поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
31.01.2010 Мәдәният

КИТАП ЯЗМЫШЫ – МИЛЛӘТ ЯЗМЫШЫ

Менә инде яңа гасырның да ун елы үтеп китте. Матбугатта, радио-телевидениедә моңа зур игътибар бирделәр, «нуленче» елларның нәтиҗәләре турында шактый сүз куерттылар. Мин дә үз ноктамнан торып, узганнарга борылып карадым һәм, әлбәттә, карашымны иң беренче чиратта әдәбиятыбызның бакчасына юнәлттем. Нинди гөлләр күкрәп чәчәк атты анда? Нинди татлы җимешләр өлгерде? Уңышлар мул булдымы, алар иясенә барып ирештеме?

Уңыш начар, дип әйтеп булмый, минемчә. Язучылар җиң сызганып эшли, яңа әсәрләр туып кына тора, «Казан утлары»нда күләмле әсәрең басылып чыкканны елдан артык көтәргә туры килә – чират шактый озын. Укучыларыбызда да матур әдәбият белән кызыксыну арта шикелле. Халык телевизордан туя башлады, җан азыгын китаптан табарга теләк көчәя. Бигрәк тә яшьләрнең әдәбиятка тартылуы куандыра. Егет-кызларыбыз арасында әдәби әсәрнең тәмен белүчеләр күп, каләмле-талантлылары да җитәрлек. Болар куандыра, киләчәгебезгә өметне үстерә, билгеле.

 

Әйе, язучылар бар, укучылар да бар... Тик менә бу урында «әлегә» дип өстәп куясы килә. Әйе, әлегә бар алар. Киләчәктә хәлләр ничегрәк булыр икән соң? Бусы инде каләм әһелләреннән һәм әдәбият сөючеләрдән генә түгел, китап сатучылардан да тора. Чөнки язучы белән укучы арасына күперне алар сала. Ә күперләр исә безгә, ай-һай, күп кирәк, чөнки халкыбыз бөтен дөньяга сибелгән.

 

Бар иде заманалар, татар китабын ерак тарафларга илтеп җиткерү югары җитәкчеләрнең бурычы итеп куелган иде. Яңа чыккан басмаларны Себер якларына да, Урта Азиягә дә төяп озаталар иде. Башкортстанны әйткән дә юк, татар басмалары анда дистәләрчә меңләп тарала иде. Мин эшләгән «Азат хатын» журналының тиражы дүрт йөз меңнән артык булып, аның өч йөз меңгә якыны Татарстаннан читкә җибәрелә иде. Хәзер инде ул чакларны сагынып сөйләргә генә калды. СССР таркалгач, милләттәшләребезне үз ана телендә рухи азык белән тәэмин итү системасы юкка чыкты, язучы белән укучы арасындагы күперләр ишелеп төште. Менә инде ике дистә ел узды, алар торгызылмады, яңалары корылмады.

 

Хәлбуки, илдә китап сәүдәсенең яңа системасы калкып чыкты һәм үсеп килә. Кибетләр, шул исәптән китап кибетләре дә, хосусый милек, чөнки хөкүмәт алып сату белән шөгыльләнми. Кибет хуҗалары сатудан алынган табыш хисабына яши. Алар, табигый, киштәләргә тиз арада сатыла торган товарны куялар. Алар өчен китап – товар. Бу товарны сатып алучыларга ничек илтеп җиткерергә? Безнең укучыларыбыз, алда әйткәнемчә, чәчелгән бит! Әйтик, Себердәге һәр татар авылында, бишәр-алтышар гына булса да, укучыбыз табылыр иде. Әмма шунысы бар: китап – авыр товар, сатылыр-сатылмаска сәүдәгәр аны анда-монда ташып йөрмәячәк. Әдәбият сөюче дә аңа әллә ни ялынмый, чөнки, үз ана телендә булмаса, русча китап алып укый, шул рәвешле рухи ихтыяҗын канәгатьләндерә. Татар халкы күптәннән ике телле халык бит инде ул!

