поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
29.11.2017 Хатлар

Илсөя Төхвәтуллина юбилееннан хис-кичерешләрем

Әрсез көзнең кара пәрдәсен ертып алга атлыйм. Алдымда яктылыктан нур чәчеп торган бина. Ишектән үк мөлаем йөзле ханым каршы ала. Минут эчендә көзнең караңгы киче дә, урамдагы пыскак яңгыры да эреп югала. Ниндидер җылы, рәхәт мохитка чумасың. Юк, бина җылылыгы гына түгел бу, күңел җылылыгы.

Җанны ял иттерә торган рәхәтлек. Син кайда дисезме? Камал театрында. Бүген Илсөя Төхвәтуллинаның юбилей кичәсе. Башланырга унбиш минутлап вакыт бар. Өс киемнәремне салып халык агымына кушылам. Яшьләре бар, картлары, парлылары, парсызлары...
 
Дивар буендагы фотосурәтләргә күз салам. Илсөя ханымның иҗат иткән төрле образлары. Алдарак китаплар тезелгән. Инде арабыздан киткән артистлар... Хәлил абый Мәхмүтовның рәсемен күреп йөрәк кысып куйды (иртәрәк китте ул арабыздан). Исламия апа белән Хәлил абыйның иҗатын гомерем буе яраттым, аларның таланты алдында башымны иям. Сүзем дога булсын. Алдарак Камал театры артистларының фотосурәтләре. Танышлары бар, таныш тугелләре... Мин генә шулаймы, әллә олыгаю галәмәтеме, хәзерге яшь артистларны һич кенә дә истә калдыра алмыйм (бик сирәген генә). Ә элеккеләр алай түгел бит. Бер күрелгән дә күңелдә уелган, онытылырлык түгел. Ни кызганыч, аралары гына сирәкләнә...
 
Залга утеп үз урынымны табып кунакладым. Уңайлырак утырып залны күзәтәм. Үзем утырган рәткә күз салам. Унбер ханым тезелгән, төскә-биткә дә ярыйсы гына, яшьләре дә әллә ни китмәгән, яңадан җиләк чаклары дип әйтимме, ләкин үзләре генә. Хәләл җефетләре үзләрен генә ял итәргә җибәргәнме, әллә бөтенләй ялгызлармы, тарих ул турыда дәшми. Бу унбер санына үзем дә керәм. Сул ягымда матур гына гаилә утыра. Кечкенә кыз бала да бар. Оныкларыдыр, ә бәлки соңлап туган мәхәббәт җимешләре. Бөтен тамаша буена бер тавышы чыксын, сирәк хәл, рәхәтләнеп карап утырды. Менә бу тәрбия, афәрин дип әйтәсе килә.
 
Ә сабыйга карап уйларым балачагыма йөгерде. Мин дә кечкенәдән сәхнәгә гашыйк сабый идем бит. Авылга килгән бер генә тамашаны да калдырмый идек. Акча яклары да такыр булгандыр инде. Афишалар куренүгә, лапас суллыгына менеп тавыкларның урлап салган күкәйләрен итәк тутырып җыеп төшә торган идем. Әнкәй беркайчан да сатма димәде, шуларны кибеткә сатып билетка акча эшлим. Аннан зур бәйрәм көткәндәй артистлар килгәнен көтәсең. Алар бит хәзерге бук чебене кебек күп тугел, бармак белән генә санарлык, буй җитмәслек чын йолдызлар иде. Бала күңелендә калган якты хатирәләр. Мин әлегәчә әнкәемә рәхмәтлемен. Ул да мине кекенәдән һәр тамашага үзләре белән йөртте. Минем телемне, милләтемне, җыр-моңнарыбызны яратуымның беренче орлыклары да шунда салынгандыр инде.
 
