|
|
Туган көннәр
|
|
Архив
|
01.02.2010 Җәмгыять
![]() КЫЙНАП ТҮГЕЛ, КӨЙЛӘП ӨЙРӘТЯңа ел бәйрәмнәре алдыннан гына адвокат, “Час суда” телевизион тапшыруын алып баручы Павел Астахов Русиянең балалар хокукларын яклаучы вәкаләтле вәкиле итеп билгеләнде. Яңа вәкил эшне балаларга кул күтәрүгә каршы көрәштән башлый. Бу атнада ул “Новые известия” газетасына интервью бирде һәм: “Мин балаларны кыйнарга, хәтта почмакка бастырырга да рөхсәт итмим”, – диде. Аның фикеренчә, бала тулы хокуклы, ирекле шәхес. Кеше хокуклары буенча, Европа судының да балаларны яңаклау, турысызгыч, аяк киеме белән сугу, җайсыз позада бастырып тоту һәм башка шундый чараларны тыючы карары бар. Астахов аларны хуплый, үз эшчәнлегендә кулланырга уйлый. Хәбир МӨХӘРЛӘМОВ, Балтач районының Пыжмара авылыннан, 15 бала атасы:
– Хатыным Алсу белән тугыз малай, алты кызга гомер бирдек. Төпчегебез быел 21 гыйнварда туды. Тиздән әнисе белән үзен бала тудыру йортыннан чыгарырлар дип өметләнәм. Ишле булгач, аларның төрле чагы күзәтелә. Ләкин беркайчан почмакка бастырган, кул күтәргән юк. Ач каласың, дип куркытам яисә китап укырга кушам. Куян каратам, утын ярдырам, авыл җирендә эш бетәмени?! Күп балалы гаиләдә үскәннәр гадәттә сабыр, тырыш, тәртипле була. Аллага шөкер, безнекеләр дә тәрбияле.
Илназ МИНВӘЛИЕВ, җырчы:
– Сабыйга кул күтәрергә, почмакка бастырырга ярамый дигән нәрсә белән килешмим. Хәзерге заман балаларына аеруча каты торырга кирәк. Кырыс булмасаң, башка менеп атланалар. Улларым күз карашымнан ук курка. Эшләсеннәр дип, җәен авылга кайтарам. Минемчә, бала-чаганы хезмәт белән тәрбияләргә кирәк. Эшләп кеше үлми. Без үскәндә жәлләмәделәр, баштан да сыйпамадылар, аңа карап юләр булмадык әле.
Рафис ГАПТЕЛГАНИЕВ, Казанның Авиатөзелеш районы прокуроры өлкән ярдәмчесе:
– Без җиде бала үстек. Гадәттә, ишле гаиләдәге бәләкәчләрне тәрбияләү белән апа-абыйлары шөгыльләнә. Әти-әни исә урлашмагыз, алдашмагыз, кешегә начарлык кылмагыз дигән мөһим сүзләрне күңелгә сеңдерә. Борынгы заманда бала тәртип бозса, талчыбык белән сукканнар. Совет чорында почмакка бастырганнар. Хәзер без чикләү белән гаебен танытырга тырышабыз. Мәсәлән, телевизор каратмау, компьютер янына якын җибәрмәү һ.б. Шулай иткәндә бала ялгышлык кылуына тизрәк төшенәчәк. Минемчә, тәрбия чарасы җәзага әйләнергә тиеш түгел.
Нияз ЛАТЫЙПОВ, Казанның Ислам мәчете имамы:
– Өч малай тәрбиялим, берсенә дә сукканым юк. Ни сәбәпле ялгышлык эшләвенә төшенеп, хаксызлыгын сүз белән аңлатырга кирәк. Баланы карында вакытта ук тәрбияләү мөһим. Хәрәм ризыклар ашыйсың икән, үзеңнең дә, балаңның да күңеле карала. Сабые алдында тәмәке тарткан, аракы эчкән әти-әни, билгеле, итагатьле кеше тәрбияли алмый. Тагын бер нәрсә бар: син әти-әниеңә карата ничек, Аллаһы Тәгалә баланы да шундыйны бирә.
Җәмилә, җырчы, Финляндиядә яши:
– Финляндиядә балага сугарга ярамый. Арт сабагын укытып кара, хәзер полициягә шалтыратып, зур күләмдә штраф түләттерергә мөмкин. Балалар үзләре дә мәктәптә укытучыларына әнисе яки әтисе сукканын, этеп җибәргәнен яисә ашатмаулары турында әйтә ала. Финнар, балалары нинди дә булса зыян ясаган икән, шелтәләмиләр. Моны алар ирекле тәрбия дип атый. Бала тәртипсезлек кыла икән, иң катгый җәза – аның белән озаклап сөйләшү.
