|
|
Туган көннәр
|
|
Архив
|
01.02.2010 Җәмгыять
![]() ФЕВРАЛЬ БУРАННАРЫНи өчендер миңа кыш дип аталган ел фасылының феврале ошый. Декабрь азагыннан башлап озыная башлаган көннең февральдә күзгә күренеп үсүе күңелдә яшәү дәрте уята төшәдер, күрәсең. Бәлки февральнең бураны җанны алгысатадыр. Табигатьнең дулап алуы йокымсыраган күңелне җилкетәдер. Кар бөртекләре белән бергә бөтереләсе: күккә күтәреләсе, җир өстеннән җилдереп үтәсе килә. Яшьлекнең самими җүләрлеге искә төшә. Бөтерелеп уйнаган аклык арасыннан ап-ак мамык шәл читен ияк астына кыстырып бәйләгән ак киез итекле кызыкай пәйда була. Каш-керфекләренә энҗе карлар кунган. Буран сызгыруына кушылып көлә. Сөбханалла! Сөбханалла! Шунысы да бар – буран котырынганнан соң, артыгын кыланып ташлаганга гафу үтенгән сыман, тынып, юашланып кала. Басу – кырлар, болын – әрәмәлекләр, хәтта авыл урамнары да, ап-акка киенеп, туй күлмәген кигән кәләш шикелле, гүзәллеге белән сокландыра.
Көттереп чыккан кояш нурында күзләрне чагылдырып, кар энҗеләре җемелди. Табигатьнең искиткеч матурлыгына сокланып карап торганда дөньяның, тормышның матурлыгы турында шигырь язу теләге туа.
Менә ул шигырь, күңелдә яралып, телгә килә, аваз сала, кояш куяныдай сикергәләп, уйнаклап җир өстеннән чаба.
Ап-ак кардай ак күңелле газиз халкым. Шунда кинәт, каракошның кара күләгәсе булып, ниндидер шом күңелгә иңә. Шигырьгә туган телемдә, газиз телемдә салган хисләремне ишетүче аңларга теләүчеләр бар микән, киләчәк февральләрдә дә булыр микән дип уйлап куясың. Бу шомлы уйны куарга теләп, бер йомарлам ап-ак карны учларыма алып, маңгаема куям. Кайнар хис урынын салкын акыл били. Мин инде шигырьне үзем язарга алынмыйм, миңа хәтле язылганын укыйм:
Кисмәк өстенә каракош иттифакый кунган ул.
Әйе, шулай. Җан биргәнгә җүнен бирә, үзе яраткан Ходай. Тышта февраль бит инде. Кышның соңгы ае. Көннәр озынайганнан озыная. Җир өсте ап-ак! Ап-ак!! Ап-ак!!!
Туфан МИҢНУЛЛИН Фикерләр№14 (34383) / 02.02.2010 15:43:48
гежлавеч трусик белан чагыштырудан файда юк.... №13 (34382) / 02.02.2010 15:33:38
Хәзерге заманда мыгырданмыйча булмый.. Хәер, мыгырдавыклар һәрбер җәмгыятьтә кирәк. №12 (34380) / 02.02.2010 15:23:13
Гөжләвеч, син мыгырдавык мәллә? №11 (34377) / 02.02.2010 15:18:08
Уф, чыннан да сәер әле бу. Татар халкын тасвирлый, имеш... Татар халкын хет пычранган трусик белән чагыштыр, файдасы бармы соң? Укучы аннары образның прототибы кем икән дип башын ватып утыра, барыбер берни аңламый. Бу язманы берәр авыл әбисенә укыт - ни диер микән? \"Оооо, татар милләте үлә, әйе, фәлә!\" - дияме? Шуннан?! Ә вакыт бара. Ә файдасы - юк (( №10 (34371) / 02.02.2010 05:55:30
Зелпе, синен арттан йори что ли? бэлэкэй чагында экиятлэр язган, син укысын дип. хэзер дэ син укысын, дип яза.... )))))))))))) №9 (34370) / 02.02.2010 05:51:36
ъ, Батулланы ничектер күңел принимать итми. Ул кечкенә чакта балалар әкиятчесе иде, хәзер зурларныкы. Кайдан алып яза ул аларны, үзеннән башка кем печать куя ала.... №8 (34356) / 02.02.2010 00:16:11
Күке дус шуны да аңламаска инде - баш киеме алышына ич. №7 (34351) / 02.02.2010 00:01:26
Э ник Батулла??? №6 (34334) / 01.02.2010 23:23:51
зелпе. Батулла!!!! №5 (34324) / 01.02.2010 22:40:45
Ярый әле Туфан абый бар. Мин аның мәкаләләрен укыйм да, каткан баш мие хәрәкәткә килә. Ул уйларга, уйланырга тема бирә. Ул да мәңгелек түгел. Картаеп китеп барса кем генә калыр икән безнең мине ары-бире селкеткәләп алырга. №4 (34313) / 01.02.2010 21:38:27
Башта тирбәтеп, йоклатып ала да, уятып җибәрә...барыбер,рәхәтлеге тәмле булып тәндә, мән дә кала! №3 (34305) / 01.02.2010 20:54:44
мин дә йомшак итеп каты карга утыртуын күздә тотам №2 (34302) / 01.02.2010 20:49:16
Монын тушэге позитив дип эйтмэс идем... Барыбер татар халкынын бугенге халэтенэ кайтып кала бугай. №1 (34297) / 01.02.2010 20:13:21
килешерсез бәлки, Туфан абый гел позитив нәрсәлргә күчте, соңгы арада. |
Иң күп укылган
|