поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
27.11.2017 Милләт

Рөстәм Миңнеханов: Әгәр без үзебез татарча сөйләшмибез икән, ул тел бер кешегә кирәкми

“Әгәр без үзебез татарча сөйләшмибез икән, ул тел бер кешегә кирәкми”, - дип белдерде Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов “Мәскәү – Татарстан күпере” III Мәскәү яшьләр форумында.

Бу хакта “Татар-информ” яза.
 
Форумда катнашучыларның берсе “татар телен дә инглиз теле кебек кызыктырырлык тел дип атап буламы, татар телен ничек зур ихтыҗлы тел итәргә?” дигән сорау бирде .
 
“Мин дә борчылам бу мәсьәләдә, безгә телне өйрәтүнең яхшы методикаларын табарга кирәк. Иң зур проблема шул: без бу мәсьәләләрне бик үк нәтиҗәле хәл итмибез. Тормышта куллану икенче мәсьәлә. Ул синнән һәм миннән тора. Әгәр без үзебез татарча сөйләшмибез икән, ул тел бер кешегә кирәкми. Өченчедән, бу дәүләт теле. Без аны делопроизводствода кулланырга тиешбез. Тагын нинди мөмкинлекләр бар, яшьләр, әйтегез?! Сез бит күпкә прогрессив. Сине борчый торган әйбер мине дә борчый. Ул күп кешене борчый”, - дип мөрәҗәгать итте Рөстәм Миңнеханов яшьләргә.
 
Президент әйтүенчә, бу тормышта телне саклау, аны куллану бик авыр нәрсә. “Без әгәр дә күбрәк очрашып, бергә татарча аралашсак... Нәрсә ул татар теле? Мин тәрҗемәчесез дә төрек, казах, кыргыз, үзбәк, кырым татары белән уртак тел таба алам, хәтта ул русча белмәсә дә. Шундый очрак булды: мин Харбинда Рогозин җитәкчелегендәге делегациядә идем. Кытай губернаторы һәм без идек. Инглиз телен күбесенчә яшьләр яхшы белә, олырак түрәләр әле өйрәнеп кенә килә. Тәрҗемәче юк иде, ә ничектер аралашырга кирәк иде. Уйгур телен беләләр, мин татарча, ул уйгурча сөйләштек. Бөтен кеше безгә гаҗәпләнеп карады. Бу начар мени?! Татар теле базасы бар икән, өч ай эчендә теләсә нинди (төрки тел – Т.И. искәрмәсе) телне өйрәнеп була. Тормышта миңа кирәкми, дип әйтеп булмый. Кирәге чыгарга мөмкин. Кирәк вакытта, әгәр син бу телдә өч сүз әйтәсең икән, язмышыңны да үзгәртергә мөмкин. Телне өйрәнергә кирәк. Мин сезнең белән риза”, - дип Рөстәм Миңнеханов сорау бирүче белән теләктәш булуын әйтте.


---
Матбугат.ру
№ --- | 27.11.2017
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»