|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
28.11.2017 Җәмгыять
Салават татар телен Инстаграм аша өйрәтәЕкатеринбург шәһәрендә яшәүче татар егете Салават Сөрмәтов “Инстаграм” социаль челтәрендәге аккаунтында танышларын татар теленә өйрәтә. Без аның белән элемтәгә чыгып, танышларын татар теленә ни сәбәпле өйрәтә башлаганын белештек. «Мин видеоларны үзем өчен төшерә башладым. Миңа бу кызык иде. Аннан аларны Инстаграмга куйдым. Видеоларда минем танышларым төште. Татар теле минем сөйләмнән аларга кызыклы тоела. Бу күбрәк шәхескә бәйле», — диде Салават.
Салават — татар җанлы егет. Әле берничә ай элек кенә ул үзе уйлап тапкан “Милли хәзинә” уенының беренче 100 данәсен сатуга чыгарды. Хәзер исә “Милли хәзинә” татар яшьләренең яраткан өстәл уены. Салават яшьләр өчен уздырыла торган чараларда да актив катнаша.
Алмаз ШИҺАБЕТДИНОВ |
Иң күп укылган
|