|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
27.11.2017 Мәдәният
Татар барда бәйрәм бар17 ноябрьдә Т.Новгородның Тимерюлчылар мәдәният йортында Нижгар татарларының региональ милли-мәдәни автономиясе идарәсе (РНКАТНО) чираттагы исәп-хисап һәм сайлау конференциясен уздырды. Бу чарага өлкәбезнең татарлар яшәгән һәр төшеннән 165 делегат килгән иде. Беренче итеп милләттәш якташла¬рыбызны өлкә хөкүмәтенең регио¬наль һәм муниципаль эчке эшләр ми¬нистры урынбасары Сергей Тарасов җылы сәламләде, автономиянең эшчәнлегенә һәрьяклап югары бәя бирде, төбәгебездә халыкара дус¬лыкны саклап килүдә бу иҗтимагый оешманың уңай эшчәнлеген ассы¬зыклап үтте. Татарстаннан махсус килгән, Бөтендөнья татар конгрессы рәисеРинат Закировның конфе¬ренция делегатларына һәм прези¬диумына кайнар котлаулар, җылы теләкләр белән сугарылган юллама-сын ирештергән күренекле шагыйрә Шәмсия Җиһангирова да сүз тотты, өлкә Диния нәзарәте рәисе Гаяз хәзрәт Закиров та ислам сәламнәре белән дин кардәшләрен ихластан сәламләде. Бу хакта без киләсе саныбызда тулырак язып чыгарбыз, чөнки “Ту¬ган як” редакциясе коллективы бу чарада тулы состав белән катнаш¬ты. Ә бүген бары тик шуны гына әйтеп узасы килә: делегатлар бер¬тавыштан яңа срокка янәдән Надир Хафизовны автономия рәисе итеп сайладылар. Шул ук рәвештә милли оешмабызның башкарма директоры вазифасына Рамил Салихҗановка ышаныч белдерделәр, советка да яңа әгъзалар кабул ителде.
Олег ХӨСӘИНОВ |
Иң күп укылган
|