Ирекле тәрбия ысулының нәтиҗәсе күренә башлады. Европалылар үзләре дә шәхеснең деградациясе күзәтелүен әйтә. Аларда ихтирам хисе юк. Русиядә, ничек кенә булмасын, кешегә апа, абый, әби, бабай дип хөрмәтләп карыйлар. Татарда балага сугып алу гадәте, аны әрләү бар һәм кирәк чакта эләктерсәң дә артык түгел дип саныйм. Миңа да әбием суккалады, хәтта пүләннәр очканын хәтерлим. Ләкин берни булмады, үлмәдем дә, өлкәннәргә үч саклап та үсмәдем. Бер мәзәк бар бит. Хуҗа Насретдин баласын кыйный икән. Ни булды, диләр аңа. “Янгын чыгармасын өчен кыйныйм”. “Яндырмаган бит әле”. “Яндыргач, соң була инде ул”.
Эльмира СӘЛАХОВА, Римма БИКМӨХӘММӘТОВА Фикерләр№14 (34628) / 04.02.2010 10:25:31
//иң зур җәза бала белән сөйләшмәү, аралашмау. Бу аның өчен иң мөһим нәрсә. шуны югалту аша нәрсәнең начар, нәрсәнең яхшы икәнен аңлый башлачаяк. Авырту аша түгел, курку аша түгел, ә үзендә булган аң процессы аша//. №13 (34617) / 04.02.2010 09:05:55
//Сугу - куркыныч нәрсә...// №12 (34381) / 02.02.2010 15:30:41
Балага әллә нинди куркыныч роботлы мультиклар күрсәтеп, стрелялка уйнатып үстермәсәң, бала тиран булып үсмәс... артыгын рөхсәт итмәскә генә кирәк. Сугу - куркыныч нәрсә... Төрле балага төрлечә тәэсир итә. Кемнеңдер гомер буена психологик травма калырга мөмкин. Үз-үзенә һәм бүтәннәргә булган ышанычы да кими. Безгә әтнең дә, әнинең дә бер мәртәбә дә тигәне булмады. Бердигән тәрбияле булып үстек, әти-әнигә безнең өчен бервакытта да оят булмады диярлек. №11 (34329) / 01.02.2010 23:07:58
Эх , Римма, әллә кайчан көткән тема биргәнсең, маладис. тик сәләтләр белән матавыкланам, иң кирәгенә вакыт юк панимаешь))))соңрак язармын инде.сәләт минем өчен үткән вариант, башкалар белсен учен язам инде. №10 (34296) / 01.02.2010 20:06:56
Анысы шулай инде. Әти бармак белән дә орынып карамады, әни нәрсә туры килсә, шуның белән кыйный иде... Әти, әллә бар ул, әллә юк, хәзер дә аңа кайтсак ни дә, китсәк ни. Нуль!!! Кайтып йөрибез инде. Әти эчми дә, тартмый да, сугышмый да, сукмый да,тик буталып йөри шунда. Менә шундыйлар да бар дөнҗада. №9 (34294) / 01.02.2010 20:04:44
Зиләйлүкнең тәҗрибә бар инде... №8 (34293) / 01.02.2010 19:57:17
кырмыска, №7 (34289) / 01.02.2010 19:40:37
элек безне: -пәри алып китә! Бүкәй килә! -дип куркыта иде мәрхүмә әбиләр. Хәзерге балага Бүкәй,дип сөйли башласаң,--Яле,карыйм әле шуны! дип бәйләнә башлый. №6 (34288) / 01.02.2010 19:38:52
хэзер бит балаларыннан эти-энисе куркып тора, узгэрде заманасы! оф-оф итеп кенэ торалар инде балаларын!!алайса жиешлэре курмэгэнен курсэтер... №5 (34286) / 01.02.2010 19:11:57
Мишәр, на 200% килешәм!!! Почмакка бастыру белән генә куркытып үстерерсең хәзерге заман баласын...Җитмәгәненә әтисе дә балаларга артык йомшак булса, һаман шул матриархатка кайтып кала инде... №4 (34259) / 01.02.2010 15:33:43
Ускэндэ энидэн еш кына элэккэли иде. Мин эниемэ шунын очен хэзер чиксез рэхмэтлемен. Бер упкэм дэ юк ана. Этине кичерэ алмаган булыр идем.Эти кул кутэргэне булмады, куз карашыннан энинен кыйнавыннан купкэ курка идем. Эти кеше балаларга кул кутэрергэ тиеш тугел. Энигэ ярый, ул жэллэп сугамы шунда баласына, ана упкэ калмый. Хэзер энигэ шуларны искэ тошерэм дэ: Улым, эни кулы тигэн жирлэр жэхэннэмдэ янмый, дип колэ. Мин дэ ана кушылып колэм. Тиран булып усмэдем. Лэкин энинен болай тэрбиялэуе мина тормышта бик булыша хэзер, монысына шигем юк. №3 (34256) / 01.02.2010 15:20:11
римма белђн эльмиранын кљйлђп љйрђткђнен карап торасы иде. :) №2 (34255) / 01.02.2010 15:17:21
сабыйны тњгел, баласын сњгђ–сњгђ љстерђп барган ата–ананы тынычландырырга кирђк. №1 (34240) / 01.02.2010 12:53:19
Баланы сабый чакта юкка-барга кыйнауны анлый алмыйм. Урамда баласын сугэ-сугэ,суккалап кулыннан сойрэп барган ана-аталарны курергэ туры килэ.Мин тыныч кына карый алмыйм,шул сабыйны кулыма алып тынычландырасым килэ. |
Иң күп укылган
|