поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
28.11.2017 Язмыш

«Мин аңа “әни” дип әйтмим, телефонда да ул “ма” дип кенә язылган»

“Сиңа Айдар “әни” дип әйтә, ә мин әйтсәм ярыймы?” дип кай­чандыр рөхсәт сораган Милана үзгәрде дә куйды. Биш яшьтә түгел шул инде ул, 15тә. Хәзер әнә телефонына да “мама” дип түгел, “ма” дип кенә язып куйган. Ә бит Алсу аны үз кызыдай күргән иде. Булмады…

Беренче ире белән аерылышу газабын бик авыр кичерә Алсу. Нервылары какшап, хастаханәдә дә ятып чыга. Менә шунда шәфкать туташы булып эшләгән Зина ханым аны улы белән таныштыра. “Минем улым да ялгыз: аерылган, кызы бар, әмма ул әнисе белән яши. Синең дә улың бар. Бәлкем, танышып китәрсез. Эчми, тартмый, ха­тын-кызга кул күтәрми. Әмма аңа матурлар ошый. Ә син нәкъ шундый. Татар кызлары әйбәт, тырыш булалар. Әгәр бергә була калсагыз, балаңа да сүз әйтмәбез”,  ди Зина, Алсуны ымсындырып. Менә шулай таныша яшьләр. Андрей аны бер күрүдә ошата. Зифа буйлы, кара тутлы, зә­вык белән киенә белгән Алсу ошатмаслык түгел лә! Өстә­венә ягымлы да, һичкайчан кешегә тавыш күтәрмәс. Андрей да биш яшьлек Айдарны үз баласы кебек кабул итә. Дусларыннан да читенсенми: аларга, минем улым, ди. Менә шулай бер ел тирәсе яшәгәч, Андрейның беренче хатыныннан хәбәр килеп төшә. “Кызыңны үзең кара, мин аны тәрбияли алмыйм. Синдә яшәсен”,  ди.
 
Шулай итеп, Милана әтисе гаиләсенә кайта. Кызның әнисе исә, берни­чә елдан яшьрәк егеткә кияү­гә чыгып, ике бала таба. Кызы барлыгын оныта. Дөрес, эчү белән мавыкмый. Аның борчуларсыз, бала елауларын ишетмичә генә яшисе килә. Ә менә яшь ир аны үзгәртә дә куя: баланы да берне түгел, икене таба. Милана да яңа әнисе Алсуга бик тиз ияләшә. Танышуның икенче көнендә үк: “Сиңа әни дип әйтергә ярыймы?” дип сорый.
 
Алсу кечкенә Милананы үзе барган бер җирдән дә калдырмый. Бакчага чәчен үреп озата, кибеттә бе­рәр матур кием күрсә, аны сатып алу ягын карый. Әни белән кыз әнә шулай уртак тел табып, ун ел бик матур итеп яши. Ә уртак баланы ире теләми. Милана әнисе белән ун елга 3-4 тапкыр гына очраша. Анысы да – кызның те­ләге. “Кызык өчен генә Интернеттан әнине эзләп карыйк әле”,  дип башлый ул сүзен. Ә әнисе: “Син бик чи­бәр”,  дип язып җибәрә. Ме­нә шуннан соң гына күре­шәләр. Әмма ул очрашу бер­нәрсәне дә үзгәртми. Кыз белән ана арасында мөнә­сәбәтләр җылына алмый.
 
Тыныч кына яшәп яткан гаиләдә күңелсезлекләр су коенырга барудан башлана. Милана, әтисе белән комлыкта кызынып ятканда, үзе яшендәге кыз белән таныша. Ә ул әнисе белән килә. Менә шулай итеп, ике ят гаилә аралаша, кунакка йөри башлый. Үз фирмасын булдырган Анжела, тора-бара, Андрейга эш тәкъдим итә. Тегесе каршы килми. Чөнки ике эштә эшләргә җае бар. Шу­­­лай итеп, ул бай хатынның шоферына әйләнә. Командировкалар дип ерак сәфәрләргә чыгып китә башлый. Баксаң, алар икәүләшеп ял итеп яталар икән. Өч балалы ялгыз хатын Анжела Андрейның башын әйләндерүнең төрле юлларын таба. Әле хатыныңа бүләккә дип затлы күлмәк­ләр, әле кызына кыйммәтле телефоннар биреп җибәрә, әле тәмле ризыклар белән сыйлый.
 
