поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 24 Апрель
  • Илсур Метшин - дәүләт эшлеклесе
  • Усман Әлмиев (1915-2011) - җырчы
  • Чулпан Хәйруллина - журналист
  • Миләүшә Сибгатуллина - журналист
  • Эльмира Зарипова - дәүләт эшлеклесе
  • Талия Миңнуллина - дәүләт эшлеклесе
  • Рауис Гәрәев (1949-2004) - галим
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
22.11.2017 Әдәбият

Казанда Тәүфикъ Әйди истәлегенә “Әйдаман” дип аталган кичә була

24 ноябрьдә (17.00) Татарстан Язучылар берлегенең Тукай клубында (Казан, Мөштәри урамы, 14 йорт)
язучы, публицист, җәмәгать эшлеклесе, Г.Исхакый исемендәге әдәби премия лауреатыТәүфикъ Әйди истәлегенә
“Әйдаман” дип аталган кичә була.

Кичәдә әдипнең Татарстан китап нәшриятында басылып чыккан, 4 томнан торган “Сайланма әсәрләре” һәм “Җыен фонды”нда  аңа багышлап чыгарылган “Шәхесләребез” сериясенә кергән җыентык тәкъдим ителәчәк.
 
Кичәдә Татарстан Фәннәр академиясе академигы, Тәуфыйк Әйдинен якын дусты Индус Таһиров; язучы,   филология фәннәре докторы, профессор, Татарстан Фәннәр академиясенең мөхбир-әгъзасы Тәлгат Галиуллин; Татарстан Дәүләт Советының мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр Комитеты рәисе, Татарстанның халык шагыйре, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Разил Вәлиев; Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты җитәкчесе, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Ринат Закиров; Татарстан китап нәшриятының әдәбият бүлеге җитәкчесе, шагыйрь, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Газинур Морат; Татарстанның халык шагыйре, Габдулла Тукай исемендәге премия лауреаты Рәдиф Гаташ; драматург,Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил  Салихов; тәрҗемәче Фатих Котлы; шагыйрь, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Ркаил Зәйдулла; әдипнең улы – Татарстан Республикасының Инвестиция-венчур фонды директоры, икътисад фәннәре кандидаты Айнур Тәүфикъ улы Әйделдинов гаиләсе; җырчылар  – Татарстанның халык артисты Рөстәм Маликов, Татарстанның атказанган артисты Бәширә Насыйрова, Базарбай Бикчәнтәев; Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артистлары Гүзәл Гайнуллина һәм Илфак Хафизов катнаша.
 
Сценарий авторы – язучы, Тәүфикъ Әйдинең  4 томлык «Сайланма әсәрләр»ен төзүчеләрнең берсе Рөстәм Галиуллин.
 
Кичәне  журналист Флюра Абдуллина алып бара.
 
Керү ирекле.
 
***
 
Тәүфикъ Рамазан улы Әйди (Әйделдинов) Мәскәү өлкәсенең Шатура районы Туголесский Бор бистәсендә туа.   Сугыш башланыр алдыннан әти-әнисе булачак язучыны Татарстанга, туган якларына алып кайта. Язучының бала һәм үсмер еллары Апас районының Түбән Балтай (1941–1951) авылында уза. Сугыштан соңгы авыр елларда Әйделдиновлар Омск өлкәсенең Азов районы Төк авылында яшиләр. Татар  мәктәбе булмау сәбәпле, үсмер егет казах мәктәбендә укый.

Әйделдиновлар 1954 елда яңадан Апас ягына, Олы Бакырчы авылына кайта. Соңыннан Түбән Балтайга, үз туган нигезләренә юл тоталар. Ул Алабуга китапханә техникумына укый, соңыннан белемен Казан дәүләт университетында, Мәскәүнең икеъеллык Югары әдәби курсларында дәвам итә. Нәкъ шул чорда Т. Әйди үзенең язмышын, киләчәген язучылык һөнәре белән бәйләргә дигән ныклы карарга килә. Иң элек ул «Казан утлары» журналының проза бүлеген җитәкли, аннан   «Татарстан» журналында баш мөхәррир урынбасары була.
Тәүфикъ Әйди гомере буе дөньяның төрле кыйтгаларына сибелеп яшәгән милләттәшләребезне барлады, аларны кайгыртты,   ана телебезне яклаучы-саклаучы  шәхесләрнең берсе булды.  Ул төрки дөньяны берләштерергә омтылып, татар әдәбиятын төрки дөньяга танытып, кардәшләребез белән багланышларны тагын да ныгытырга теләп яшәде.

Исән булса, әдипкә быел 76 яшь тулыр иде.  Тәүфикъ Әйди 16 ел элек вафат булды.

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»