поиск новостей
  • 17.04 Хыялый. Тинчурин театры, 18:30
  • 17.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Труффальдино — слуга двух господ» Кариев театры,18:30
  • 18.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 18.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Не называйте нас слабыми» Кариев театры, 13:00
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 17 Апрель
  • Бату Мөлеков (1928-1999) - композитор
  • Мәҗит Рәфыйков (1925-1986) - язучы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
27.11.2017 Җәмгыять

"Ничек баласын башка гаиләгә бирә алгандыр, белмим"

Ландышны күптәннән беләм. Авылдашыбыз Гыйльмулла абый кызы ул. Яшел Үзәннән кунакка еш кайтып йөрделәр. Үткен, уңган-булган Ландыш Теләче якларына тормышка чыккан, балалар йортыннан тәрбиягә ике бала алган дигәч, бер аптырап калсам, Ландыштагы тәвәккәллекне белгәнгә, сөенеп тә куйдым. Сабыйларның бу гаиләгә кайтуы бәхет булсын. Ландыш үзе дә – ике әниле, ике әтиле кыз бит, ятим балаларның хәлен ул аңламаса, кем аңлар?!

Бу юлы Теләче райо­ны­ның Шәдке авылына баргач, тәрбиягә бала алучылар хакында сүз кузгаткач, берен­челәрдән булып Ландыш­ның исемен атадылар. Без дә аларны тизрәк күрергә ашыктык. Камил белән Ка­миләнең, авыз тутырып, “әни” дип дәшүләрен ишетеп, сөенеп кайттык.
 
– Шәдкегә тормышка чыгып, бала алып кайтырга хыяллансам да, балабыз булмады. Аннан ике сабыйга әти-әни булдык та куйдык. Теләченең тәрбиягә алу һәм кайгыртучанлык бүлеге яр­дәме белән безгә дигән насыйп сабыйларны Россия­нең бер балалар йортыннан алып кайттык. Хәзер алар­ның барлыгына сөенеп яшибез, инде мәктәпкә укырга керделәр. Җәй көне Ками­лә­нең күзенә операция ясаттык менә. Камилгә караганда Камиләнең сәламәтлеге чамалырак шул. Икесе дә – бик хисле балалар, – дип сөйли-сөйли, Ландыш балалар өчен аерым эшләнгән бүлмә-җиһазларны күрсәтә.
 
Әти-әниләре ярдәме белән сатып алган йортны шактый төзекләндерергә туры килә аларга, алтын куллы ире Дамир йортның хәзер икенче катын эшләргә керешмәкче. Ландыш үзе машина йөртә, кеше гозерен үтәп, тиз генә кемне кая кирәк, шунда алып барып кайта. Дамир­ның әти-әнисе янәшәдә генә. Ландыш үзе дә әнисе Сания апаны бирегә алып килеп тәрбияләп яшәгән. Күптән түгел ул гүр иясе булган.
 
– Әни исән вакытта кил­мәдегез! Ул – мине тәрбиягә алып үстергән әнием, әтием Гыйльмулла вафатына да – 14 ел, Камил әтигә 10 ел булды. Наилә әни апам Венера белән Яшел Үзән районында яши. Алар янына да кайтып килеп йөрим, – дип сөйли Ландыш.
 
Күңелендә бүген ул барысын да кичергән. Берсенә дә үпкәләми, рәнҗеми.  Ә әти-әнисе исән-саулар булып та, башка гаиләдә үскән кызның ниләр кичергәнен бер Ходай үзе генә белә. Аны алып үстергән Сания апа белән Гыйльмулла абый­ның үз балалары булмый. Алар Сания апаның абыйсы Ка­мил­нең 8 айлык кызын үз­ләренә алып тәрбияләп үс­терәләр. Бик бәхетле яши бу гаиләдә Ландыш. Үстергән әни-әнисе аңа җил-яңгыр тидертми.
 
– Камил әти ничек баласын башка гаиләгә бирә алгандыр, белмим. Наилә әни­нең бер дә бирәсе килмәгән шул. Ә Сания әнинең бик тә бала үстерәсе килгән. Абый­сының гаиләсе янына еш барып йөргән. Үзе Гыйльмулла әти белән кавышкач, балалары булмаячагын аңлаган. Шунда ул абыйсы Камилнең 8 айлык баласын, ягъни мине үзләренә алып китә. Сания әни соңгы елларда без­нең янда яшәде, игезәк­ләрне алып кайткач та бик сөенде, карарга булышты. Хәзер аның хәлен бигрәк тә яхшы аңлыйм. Бала бит ул – Ходай бүләге, – дип сөйли Ландыш. Ә үзенең күзе – балаларда. Аларның чыр-чу килеп чабышуларына да, нидер сорап аптыратуларына да гел елмаеп җавап би­рә. Камиләнең мине кү­рүгә елап-борчы­луы­ның сәбәбен сорыйм. “Алып китәләр дип курка, кәгазь-каләм күтәреп килеп кердең бит”, – ди.
 
Балаларның язмышлары белән кызыксынам. Ландыш башта Камиләнең тууын сөйли. Туганда балага зыян салганнар, шуңа да ул зә­гыйфь­ләнеп калган икән. Камил кызга караганда сәла­мәтрәк. Игезәк балалар тудырган билгесез ана балаларын калдырып чыгып китә, өстәвенә ул аларны вакытыннан алда тапкан була. Ата кеше турында бернинди мәгълүмат та юк. Баштарак балаларны опекага дип кенә ала Ландыш һәм Дамир Димиевлар. Соңыннан үз балалары кебек рәсмиләш­те­рәләр. Авылда яшь хатын­ның бу гамәлләренә сәерсе­неп караучылар да була. Әмма Ландышның кеше сүзендә эше юк. Нинди зур адымга баруын яхшы аңлый. Ул үзе дә – бу тетрәндергеч мизгелләрне кичергән бала. Йөрәге парә-парә килгән вакытта да шөкер итәргә өй­рәткәннәр аны. Түземле бул, булганның кадерен бел, игелек кыл.
 
Сания апа белән Гыйльмулла абый чәчкән бу орлыклар Ландыш күңелен­дә шытым биргән. Яшь әни исә аларны игезәкләре Камил белән Камиләгә тапшырырга тели. Ә тормышның мең дә бер мәшәкатьле кө­нендә көч алырга аңа ка­ләме булыша. Ландыш ши­гырьләр-мәка­ләләр яза, китаплар чыгара. Узган ел туган ягы – Яшел Үзән райо­нының Карауҗа авылында иҗат бәйрәмен дә уздырган ул. Барысына да өлгерергә, җитешергә тырышып яши. Йорт-каралтысын да, абзар тулы кош-корт, терлеген дә карый. Янәшәсендә ярдәм итәргә ире бар, балалары үсеп килә. Шөкер итеп кенә яшисе, ди Шәдкедә яңа тормыш башлаган Димиевлар.

Рәсимә ГАЛИЕВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 26.11.2017
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»