агрессия хасил була, кешенең холкы үзгәрә.
Күз тидерүче мигрень, эпилепсия, аритмия кебек хасталар белән иза чигеп яши. Соңрак аның хикмәтләре корсак өлешендәге әгъзаларга, аннан аякларга күчә. Хатын-кызларда миома, киста, башка төр шешләр шул сәбәпле дә барлыкка килә. Күз тию кешедә булган авыруларны берничә тапкырга арттыра. Ул төшенкелеккә бирелә, җан ачлыгыннан, ягъни рух ярлылыгына шифа таба алмаудан бәргәләнә. Авыру җанын шушы коточкыч даими киеренкелектән азат итү өчен үз-үзенә кул салуга кадәр барып җитәргә мөмкин.
– Күз тиюдән укол, даруларның файдасы бармы? Шешләргә, әйтик, миома, кистага операция ясаган очракта күз тию бетәме?
– Күз тиюне томография, УЗИ, анализлар күрсәтми. Шуңа табиблар авыруга дөрес диагноз куя алмый. Билгеле, укол, даруларның файдасы юк, булган очракта да вакытлыча гына. Операция ясаганда шеш алына, ә организмда төп сәбәп – тискәре энергия кала. Шуңа да кайчак шеш кабат үсә яки ул негатив энергия башка зәгыйфь әгъзага оялый. Кешене күз тиюдән азат итмәгәндә, ул аның җанын да, тәнен дә кимереп тора. Кеше карап торуга сәламәт кебек, шуңа да, ышанмыйча, аны “симулянт” дип атарга да мөмкиннәр. Башта операция ясатырга ризалык биреп, бездә дәваланганнан соң 10 көн эчендә бернинди хирургик катнашудан башка шешләрнең юкка чыгу очраклары шактый күзәтелә. Табиблар үзләре дә гаҗәпләнә. Негатив киткәч, организм тиз савыга.
– Яшь балага күз тию зурларныкыннан аерыламы? Бала киеменә күзле төймәләр тагу, маңгаена корым, иннек сөртү ярдәм итәме?
– Яшь бала көйсезләнеп даими елый, тынгысызлана, тотлыга, аңарда курку хасил була. Ә бала киеменә төрле нәрсәләр тагу шәригатькә каршы килә, хәрәмгә керә, Аллаһка түгел, ә аларга тәвәккәлләү, алардан ярдәм сорау килеп чыга. Ул ширек, ягъни зур гөнаһ санала. Дәваны бары тик Аллаһ кына бирә, шуңа да барысын Аңардан сорарга кирәк.
– Кешедә каты күзлелек ничек барлыкка килә? Күзе тиюче аны үзе тоямы?
– Ул кара көнчелектән, каты күңеллелектән килә. Шулай ук кешенең артык нык соклануы да күз тиюгә китерергә мөмкин. Бер төр кешеләр үзләрендә шундый көч барлыгын тоеп, көндәшенә начар булсынга махсус шулай эшлиләр, кайберәүләр мондый “сәләтләре” барлыгын сизмиләр.
– Күз тигәндә нинди догалар укырга кирәк? Кеше үз-үзен дәвалый аламы?
– Шифа аятен белеп, ихлас күңелдән укыса, дәвалый ала. “Ихлас”, “Фәләкъ”, “Нәс” сүрәләрен, белгән догаларны укырга кирәк. Кеше Аллаһ кушканча яшәсә, җаны һәм тәне сәламәт була, догалы кешегә негатив энергия тәэсир итә алмый.
– Бүгенге яшьләр арасында кендек, борыннарына алка тагып, шәрә ботларын, күкрәкләрен күрсәтеп йөрүчеләр күп. Андыйларга күз тизрәк тиючәндер?
– Коръән кушканча яшәмичә, шайтан юлын сайлаган мондый Аллаһка каршы баручылар иң беренче тискәре энергиягә – күз тию, бозымнарга дучар булучылар. Аллаһ андыйларны ташлый, ярдәм итми.
– Ә менә гаурәтләрен һәрчак каплап йөрүче гарәпләрдә дә күз тидерүчеләр бардыр?
– Бар, әмма алар арасында хөсетле кешеләр аз, шуңа да ул мөселманнарда сирәк күзәтелә. “Син Коръәнне бирелеп, әйбәт укыйсың”, “Тәмле пешерәсең” дип сокланудан да күз тияргә мөмкин бит.
– “Күз тиюдән дәвалыйм” дип, матбугат битләрендә игълан таратучылар күп. Аларга ышаныргамы?
– Элек цензура бар иде, хәзер юк. Шуннан файдаланып, кара магия белән мавыгучылар шактый, андый хезмәт күрсәтүләрне хөкүмәт тә тыймый. Аларның шайтан аша кылынган дәвалары вакытлыча ярдәм иткән кебек тоелса да, проблема кала. Хәзер бернинди белгеч булмасалар да, төрле китаплардан өйрәнеп, теләсә кем дәвалау белән шөгыльләнә. Андыйларга язмышыңны ышанып тапшыру дөрес булмас. Хак шифаны бары тик Коръән аятьләре генә бирә.
Рәшидә АХМИРОВА |
Иң күп укылган
|