 

Боларны күз алдына китерсәң, Татарстаннан читтә укучыларыбызны югалта баруыбыз бик тә табигый булып тоела. Ләкин үз республикабызда да хәлләр шәптән түгел бит! «Нуленче» елларда без шактый югалтулар кичердек. Казан каласының уртасындагы мәшһүр Матбугат йортыбызның ишекләренә йозак салынды. Ул бинаны ишеп, яңасын салачаклар икән, дигән хәбәр таралды. Андагы нәшриятыбыз башта шәһәр читендәге кадерсез генә бер урынга күчеп көн итте, соңгы елда газета-журнал нәшриятының арткы ягына кайтып утырды. Матбугат йортының аскы катындагы иркен, бай китап кибетебез дә ябылды. Яңасын, шундый ук иркенне, ерактан күренеп торганын ачарга урын табылмады – бер кибетнең идән астына кереп урнашырга туры килде. Аның инде Бауман урамыннан узганда әллә каян күзгә ташланып торган алтактасы да, яңа китаплар куелган якты витринасы да юк.

 

Нәкъ шул чорда, ике квартал гына арырак, колхоз базарының капкасы каршында самолет ангары хәтле иркен китап кибете ясап куйдылар. Аны Новосибирск шәһәренең, төгәлрәк әйткәндә, андагы Академгородокның эшмәкәрләре ачкан булып чыкты. Илдә дан тоткан галимнәр һәммәсен булдыра: китап сатудан табыш алырга да остарып киткәннәр, дистәләгән шәһәрләрдә, шул исәптән безнең Казанда да сәүдә итү җаен тапканнар. Биш-алты рәт итеп тезеп куелган киштәләрендә нинди генә басма юк! Тар гына бер шкафның маңгаена «Татарская литература» дип язып куйганнар, бер киштәсенә хәтта «Татар романы» дигән кәгазь тасма да ябыштырганнар иде. Әмма бераздан ул язуларны алып аттылар, шкафка «Книги о Казани» дигәнен элделәр. Киштәләр яртылаш буш, булганы да рус басмалары. Ана телебездәге әсәрләрне сорап кергән халыкны: «Сезгә кирәк нәрсә бездә юк», – дип, бусагадан кире борып чыгаралар икән. Мәркәзебезнең үзәгендә, татар иң күп кайнаша торган җирдә бу!

 

Аннан тыш та шәһәребездә китап кибетләренең яңадан-яңалары ачылып тора. Кайберләре хан сарае кебек затлы, иркен, керсәң чыгасы килми. Спартак урамындагы «Книжный двор» дигәне үзе генә дә ни тора! Татар китабына да иркен генә урын бирелгән, тик киштәләре шактый сыек. Сатучылардан сораша башласаң: «Балалар китапларын алучы бар, калганын сирәк сорыйлар», – диләр.

 

Нилектән сатучылар безнең китапларга шулай битараф? Моның сәбәбе бик гади: соңгы елларда татар китабының – «сатылмый» дигән, татар халкының «үз ана телендә укымый» дигән яманаты киң таралды. Шуның нәтиҗәсендә татар китаплары табыш китерми, аларны фәкать хөкүмәт яисә химаячылар хисабына гына чыгарып була һәм ул акчалар кире кайтмый, дигән фикер туды.

 

Мондый караш әдәбиятыбызның сыйфатына да каты суга. Әгәр китап барыбер сатылмый икән, ниндиен чыгарсаң да барыбер түгелмени? Гомере буе каләмен чарлаган талантлы әдип язганы да, эшкә яраклы елларын башка һөнәр иясе буларак хезмәт итеп үткәргәннән соң, пенсиягә чыккач, кулына каләм алган авторның да китаплары янәшә тузан җыеп ята бит!

 

Чыннан да, соңгы елларда дөнья күргән басмаларны актарып карасаң, шактыеның матур әдәбияттан ерак икәнлеген күрәсең. Күпмесе кайчандыр газеталарда басылып чыккан вак-төяк мәкаләләр белән, гаилә альбомында гына калырга тиешле фотосурәтләр белән шыплап тутырылган!

