|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
29.11.2017 Мәдәният
Тукай филармониясе яңартылучы Тукай музеена бүләкләр илтте (ФОТО)
Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе артистлары һәм хезмәткәрләре Казандагы Тукай музеенда кунакта булдылар. Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Эмиль Җәләлетдинов музейга үзе башкаруда 116 (арада 23 әсәр – Тукайныкы) әсәр кергән «Осталык һәм илһам» дип аталган диск; Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Айдар Фәйзрахманов Татарстан дәүләт Фольклор музыкасы ансамбленең «Милли аһәң» дискын; Татар дәүләт филармониясе директоры Кадим Нуруллин Тукай әсәрләре тупланган, дүрт дисктан торган җыентык; Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Лидия Әхмәтова, Татарстанның халык артистлары Георгий Ибушев, Резеда Галимова, филармония музее мөдире Алсу Хәкимова, матбугат үзәге җитәкчесе Зимфира Гыйльметдинова –Тукайның төрле елларда рус һәм татар телләрендә чыккан җыентыкларын; Татарстанның халык артисты Искәндәр Биктаһиров Татарстанның халык артисты Наҗия Теркулова архивында сакланган, Тукайның фоторәсемнәре, шагыйрь белән бәйле истәлекле урыннар сурәтләнгән альбом тапшырдылар.
Музейда реконструкция эшләре 2017 елның декабрь азагында тәмамланырга тиеш.
--- |
Иң күп укылган
|