поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
23.11.2017 Шоу-бизнес

“Чәкчәк” егетләре тормышта да ахирләрме?

“Болгар радиосы”нда барган “Чәкчәк шоу”ны хәтер­лисезме? Дөрес, башта ахирләр – Марсель Әхмәдул­лин белән Рөстәм Гайзуллинның танылган җырларны үз­гәртүләрен бөтен кеше дә кабул итмәде. Соңрак әлеге бераз сәяси, чәнечкеле җырларны сагынучылар шактый булды. Безгә дә “Чәкчәк...” егетләре кайда соң дип хат юллаучылар бар. Баксаң, “Чәкчәк...”­ләр югалмаган, эштәге ахирлекләрен тормышка күчергәннәр икән.

– Егетләр, сезнең ахирлек сүздә генәме, әллә инде гамәлдә дәме?
 
Марсель:
 
– Ахир ул – шактый кызык эндәшү формасы булып чыкты. Бер-беребезгә кайчан һәм ни өчен шулай әйтә башлаганбыздыр, хәзер хәтерл­ә­мим дә инде.
 
Рөстәм:
 
– Мин хәтерлим! Эфирга чыга башлаган гына вакытлар иде әле ул. Бер-беребезгә эндәш сүз уйлап табарга кирәк иде. Марсель брат, дип тә эндәшеп карадым, туган дип тә, берзаман ахир дигән сүз телгә керде.
 
Марсель:
 
– Матур яңгырый, әмма кулланышта бик йөрми икән ул. Дөрес, Татарстанның дәү әнисе Әлфинур апа белән дәү әти Зәйтүн абый бер-беренә ахир дип эндәшә, ләкин алар сүзгә икенчерәк мәгънә сала. Безнең ахирлек җан дус ди­гән мәгънәдә. Беренче мәл­ләрдә эфирда кызык хәлләр дә булгалады. Тыңлаучының күбесе бу сүзне белми, нәрсә дисез соң сез, нәрсәне аңлата ул дип шалтыратучылар да булды. Кай­сыгыз Таһир соң сезнең дип тә сораганнары бар. Тора-бара халык төшен­де, безнең исә бу сүз тапшырудан тормышыбызга үтеп керде. Ул инде эндәш сүз тү­гел, тормышта да бер-бе­реңә таянырлык җан дус дигәнне аңлата. Хатыным Рөстәм хатыны белән дуслашып китеп, алар да бер-бере­нә ахирәт­тәй дип эндәшә башлады.
 
– Ахирләрнең эфирдагы эшчәнлеге, мәсәлән, төрт­мәле җырлар башкаруы шуның белән төгәл­ләндеме?
 
Марсель:
 
– Тормышта бер генә нәр­сә дә мәңгелек түгел. “Чәк­чәк шоу” тапшыруы эфир­да биш ел барды. Бу инде – шактый гомер. Бөтенләй үк сү­рел­гәнче тапшыруга нокта кую хәерле гамәл булды. Мо­ңа без әзер идек, җитәкчелек каршы кил­мәде. Шунысы кызык: халыкта кызыксыну бет­мәгән икән, әле дә, сез тагын эфирга чыгасызмы соң, дип сорыйлар. Биг­­рәк тә җыр­ларның кавер вариантларын, ягъни танылган җырларның сүзләрен үзгәр­теп җырлауны ошатканнар икән. Ул җырлар­да соңгы вакытта куерган бө­тен вакыйгалар да чагылды. Санк­ция­ләр дисеңме, инфляция, кризис, сайлаулар – барысы да бар. Уйлаштык та, ахирлек­нең башка вариантын сынап карарга булдык әле. Шулай итеп “Ахирләр” дигән шоу-программа барлыкка килде.
 
– Бу программа кеше көлдерүгә генә кайтып кал­мыйдыр бит инде?

Марсель:
 
– Үзебезне сәхнәдән тө­шеп бара торган жанрларда сы­нап карыйсыбыз килә. Мә­сә­лән, юмор-сатирада. Шул ук вакытта җиңел фор­мат­та халык белән җитди мәсьә­ләләр турында сөйлә­шәсебез килә. Залда утырган тама­ша­чының да әйтер сүзе бар һәм аның да үз фикерен белде­рәсе килә. Фикер өчен җим һәм юнәлеш бирергә генә кирәк. Әйтик, бү­ген тел мәсь­ә­ләсе кискен тора...
 
– Рөстәм, театр һәм радио, бигрәк тә шоу-бизнес – бер-берсенә капма-каршы юнәлешләр бит. Аларны ничек җайлап-яраклаш­ты­рып бетердең?