 

Ә бит борынгыдан безнең халкыбызда китапка ихтирам тәрбияләнгән. «Китап сүзе» зур сүз саналган! Хәзер исә көннең кадагына суга торган «газета сүзе» белән буыннан буынга күчеп барырга лаеклы, олы мәгънәле һәм тирән хисле «китап сүзе» арасындагы аерманы онытабыз түгелме? Китапны хәзер, русчадан күчереп әйтсәк, «ата ялкау гына» чыгармый. Кәгазьгә сырлаган теләсә нинди язмаңны ташка бастырасың да ялтыравык тышлыкка төрәсең! Әлбәттә, укучы, бу очракта сатып алучы, үзенә кирәкне сайлап алырга хокуклы. Тик менә шушы чуар өемнән сыйфатлысын ничек эзләп табар икән?

 

 Мондый хәл әдәбиятның үсешенә зур зыян ясый, чөнки яңа әсәрләргә таләпчәнлек, беренче чиратта авторларның үзләренең таләпчәнлеге кими! «Ник әле һәр җөмләне шомартып, тир түгеп утырырга? Барыбер сатылмаячак...» Менә шушы уй күңелне сүрелдерә. Димәк, каләм иясе укучыны күз алдында тотмый, аның белән санашмый, аны ихтирам итми дигән сүз. Укучы моны сизә-тоя, аның да авторга хөрмәте кими.

 

Кайсы яктан гына карама, безгә китапны сату-тарату мәсьәләсен үзәккә куярга күптән вакыт. Җөмһүриятебез җитәкчелегенең төп бурычы – милләтне кайгырту бит. Халыкның киләчәк язмышын хәл итә торган башка мөһим мәсьәләләр – милли мәгарифнең, мәдәниятебезнең үсеше белән беррәттән милли китап язмышы да игътибар үзәгендә булырга тиештер. Күрше республикаларда, әйтик, Башкортстанда бу эшкә безнең белән чагыштыргысыз күбрәк көч куела.

 

Алдарак мин сатучыларның татар китабына исе китмәвен әйтеп киттем. Гомумән караганда, бу шулай. Әмма аларның да төрлесе бар. Мисалга икесен китерәсем килә. Чаллы һәм Түбән Камада башлыча милли китапларны сата торган «Рәхмәт» исемле кибетләр бар. Бу биш кибетнең хуҗасы – Алсу Рәхмәтуллина нәшриятлар белән дә, авторларның үзләре белән дә эш итә. Шул ук Чаллыда Мөнирә Гәрәеваның «Тургай» исемле милли китап йорты шактый еллар элек ачылган иде. Ул да беренче чиратта үз ана телебездәге басмаларны халыкка җиткерү өчен тырыша. Башка районнарда да андыйларны табып буладыр. Әмма барысында да түгел. Китапларыбыз бөтенләй барып җитми торган районнар да җитәрлек. Миңа калса, Алсу Рәхмәтуллина, Мөнирә Гәрәева кебекләрнең тырышлыгын бәяләргә, андыйларга ярдәм итү мөмкинлекләрен табарга иде. Әгәр дә без бу өлкәдә хәлне яхшыртырга теләсәк, иң беренче чиратта, мөгаен, шундыйларга таянырга кирәк булыр.

 

 Яңа елга, бигрәк тә яңа унъеллыкка кергәндә зур өметләр баглыйсың. Алда безне ниләр көтә? Иң зур вакыйга Универсиада булачак, билгеле. Башкалабыз гына түгел, җөмһүриятебез бар көчен шуны оештыруга, бөтен дөнья каршында йөз кызартмаслык итеп үткәрүгә куя. Бик яхшы эш, сүз дә юк.

 

Универсиаданың тамгасы – «Russia. Kazan», шигаре – «Вперед, Россия!» Казан Россиянең өченче башкаласы, спорт башкаласы дип санала. Аның татар халкының үзәге, мәркәзе икәнен искә алган кеше генә юк.

 

Мондый шартларда татар китабына юл ачу мәшәкатьләре артка чигенү күпләргә табигый булып күренәдер, ахрысы. Ярый ла эш китапта гына булса. Китапсыз халык чын мәгънәсендә милләт булып санала алырмы икән?


Мәдинә МАЛИКОВА
Шәһри Казан
№ 10 |
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»