|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
25.11.2017 Медицина
«ЯН» шифаханәсеннән ФОТОрепортаж«Матбугат.ру» Татарстан шифаханәләре белән таныштыруын дәвам иттерә. Бу юлы Әлмәт читендә урнашкан "ЯН" санаторий-профилакториена юл алабыз.
"ЯН" санаторий-профилакторие НГДУ "Ямашнефть" оешмасына карый. Атамасы да шуннан. Комплекс санаторий һәм кунакханәдән тора. Бу фотода кунакханәнең бер номеры. Урын-җир, юыну бүлмәсе чиста. Бу бүлмә исә санаторий ягыныкы. Ул башка бинада. Комфорт ягыннан төрле бүлмәләр бар. Мондыйлар... ...мондыйлар... ... һәм мондыйлар. Шифаханә коридорлары хакимият биналарын хәтерләтә. Колонналар, затлы диваннар... Дәвалау ягы заманча медицина техникасы белән җиһазландырылган. Фитобар Сирәк күренеш - янтарь бүлмәсе Хәтта люстралар да янтарьдан. Ул нидән файдалы? Минераль суны шушыннан агызып эчәсе Шифаханә күп профильле хезмәт күрсәтә Әйтик, мондый хезмәт күп санаторийларда юк. Коридорларда аквариумнар бик күп - шуңа игътибар иттек. Санаторийның эчке ягы затлы сәүдә үзәкләрен хәетрләтә. Спелеокамера "ЯН" шифаханәсе Яңа ел каршыларга әзер. Шах һәм мат. Теннис корты. Урамда исә җәйге корт бар. Бу - криокапсула. 130 градус суык белән дәвалаучы җайланма. Суыкны азот ярдәмендә булдыралар. Салкын шок алган тән яшәреп чыга ди. Сауна, ял бүлмәсе, шунда ук массаж өстәле. Савыктыру физкультурасы залы. Монда хәтта туй фотосессияләре үткәрерлек. Бассейнны өстән күзәтергә була. Ә иң яхшысы - эчкә кереп йөзәргә. Спортзал Кардиозал Бар җир матур Балалар бүлмәсенә илтүче коридор Балалар бүлмәсе Боулинг санаторийның үзендә дә, кунакханә ягында да бар. Ишек төбендәге бу машина җырчы Айдар Галимовныкы. Әлмәт якларында концерт куйганда ул "ЯН"да туктала. "ЯН"ның ишек төбендә үк тау сырты. Сайрак һәм текәрәк тау бар. Кунакханә бинасы. Кышын монда чаңгычылар килә. Җәен гольф уйнаучылар. Янда гына гольф кыры бар. Бу пирамиданың эче гыйбадәтханә сыман. Аның эчендә кайберәүләрнең экстрасенс сәләтләре ачылган, имеш. Җәйге бассейн Аквапаркы да бар. Спорткомплекс Шифаханә территориясе 8 гектар Җәй көне концерт кую урыны Шаян тиен "ЯН"га чакырып кала.
--- |
Иң күп укылган
|