|
|
Туган көннәр
|
|
Архив
|
02.02.2010 Җәмгыять
![]() ТӨРМӘДӘ ДӘ ӨМЕТНЕ ӨЗМӘҮМинем шушы мәкаләмдә Төмәннең дүртенче колониясендә (ИК-4) мөселман бәйрәмнәрен ничек итеп үткәрүләре турында сөйлисем килә Төмән төрмәсендәге татарлар берләшеп, Татар җәмгыяте оештырдылар. Көз көне алар Ураза бәйрәмен, аннан соң Корбан гаетен үткәргәннәр иде. Декабрьдәге очрашу исә Мөхәррәм аеның истәлекле көннәренә багышланды.
Әлеге чараны вәгазь белән Фатих Гарифуллин ачып җибәрде. Ул Гашура көннең мәгънәсен аңлатып, Аллаһнын Рәсүлләрен һәм Пәйгамбәрләрен искә төшерде. Яшьләргә Ислам юлы турында сөйләде, кешеләрнең хаталар, гөнаһлар ясау сәбәпләре, заманабызның проблемалары турында әйтеп китте. Фатих хәзрәт чыгышынан соң намаз булды.
Бу чарада утызлап кеше катнашты. Төрмә администрациясыннән О.П. Румянцев чыгыш ясады. Аннан соң, Татар җәмгыятенең җитәкчесе, шундый чараларны уйлап чыгарган кеше –Рифкат Кәримов сүз алды. Рифкат абый Кәримов дин кануннары буенча яшәгән татар яшьләре, киләчәктә үзләренең тормышларын яхшы якка үзгәртә алырлар дип ышана.
Чыннан да, тормышны бөтенләй диярлек күрмәгән яшь малайлар үз гомерләре турында төрмәдә генә уйлана башлаганнар, алар монда гына Ислам диненә киләләр. Алар төрмәдән тизрәк чыгарга, дөрес тормыш белән яшәргә, эшләргә телиләр. Киләчәктә һәркем бәхетле, исән-сау булырга тели.
Төмән төрмәсендәге Татар оешмасы мөселманнар өчен мәчет салырга җыена.
Татар җәмгыятнең якты планнары тормышка ашырсын, яшьләр иректә киләчәк гомерләренең якшы якларын да күрсеннәр иде!
Төмән шәhәре.
Лилия ЮЛДАШЕВА Фикерләр№4 (37598) / 28.02.2010 11:00:17
Аларнын кире килэселэрен белеп мэчет салалар да инде... №3 (34549) / 03.02.2010 14:28:56
теләсәгез ни әйтегез но ышанып җитмим мин аларга. әйе утырырга озак аларга, утыра торгач аллага да ышана башлыйлар. тик чыккач, күбесен язмыш тагын шушында китереп ата. №2 (34405) / 02.02.2010 18:19:57
Бирсен ходай! №1 (34393) / 02.02.2010 16:43:01
информациясез информация! рАДИ ЧЕГО? иРАДИ кОГО? АДРЕССЫЗ ЯЗМА. |
Иң күп укылган
|