поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
29.11.2017 Сәясәт

Татар теле дәүләт теле буларак ихтыяри рәвештә атнасына 2 сәгать укытылачак

Татарстан парламентында Татарстан Республикасында дәүләт телләрен һәм республикада яшәүче башка халыкларның телләрен өйрәтү мәсьәләсе каралды. Төп доклад белән Татарстан Республикасы прокуроры Илдус Нәфыйков чыгыш ясады.

Бу хакта “Татар-информ” яза.
 
“Бу сорау теге утырыштан калган иде. Ул җәмгыятьтә зур кызыксыну уята. Безнең республикада гына түгел. Шушы вакыт эчендә Татарстан Республикасы Президенты да, Хөкүмәт тә, Мәгариф һәм фән министрлыгы да, депутатлар корпусы да шушы мәсьәләнең уңай чишелеше юнәлешендә эзләнде. Татарстан прокуратурасы, Рособрнадзор да үзара файдалы карар табу юнәлешендә эшләде”, - дип белдерде Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин кереш сүзендә.
 
Илдус Нәфыйков докладында Россиянең барлык субъектларында Мәгариф турындагы закон үтәлеше тикшерелгәнен әйтте. Татарстан прокуратурасы тарафыннан 1412 белем бирү учреждениесе тикшерелгән. Нәтиҗәдә, түбәндәге хокук бозулар ачыкланганын санап узды. Рус телен укыту күләмнәре федераль белем бирү стандартларына җавап бирмәгән, бары тик 24 мәктәптә таләпләр үтәлеп килгән. Туган телләрне ихтыяри рәвештә өйрәнүгә хокук һәм ирекләр бозылу теркәлгән. Йомгаклау тестлары да законсыз оештырылган. Бу хокук бозуларның барысы да белем бирү нормативларын бозып кына калмаган, гражданнарның Россиядә ирекле хәрәкәтенә һәм яшәү урынын сайлауга комачаулаган.
 
“Барлыгы 3 мең 856 хокук бозу очрагы теркәлгән. Аларны юкка чыгаруга прокурорлар чарасын күрде. Тикшерү башыннан прокуратура адресына бу мәсьәлә буенча 1716 шикаять кабул ителде. Икенче чирекнең беренче атнасыннан ук үткәрелгән контроль тикшерүләре күрсәткәнчә, Казанда бер белем бирү оешмасыннан тыш, башка учреждениеләрдә барлык хокук бозуларны төзәтү буенча чаралар күрелгән. Укыту планнары закон нигезендә тәңгәлләштерелгән. Рус теле сәгатьләре Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы билгеләгән таләпләргә җиткерелгән. Туган телләрне өйрәнүнең ихтыярилылыгы тәэмин ителгән. Мәктәпләрдә уку планнарының берсе сайланган. Гомуми мәктәп һәм сыйныф җыелышлары үткәрелде, ата-аналар туган телләрен күрсәтте”, - дип прокурор бу мәсьәләдә аңлау һәм хилафлыкларны тиз арада юкка чыгару өчен рәхмәт белдерде.
 
“Катлаулы вазгыятьтә сез акыллы эш йөрттегез, низаг тууга җирлек тудырмадыгыз, белем бирү процессының өзексезлеген тәэмин иттегез. Хәзерге вакытта алга таба да хокук бозуларны бетерү юнәлешендә эш алып барыла. Сүз яңа методикалар эшләү, дәреслекләр әзерләү турында бара. Калган хилафлыкларны юкка чыгару юнәлешендә эш прокуратура контролендә һәм дәүләт хакимияте органнары белән тыгыз элемтәдә алып барыла”, - диде Илдус Нәфыйков.
 
Прокурор әйтүенчә, шушы көннәрдә Россиянең Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан җитәкчелеге тәкъдимнәрен исәпкә алып, уку планы вариантын эшләде. Анда республикаларның дәүләт телләрен өйрәнү тәгаенләштерелгән. “Ихтыяри рәвештә, ата-аналарның язма ризалыгы белән – атнасына 2 сәгать күләмендә. Телләрне укытуны норматив хәлгә китерү мәсьәләсе һәркайда аерым эмоциональ бәяләмәләр белән озатылып барды. Мин “кайнар” башларны законсыз гамәлләрдән, экстремистик характердагы сүзләрдән тайпылырга кирәклеге турында кисәтәм. Прокуратура конфликтлы вазгыятьләр тууга каршы. Безнең бурыч – мәсьәләнең конструктив чишелешенә ирешү. Хәзер иң мөһиме – башкарылган эшнең кәгазьдә генә калмавы. Бу максаттан, законның практикада кулланышы бозылмасын өчен, хакимият органнары, ата-аналар белән хезмәттәшлек урнашты. Без теләсә нинди шикаятьләргә карата чарасын күрәчәкбез, хилафлыкларга чик куячакбыз. Депутатлар корпусына ярдәменә дә өмет баглыйбыз”, - дип мөрәҗәгать итте Илдус Нәфыйков.
 
Фәрит Мөхәммәтшин чыннан да җәмәгатьчелекне бу сорау бик борчыганын, Дәүләт Советы җитәкчелегенә дә, депутатлар корпусына да битараф булмаган гражданнардан мөрәҗәгатьләр, үтенечләр күп килүен ассызыклады. “Саллы эш башкарылды. Федераль министрлык белән күп нәрсәләр буенча аңлашу табылды. Татар теле дәүләт теле буларак уку планнарында укытылачак. 28 ноябрь көнне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның мөрәҗәгатенә Россия Мәгариф һәм фән министры Ольга Васильевадан җавап хаты алынды. Анда безнең адреска республикаларның дәүләт телләрен укыту буенча якынча уку планнары җибәрелгән. Мәгариф һәм фән министрлыгын уку планнарын кабул итү буенча саллы эш көтелә. Анда татар теле ике сәгать күләмендә кертелә. Эш программасына уку әдәбиятын, методик документларны яңарту, укытучыларны квалификациясен күтәрү кебек гамәлләр бар. Бу мәсьәләне алга таба да озайту, кичектерү тагын да киеренкелек тудырыр иде, укытучылар, ата-аналар, хәтта балалар даирәсендә дә”, - дип белдерде Фәрит Мөхәммәтшин.
 
Бу мәсьәлә буенча фикер алышулар булмады. Мәгариф, фән, милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиевка бу эшне контрольдә тотарга йөкләмә бирелде. “Комитет утырышларында бу мәсьәләгә, бәлки, кире кайтасы да булыр”, - диде парламент рәисе.
 

---
Матбугат.ру
№ --- | 29.11.2017
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»