|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
28.11.2017 Мәдәният
Казанда Яхин фестивале тәмамланды (ФОТО)27 ноябрьдә Татар филармониясендә «Яхин-гала» концерты белән Рөстәм Яхин исемендәге III классик музыка фестивале ябылды. Рөстәм Яхинның Г.Тукай (“Шагыйрь”; “Кем белер кадереңне”), М.Җәлил (“Соңгы җыр”), Ш.Хөсәенов (“Сорнай моңы”), Р.Харис (“Бер генә сүз”), З.Туфайлова (“Бу таңнар, иртәләр”), Г.Мөхәммәтшин (“Агымсу”), Л.Шагыйрьҗан (“Мин яратам сезне”), Ә.Ерикәй (“Сипкелле диләр мине”; “Күңелем өзгәләнгән минутларда”), М.Галиев (“Көзге моң”), М.Ногман (“Яшә, Сәмәрканд!”; “Әниләр”; “Дулкыннар”; “Оныта алмыйм”; “Ак җилкәннәр”), К.Нәҗми (“Йолдызым”), Л.Хөсәенов (“Күңелемдә яз”), Г.Зәйнашева (“Сандугач”) сүзләренә язган әсәрләрен Татарстанның һәм Башкортстанның атказанган артисты Илһам Вәлиев (Уфа), Татарстанның атказанган артисты Тимур Абдикеев (Санкт-Петербург), Татьяна Закирова (Санкт-Петербург), Дамир Закиров (Санкт-Петербург), Айдар Сөләйманов (Казан), Эльза Исламова (Казан), Айгөл Гардисламова (Казан), Сәйдә Мөхәммәтҗанова (Казан), «Болгар кызлары» ансамбле (Казан), «Kazan Vivo» кыллы квартеты (Казан), Казан музыка көллиятенең Татар хоры (җитәкчесе – Гүзәл Ахунова) башкарды.
Концертны Лилия Әхмәтҗанова һәм Ришат Әхмадуллин алып барды.
--- |
Иң күп укылган
|