|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
12.05.2008 Җәмгыять
КРЕМЛЬ КАМАЛЫШТА КАЛМАГАЕ“Коммерсант” газетасы ялгышкан. Казан Кремле ЮНЕСКОның Дөньякүләм мәдәни мирас объектлары исемлегеннән сызылмаячак. Массакүләм коммуникацияләр, элемтә өлкәсен күзәтү һәм мәдәни мирасны саклау федераль хезмәт идарәсенең Татарстандагы бүлеге җитәкчесе Әнвәр Вәлиев әнә шулай дип белдерде. Казан Кремле тирәсендә болытлар берничә көн элек, ныгытма янында калкып чыккан биналар архитектура һәйкәлен бөтенләй каплап бетерде, дигән сүзләр ишетелгәч куера башлады. ТАССР Министрлар Советының 1988 елгы карары нигезендә Кремль тирәсе тыюлык дип билгеләнгән иде. Әлеге документ бүгенгә кадәр үз көчендә булуга карамастан, тыюлык җирендә калкып чыккан биналар ЮНЕСКОның мәдәни мирас объектына якынайганнан-якыная бара. Дөньякүләм дәрәҗәсен саклап калу өчен, Кремль башкала халкына 4 ноктадан: Киров һәм Ленин дамбасы, Болак, “Казан” милли мәдәният үзәге (Федосеев бугоры) һәм ЦУМ ягыннан күренергә тиеш икән. Үзәк универсам каршында урнашкан “Мираж” кунакханәсе исә ЮНЕСКО объекты белән хозурланырга ирек бирми. Федосеев урамында исә “Антика” оешмасы “Су янындагы сарайлар” дигән төзелеш алып бара. Аңа рөхсәт әнвәр Вәлиев идарәсе оештырылганчы ук бирелгән булганга, “патша сарайлары” да, кунакханә дә үз урынында калачак. Гаепле биналар исемлеге моның белән генә чикләнми. Кремльгә иң якын алып барылучы төзелеш – Авыл хуҗалыгы һәм азык төлек министрлыгы бинасы. Проектларыннан күренгәнчә, әлеге корылма чын мәгънәсендә сарай, ягъни 3 катлы, берничә биек колонналы һәм гөмбәзле булыр дип каралган. Дөрес, Массакүләм коммуникацияләр, элемтә өлкәсен күзәтү һәм мәдәни мирасны саклау федераль хезмәт идарәсенең Татарстандагы бүлекчәсе таләбе буенча, бу төзелеш әлегә туктатылган. “Министрлык безгә дөрес булмаган документларны тапшырган иде, хәзер алар бар кәгазьләргә дә төзәтмәләр кертү белән мәшгуль. Биналарының Кремль манзарасына зыян китермәвен дәлилли алган очракта гына аларга төзелешләрен дәвам итәргә рөхсәт биреләчәк”, – дип белдерде әнвәр Вәлиев. Мәсьәләнең икенче ягы да бар. Теге яки бу тыюлык территориясе өч өлешкә бүленә икән: тыюлык үзе, аның тирәсендә төзелеш һәм хуҗалык эшләрен тәртипкә салу, табигый ландшафтны саклау зоналары. Соңгы икесендә төзелеш эшләрен алып барырга ярый, дип аңлатты әнвәр Вәлиев. “Кремль тирәсендә калкып чыккан биналарның барысы да нәкъ менә әлеге ике зонада төзелгән”, – дип тә өстәде ул. Дөрес, әлеге корылмаларны ничә каттан арттырырга ярамавы һәм тыюлык зонасының ничә чакрымга сузылуы хакындагы сорауларга идарә җитәкчесе төгәл генә җавап бирә алмады. Төгәлсезлекләр күбәйгән саен тәртип бозу очраклары да арта гына, билгеле. ЮНЕСКО эшләре буенча җаваплы сәркәтиб Григорий Орджоникидзе әйтүенчә исә, бүген Кремльгә дөньякүләм мәдәни мирас объектлары исемлегеннән чыгарылу куркынычы янамый. Ләкин корылма тирәсендәге төзелеш киләчәктә дә шул ук дәрәҗәдә алып барылса, вәзгыять бөтенләй башка төс алырга мөмкин икәнлеген әнвәр Вәлиев та кире какмый. P.S. Кемгә каршы дус булабыз, дигәндәй, ЮНЕСКОның мәдәни мирас объектлары исемлегендә булу Казан Кремленә нинди өстенлекләр бирә соң? “Кремль” музей-тыюлыгы директоры урынбасары Айрат Ситдиков сүзләренә караганда, ныгытма шул рәвешле дөньякүләм танылган архитектура һәйкәлләре, әйтик, Таджмахал сарае дәрәҗәсенә ирешә. ә менә ниндидер матди ташламалар яки түләүләр алар өчен каралмаган. “Шулай да дөнья һәйкәлләренең иң-иңнәре рәтендә калыр өчен без кулыбыздан килгәнне эшлибез”, – диде ул. Күңел күзебез белән карарга өйрәнәбез.
Гөлназ ТӨХБӘТУЛЛИНА |
Иң күп укылган
|