Рөстәм:
 
– Радиога эшкә килгәч, ми­не күбрәк таный башладылар. Башта гарьләнә идем моңа. Ун елдан артык театр­да эшләп, бо­лай ук танымыйлар иде, радиода бер ел эш­лә­гәч тә, хәл­ләр үзгәрде. Ә бит мин – радиода очраклы кеше. Ул чакта “Болгар радиосы” җи­тәкчесе Илнур Фәйз­рах­ма­нов эфирны җан­лан­ды­рырга дип чакырган иде. Минем өчен бу ир­тән­ге зарядка кебек, уятып җи­бә­рүче бер чара булды. Бил­ге­ле, төп эшемә, театрга хи­лаф­лык китермәде. Бәлкем әле тамашачы белән араны тагын да якынайткандыр. Ә шоуга кил­гәндә, ул бит радиодан үсеп чыккан идея генә әле. Анысы да комачауламас, үзем­­не яңа яктан ачарга яр­дәм итәр. Бу идея эстрададагы бертөрле­леккә капма-каршы программа эшлисе килгәндә туды.
 
Марсель:
 
– Концертлар күбрәк кү­ңел ачуга корылган. Булсын, анысы да кирәк. Безнең исә халыкны уйландырасыбыз килә, рухи азык та алып китсен иде ул безнең чарадан. Җыр арасында күңелгә оеткы салырлык чыгышлар да булсын иде. Мәсәлән, сәхнә­дән шигырь уку югалып бара, матур әдә­бият үрнәкләре укылмый. Алар бе­лән бергә сүз тәме китте... Аның каравы примитив әй­бер­ләрдән кө­лү, ярсыту элементлары артты. Һич югы шушы ике күре­неш арасында баланс барлыкка килсен иде.
 
Рөстәм:
 
– Программаны эстрада жанрына гына яки юморга гына кормыйсы иде. Дөрес, безнең беркем белән дә узышасы, кемнедер узасы килми. Бары тик күңелебездә бул­ганны җиткерәсе килә. Аннан соң, карагыз әле, сәх­нәдә хәтта алып баручы профессиясе дә юкка чыкты бит.

Марсель:
 
– Бу җәһәттән Көнба­тышта популяр булган стендап жанры отышлы булыр иде. Стендап ул – актерның билгеле бер текстны укуы гына түгел, уйнап бирүе. Еш кына стендапны акыллы юмор дип тә әйтәләр. Рөстәмгә бу алым бик килешер иде.
 
– Тамашачыны уяту өчен кайдандыр алынган жанрларны кулланмакчы буласыз. Безнең эстрада­ның болай да үз йөзе калмады бугай инде.

Марсель:
 
– Эстрада – хәзер бизнес ул. Ә бизнеста, кызганыч, мил­лилекне кайгырту беренчел бурыч була алмый. Бу – бик катлаулы мәсьәлә, моңа ти­рәнтен кереп китәсе килми.

Рөстәм:
 
– Хәтта Көнбатыштан килгән стендап алымына да миллилек өстәргә була бит. Чөнки эчтәлек безнең кулда. Мин монолог өчен үзебезнең әдәби әсәрне сайлый алам. Хәтта текст эченә үзебезне борчыган мәсьәләләрне яше­рен мәгънә итеп кертеп була. Бу җәһәттән Марсель ахир талантлы. Ул кая тәгә­рәгәнебезне бик үтемле итеп әйтеп бирә ала.

– Без кая тәгәрибез соң?

Марсель:
 
– Сез, мөгаен, татар теле тирәсендәге вәзгыятьне күз уңында тотасыздыр. Дөрес, хәлләр борчулы, ләкин мин бу мәсьәләне күтәрүчеләргә беркадәр рәхмәтле дә әле. Беренчедән, милли үзаңны уятып җибәрделәр һәм проб­лемага төртеп күрсәттеләр. Инде барыбыз да укыту мәсь­ә­ләсендә инглиз телен өй­рәнүдәге кебек методика ки­рәклеген күрдек. Татар телен куллану даирәсен киңәй­тү дә – төп мәсьәләләрнең бер­се. Монда һәрберебез үз өлешен кертә ала. Бу җәһәт­тән музыка бик ярдәм итә.

Рөстәм:
 
– Бу – алып баручыга, артистка, җырчыга нинди зур җаваплылык йөкләнгәнне күрсәтә.

Гөлинә ГЫЙМАДОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 22.11.2017
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»