|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
01.02.2010 Мәгариф
МӘКТӘПНЕ ТАГЫН ФОРМАЛЫ ИТМӘКЧЕЛӘРУзган ел укытучыларның август киңәшмәсендә оештырылган күргәзмәдә республикабыз тегүчеләре теккән мәктәп формалары белән танышкач, нигә хезмәтләрен бераз алданрак тәкъдим итмәделәр икән, укучылар да, ата-аналар да кызыксынган булырлар иде, дигән үкенү хисе калган иде. Чөнки анда куелган киемнәр, чыннан да, зәвыклыгы, ыспайлыгы белән игътибарны җәлеп итте, укучылар мондый өс-башны киюдән һич кенә дә баш тартмаган булыр иде. Ләкин ул вакытта ата-аналар уку кирәк-ярагын кайгыртып куйган иде инде.
Әлеге өс-башны күрсәтү мәктәп җитәкчелеген кызыктырып кую өчен булган, күрәсең. Бәлкем, шуннан соң директорларның кайберләре мәктәп уставына, формадан йөрергә, дип язып куйгандыр. Дөрес, мәктәпләр укучыга андый мәҗбүрилекне куймый. Классик стильне, форманы сайласаң да була, бары тик джинсы, чуар киемнәрдән йөрү генә рөхсәт ителми.
– Закон буенча мәктәп формасын кертү-кертмәүне белем бирү учреждениесе үзе хәл итә. Киенү таләпләрен һәр мәктәп уставында үзенчә билгели,– ди ТР мәгариф һәм фән министры Альберт Гыйльметдинов. – Август киңәшмәсендәге экспозициядә урын алган мәктәп формалары миңа ошады, сайлап алу мөмкинлеге зур иде. Әмма бу бөтен республика укучылары да бертөрле киемнән йөрергә тиеш дигәнне аңлатмый. Мәсәлән, гимназия – форманың бер төрен, лицей икенчесен укучыларына тәкъдим итә ала.
Күптән түгел Казан мәктәпләре директорлары тегү предприятиеләре вәкилләре катнашында узган киңәшмәдә дә шул хакта фикер алышты. Укучы кигән кием зәвыклы, уңайлы, сыйфатлы тукымадан тегелергә тиеш. Һәр мәктәп үзе теләгән төсне, стильне, фасонны сайлый ала”, – ди ТР сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Олег Власов.
Түрәләр, педагоглар фикеренчә, мәктәп формасы социаль тигезсезлекне юкка чыгара, ата-ананың акчасын янга калдыра. Ул гына да түгел, форма киенү әдәбе тәрбияли. Югыйсә бүгенге балалар, йә тегесе, йә монысы ошамый дип, кием талымларга гадәтләнеп бетте. Берара мәктәп укучылары берсеннән-берсе уздырып киенә башлаган иде бит. Акча җиткерә алмаган гаиләләр, баламны башкалардан ким итеп киендерәсе түгел иде, дип уйга калды. Бүген дә бардыр андыйлар. ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Айрат Зиннуров белдергәнчә, Мөслим, Менделеевск, Азнакай, Сарман, Саба, Бөгелмә мәктәпләрендә бердәм форма кертелгән.
Соңгы вакытта мәктәп формалары сатуга чыга башлагач, базардагылары укучы сәламәтлегенә зыянлы түгелме икән, дигән сорауларны да ишетергә туры килә. Үзебезнең тегүчеләр юкмыни дигәнгә ишарә инде бу. Дөрес, ата-аналарның күбесенә арзанлысы кирәк, бу яктан базар коткарып килә. Әгәр республикабыз тегүчеләре заманча итеп тегеп, юньрәк бәядән сатса, мәктәп формаларына ихтыяҗ булыр иде ул. Башкалабыздагы “Ирэн” тегү остаханәсе директоры Ирина Купряхина сүзләренә караганда, әгәр дәүләт стандартларына җавап бирерлек сыйфатлы тукымадан тегелсә, кызлар өчен сарафан – 500 сумга, юбка һәм пиджак 1500 сумга төшәчәк, малайларга тегелгән комплектлар бераз кыйммәтрәк булачак.
Сәрия САДРИСЛАМОВА |
Иң күп укылган
|