|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
29.11.2017 Милләт
Салават: «Удмурт, мари, чуваш халкы исән булганда, татар теле мәңге бетмәячәк!»«Татар моңы -2017» яшь башкаручылар бәйгесенең финалында сәхнәгә чыккан жюри рәисе Салават Фәтхетдинов татарча җырлау гына ул әле татар моңы түгеллеген искәртте. Күмәкләшеп «Туган тел»не башкарыр алдыннан, Салават болай дип белдерде: «Соңгы вакытларда «Татар теле белән нишлибез?” дип бик күп сораулар бирделәр. Мин һәрвакыт шаярып әйтә килдем, хәзер дә кабатлыйм: удмурт, мари, чуваш халкы исән булганда, татар теле яшәячәк. Чөнки алар бездән матуррак сөйләшә. Аллага шөкер, менә тагын бер матур күренеш – хәзер безнең кайбер егет-кызларыбыздан чистарак сөйләшүче кытайлар да бар икән. Болай булса, безнең тел мәңге бетмәячәк!”
--- |
Иң күп укылган
|