Карашым алгарак күчте. Тагын хатын-кызлар чылбыры тезелгән. Алар арасына кыюсыз гына бер ир-ат кереп утырды. Вакчыллыгы йөзенә чыккан, ялгызлыгы да бәлки шуннандыр, аннан рәт беткәнче гүзәл затларыбыз тезелгән. Шулай итеп бу рәттә йөзек кашы кебек ике генә бөртек ир-атыбызны таптым. Алдагы рәткә күз салам. Алдымда башларына чалма ураган өч ханым утыра. Яңа мода күрәсең. Әле берсе баштан-аяк кап-карадан киенеп куйган. Күпме генә мөселман илләрендә булсам да, күпме генә күнегергә тырышсам да, кара кием кигән хатын-кызны кабул итә алмыйм, әллә нигә күнелемә ятмый. Татар хатын-кызына ак төс күберәк килешә минемчә.
 
Бер чак шулай Европа илләренең берсендә йөргәндә, киенгән, бизәнгән-ясанган әбиләргә карап Казаннан килгән бер журналист ханым, кит инде үзебезнең ак яулыклы әбиләргә җитәме соң, дип куйган иде. Бу чыннанан да шулай. Ханымнарның тамаша буе кулларыннан телефон төшмәде, әллә бик эшлекле булдылар, әллә шулай куренергә тырыштылар - аңлап бетермәдем. Алдымда утырганы бертуктаусыз "улыма" шалтыратса да, җавап бируче булмады. Ни әйтәсең, ана күңеле балада, бала күңеле далада инде.
 
Карашым рәт буйлап йөгереп чыкты. Бөтен рәткә бер түбәтәйле бабай. Инде яше сөбханалла. Янында хәләл карчыгы утырса да бабайның күзләре ялт-йолт тирә-яктагы ханымнарны кармалаштыра. Афәрин, ир-ирлеген итте, урындыкка басып артыма типте, дигәндәй, үзе бетсә дә дәрте бетмәгән әле бабакайның.
 
Аллага шөкер, әллә нинди көфер уйларымны бүлдереп моң агыла башлады, ут сүнде. Азга гына булса да хушыгыз дөнья мәшәкатләре...
 
Илсөя... Күпме карасаң да карап туеп булмыйдыр бу ханымга. Алиһә. Камал театрының горурлыгы дияр идем мин аны. Ходай сиңа барысын да мулдан биргән. Сылулыгын да, тавышын да, талантын да. Гомереңнең соңына кадәр түкми чәчми алып барып җитә алсаң иде шуларны, Илсөякәй. Озак еллар тамашачыларыңны куандырып иҗат итәргә язсын иде әле сиңа.
 
Котлаулар да ярыйсы булды, ләкин күңелгә ятып бетмәгәннәре дә. Илназ Баһның бер генә чәчәк тә тотып килмәве күнелне төшерде. Илсөягә бәлки чәчәк кирәк тә тугелдер, ул үзе дә чәчәк кебек. Тагын әйтәсе килгән сузем котларга килгән Зур абзыйлар язып биргән язуларын сәхнәгә чыкканчы бер генә кат булсада укып чыксыннар иде. Хәрефләп укып торулары бердә колакка ятмый.
 
Иң матур котлауларның берсе Илсөянең туган апасы булгандыр. Чын йөрәктән чыккан сүзләр башкачарак яңгырый шул. Тулаем алганда, тирә яктагыларның лыбыр-лыбыр сөйләшүләрен, туктаусыз телефон шалтырауларын һәм фотога төшерүләрен искә алмасаң, кичә бик матур үтте. Суземнең ахыры итеп Төхвәтуллиннар гаиләсенә бәхет, шатлык, озын гомер, иҗади уңышлар телисе килә. Балаларының игелеген куреп тигез картайсыннар.
 
50 яшь ул бары 50 генә,
Алда булсын әле 100 дә.
Куанычлар булсын ,елмаюың
Һич китмәсен нурлы йөзеңнән.
 
Төнге урам. Шәһәр тынган. Әкрен генә алга атлыйм. Салкын җил битләрне чеметкәли. Пыскак кына яңгыр ява. Әрсез, китә белмәгән көз кыш белән якалаша. Ә күңелдә шундый җылылык.                                                                                                                                       

Исламия КУРАЗБАЕВА
Матбугат.ру
№ --- | 29.11.2017
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»