|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
22.11.2017 Интернет
Интернетта да без барБелгәнегезчә, бүген заман бик алга китте, бу масса-күләм информация чараларында аеруча нык сизелә, чөнки авылда «төчкергәнне» Мәскәү тизрәк ишетә хәзер. Без дә заман белән атларга тырышабыз: үзебезнең рәсми сайтыбыз 5-6 ел эшләп килә инде, аннары интернетта-гы “Классташлар” дигән социаль челтәрдә үз сәхифәбезне ачтык һәм бүген анда 1811 иптәшебез бар. “ВКонтакте” челтәрендә дә үз төркемебезне булдырдык һәм шунда 787 дустыбызны таптык. Заман мөмкинлекләреннән чыгып, “Туган як”ның электрон версиясен дә гамәлгә куйдык, аңа подписка ачтык һәм хәзер 100гә якын милләттәшебез, аеруча өлкәдән читтә яшәүчеләр, шул исәптә Финляндиядән дә, АК-Штан да бар, газетабызны җомга көнне иртән үк үз электрон по-чталарында күрә алалар.
Сайтыбызны да ( http://tuganyak.ru/), социаль челтәрдәге сәхифәләребезне дә көн саен яңа информацияләр белән яңартып барабыз. Аллага шөкер, алар белән кызыксынучылар бар – мәсәлән, “Классташлар”да (https://ok.ru/profile/534595667343) “Камалетдинов” һәм “Вәлитов” КФХларын 11 һәм 10 мең кеше кереп караган, ә “ВКонтакте”да (https://vk.com/id418642897) пашатлы Абдулваһап Арифуллинның 90 яшьлеге турында материал зур кызыксыну уяткан – 2866 кеше сугыш һәм хезмәт ветераны турында укыган. Шулай ук Сергачта узган милиция хезмәткәрләре бәйрәмен «Классташлар»да 6900 кеше кереп караган, зур этнографик диктант һәм 2018 елга календарьлар белән «ВКонтакте»да 1214 һәм 877 кеше кызыксынган. Әлбәттә, болар куанырлык күренешләр, ләкин «Туган як»ка язылу - иң отышлы вариант.
.
Олег ХӨСӘИНОВ |
Иң күп укылган
|