|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
27.11.2017 Авыл
Авылдашларына олы бүләкРамил Абдуллинны Бозлау администрациясе башлыгы Али Аймасов туган авылының чын җанатары, патриоты, дип бәяләде. “Нинди генә эшебез төшсә дә, аңа мөрәҗәгать итәбез һәм аның бер дә безнең үтенечне кире какканы булмады. Нәкъ шундый милләтпәрвәр якташларыбыз, мәрхәмәтле авылдашларыбыз үзләренең эчкерсез ярдәмнәре белән авылда яшәүчеләрнең көнкүрешләрен яхшыртуга зур өлеш кертәләр, сабантуйлар оештырып, күңелле ял итәргә мөмкинлекләр тудыралар. Рамил әфәнде шәһәрдә эшләп яшәсә дә, күңеле белән ул туган авылында, газиз авылдашлары янында. Шуңа безгә карата гел ярдәме белән генә”, - ди Али Умярович. Бозлауның күренекле бер егете, Т.Новгородның уңышлы эшмәкәре Рамил Абдуллин кече ватанына күрсәтеп килгән хәйрия гамәлләре белән авылдаш-ларын гел сөендереп тора. Шул көннәрдә генә ул Спас үзәк район хастаханәсенең туган авылындагы амбулаториясенә күчереп йөртергә мөмкин булган элек¬трокардиограф һәм полимеризация ясый торган лампа бүләк итте. Ни хикмәт, без моңа үзебез шаһит бул¬дык. Әлбәттә, олы игътибарга лаек булган бу бүләкне «чебеннән фил ясаучылар» мөмкин кадәр күбрәк халык алдында бер зур вакыйга итеп күрсәтер иде. Хәер, Ра¬мил әфәндегә мондый мөмкинлекне Ходай үзе бирде диярсең, әмма ләкин Т.Новгородта узган РНКАТНОның отчет-сайлау конференциясендә ул үз бүләген танта¬налы тапшырудан баш тартты һәм конференция белән концерт арасындагы тәнәфестә генә Бозлау амбулато¬риясе җитәкчесе Кәримә апа Салихҗановага медицина җиһазларының документларын тыйнак кына тапшыр¬ды (фотода). Хәзер Бозлау администрациясенә кергән Ишавыл белән Тукай халкына да кардиограмма эшләтер өчен район үзәгенә йөреп торасы юк. Яңа лампа ярдәмендә тешкә сыйфатлы пломба куйдыру мөмкинлеге дә Рангы елгасы буенда яшәүче халыкның күңеленә дә, кесәсенә дә хуш килер, дип ышанабыз.
Кәримә апа барча авылдашлары, хезмәттәшләре һәм пациентлары исеменнән Рамил әфәндегә шушы бүләге өчен олы рәхмәтләр белдерде, үзенә һәм гаиләсенә исәнлек-иминлек теләде, эшләре уңышлы барсын, диде.
Без дә бу теләкләргә бик теләп кушылабыз, чөнки шәһәрлеләрнең авылга ярдәмнәре бүген аеруча мөһим.
Олег ХӨСӘИНОВ |
Иң күп укылган
|