Әмма Андрейның хез­мәт хакын гаиләсенә алып кайтып биргәне юк. Мин аны банкта саклыйм, дип аклана. Алсуның да холкы, киенү рә­веше ошамый башлый. Ан­желаның зәвыгындагы кием­нәрне алырга куша. Ә башкасына акча бирми. Буй-сыны да аныкы кебек булырга тиеш. Тазарырга һич тә ярамый. Алсу исә, иремә ярыйм дип, диета тота, күнегүләр ясый. Синең ирең кирәкми миңа, дип йөргән Анжела­ның көннәрдән бер көнне теле ачыла. “Без бергә булачакбыз, мине ул барыбер син – авыл кызына алыштырмаячак, мин әле бит бай да”,  дип рәнҗетә. Алсуның беркайда эшләмәве дә борчый башлый. Хатының өеңдә тик ята, дип Андрейны котырта. Тегесе өенә кайтып, Алсуны ачулана, күп акча эшләргә куша. Гаиләдә тынычлык югала, Андрей Алсуны күралмаска әй­ләнә. Башта хыянәт итүен инкяр итсә, хәзер бер нәрсәне дә яшерми. Алсу янында сө­яркәсе белән телефоннан сөй­ләшә, өенә кайтмыйча калган көннәре дә байтак. Матур сүзләр әйтү турында әйткән дә юк.
 
Милана да әни дигән сүзне әйтми башлый. Теге хатын әле телефонына, әле “ВКонтакте”дагы сәхифә­се­нә: “Алсу синең әниең түгел. Ник ул бер җирдә дә эшләми? Әгәр “әни” дип әйтсәң, сиңа чыгарылыш кичәсенә бернинди күлмәк тә булмаячак, фә­лән әйберне алмаячакмын”,  дип яза. Милананың да тәкъ­дим иткән әйбер­ләрдән коры каласы килми. “Мин аңа “әни” дип әйтмим, телефонда да ул “ма” дип кенә язылган. Әти Сезне ярата, Алсу белән гел талашалар”,  дип җавап би­рә. Монысы гына җитмәгән, Ан­дрейның әнисенә дә Алсуны хурлап тора. “Өегездә яшәт­мәгез, баласы белән асрап ятмагыз”,  ди. 9 нчы сыйныфны тәмамлаган Милананы үз районнарындагы техникумга урнаштыра. Үзенең ике катлы йортында яшәтә. Миланада Алсу тыйнаклык тәр­бияләргә тырышса, Анжела аны тәмәке тартырга өйрәт­кән, кыйммәтле шәраб­ләр тәкъдим итә башлаган. Уку елы башланып кына кит­сә дә, инде шактый егетләр белән танышып өлгергән. Бу хакта техникумда шелтәләр дә булгалаган.
 
Алсу әлеге хәлләрне башта бик авыр кичерә. Беренче ирен дә шул хыянәт аркасында югалткан иде бит. Язмыш тагын кабатлана. Андрейдан китәр иде дә, фатир арендаларга акчасы юк, улы Ай­дар­ның быел БДИ бирәсе бар. Репетитор өчен түли. Хисапчы булып бер фирмага урнаша, буш вакытларында бай­лар­ның өен җыешты­рыр­га йөри. Әлегә түзә Алсу. Бәл­кем, ирем акылына килер, дип сабыр гы­на көтә. Яратуы да әле нәф­рәткә әйләнеп җитмәгән, кү­рә­сең. Ә өченче тапкыр яңа тормыш башларга курка. Тагын алданса, тагын беркемгә дә кирәксез булып калса? Ә яшь бара… 35 бит инде. Тик әле бер көн дә үзе өчен яшәмәгән.

Сәрия МИФТАХОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 28.11.2017
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»