|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
26.11.2017 Милләт
Раил Садриев милләт турында Илфак Шиһапов сүзләрен кабатлап әйткән
Татар баласы өчен милли герой үз баласы белән өендә татар телендә сөйләшкән атасы белән анасы дигән фикердә Буа татар дәүләт драма театры сәнгать җитәкчесе Раил Садриев. Бу хакта «Татар-информ» яза.
«Безнең татар кешесе үзе юьнләп русча белмәсә дә, баласы белән русча сөйләшкән була. Русча сөйләшкәч, баласы зуррак дәрәҗәгә ирешер дип уйлый. Ә бит аның баласы болай да русча сөйләшергә өйрәнәчәк. Шуңа күрә безнең милли герой татарча сөйләшкән ата белән ана булырга тиеш! Бүтән герой юк! – ди Раил Садриев. - Мәрхүм Илфак Шиһаповның Илсөя Бәрдретдинова җырлый торган бер җыры бар иде – “Без бит бөек, диеп күкрәк кага-кага, атлый татар тарих зиратына таба". Менә без шул хәлдә», - ди артист.
Мәгълүмат өчен. Быел Буа татар дәүләт драма театры үзенең 100 еллыгын бәйрәм итә. Театрның дәүләт театры буларак эшли башлавына 10 ел. Раил Садриев - Буа татар дәүләт драма театрының алыштыргысыз лидеры, сәнгать җитәкчесе һәм артисты.
--- |
Иң күп укылган
|