поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
21.11.2017 Хәйрия

Филүс Каһиров, Фирдүс Тямаев тамашачыларны кабатланмас очрашуга чакыра (ВИДЕО)

Гадәттә, без җырчы, артистларны сәхнәдән, зәңгәр экраннардан күрәбез. Социаль челтәрләр аша аларның гадәти көн-күреше белән танышабыз. Кешенең күңелендә күренмәс изге теләкләр дә яши. 28 ноябрьдә Казанда Уникс залына җыелачак артистларны уртак хыял берләштерә. Алар тамашачыларны кабатланмас очрашуга чакыра.

Алар — еллар буе җидти авыру белән көрәшүче балалар. Алар — гомер буе йөрәк сызлануына түзеп, сабыйларына сәламәтлек теләп дога кылучы әти-әниләр. Авыр сынау белән очрашкан гаиләләрнең хәлләрен җиңеләйтү өчен шәһәребездә Анжела Вавилова исемендәге Казан һосписы эшләп килә. Хәзерге вакытта анда 17 бала һәм 21 олы кеше тернәкләнә. 

Һоспис килеп керүгә үзенең матурлыгы белән игътибарны җәлеп итә, җитәкчеләр өй аурасын булдырырга тырышкан. Авыру балалар һәм аларның әти-әниләре өчен монда бөтен уңайлыклар да бар. Дәваланучылар ял, массаж бүлмәләре, бассейн белән куллана. Биредә яшәү, ашау һәм дәвалану бушка, ата-аналар акча түләми. Әмма әлеге үзәкнең ярдәменә йөзләгән гаилә өмет итә, хәзерге бина барлык авыру кешеләрне үзенә сыйдыра алмый. Һосписның җитәкчесе Владимир Вавилов яңа үзәк ачу турында хыяллана. Моның өчен кимендә 200 млн.сум акча кирәк. Әлегә нибары 20 млн.сум җыелган.

 
Фирдүс Тямаев, Дилә Нигъмәтуллина, Илнар Ялалов, Фәрит Мифтахов һәм “Мең рәхмәт” хәйрия концертын оештыручылар 9 ноябрьдә Казан һосписында кунакта булып кайтты. Алар һосписның эшчәнлеге, дәваланучы балалар белән танышты. Ә соңыннан, үзләренең хис-кичерешләре, хәйриягә карата фикерләре белән бүлеште.
 
Илнар Ялалов һосписка балаларның хәлен белергә беренче тапкыр гына килми: “Һосписта үзгәрешләр күрәм, ул тагын да матурайган. Бирегә килү бик авыр булса да, мондый очрашулар кирәк. Дәваланучылар аралашуга мохтаҗ, Аларның күңелләренә ямь бирү — безнең бурычыбыз. Һоспис тагын да киңәйсен дигән теләктә калам. Кызганыч, авыручылар саны күп. Монда килеп керүгә күңел елый. Әйтәсе килгән сүзләрне әйтеп бетереп булмый”.
 
 
“Мин һосписка өченче тапкыр килеп, балалар белән аралашам, — дип сөйләде Дилә Нигъмәтуллина — Беренче тапкыр килгәндә бик авыр иде, хәзер инде җиңеллерәк. Әлеге һосписка килеп китү бик файдалы. Үз тормышыңны, үз урыныңны белә башлыйсың. Ходай чирләргә язмасын.”

 

Дилә Нигъмәтуллина Казан һосписы белән нигез салына башлаганнан бирле таныш. Бинаны төзү өчен акча җыю ниятеннән оештырылган концертта да җырчы катнашкан булган. Еллар дәвамында аның төзелеше белән кызыксынган. “Эшли башлаган һосписны килеп күргәч, шаккаттым, — дип искә ала ул. — Русиядә мондый һоспислар өчәү генә. Казан һосписы башкалардан алдынгырак. Димәк, Татарстанда ярдәмчел, битараф булмаган кешеләр күп. Киләчәктә дә шулай булсын, яңа биналар төзелеп торсын.”
 
Фирдүс Тямаев, башка артистлардан аермалы буларак, һосписка беренче тапкыр килде. Авыру балалар белән танышканда җырчының күзләре яшьләнде: “Хәйрия концертларында еш катнашабыз. Ятимнәр, картлар йортында да булган бар. Үзебез дә хәйрия чараларын оештырабыз: Кайбычта, Актүбәдә, Азнакай, Баулы, Норлатта чыгыш ясаган булды. Кайда гына булсам да, мондый күренешне күргән юк иде.
 
 
Һосписка килеп керүгә курортта йөргән кебек, беренчедән, бу бит әти-әниләргә психик яктан бик әйбәт. Икенчедән, балаларга мондый шартлар бер кая да юк. Аллаһы Тәгалә ата-аналарга ярдәм, балаларга түземлек бирсен. Шушы фәрештәләр аркасында безнең дөнья тотылып тора, шул балалар аркасында без яшибез. Минем бүген акылым таралды. Мин – бик бәхетле кеше икән. Мин артыгын кыланам икән, дөнья артыннан кирәкмәгәнгә чабабыз икән. Безгә һаман нидер җитми… Бу минем өчен җиргә төшәргә һәм уйланырга этәргеч булды”.
 
Филүс Каһиров бу көнне һосписка килә алмаса да, бу ярдәм концертында ни өчен катнашуын сөйләде: «Үземне авыр хәлдәге кешеләр урынына куеп карыйм да, хәйрия концертларында бик теләп катнашам. “Мең рәхмәт” фестивалендә якташым, Башкортстаннан җырлар авторы Ирек абыйга да булышачакбыз. Ул миңа да язган җырларын тәкъдим итте, “Әнкәй теләге” дигән җырны алып, төрле чараларда җырлый башладым, 28 ноябрьдә Казанда үтәчәк концертта да шул җырны җырларга ният”.

Германиядә яшәүче, җырлар авторы, тумыштан ук авырлык чиреннән интегүче Ирек Габдрахманов әсәрләрен Айдар Галимов, Габделфәт Сафин кебек күренекле җырчылар башкара. Бүген аның 50ләп җыры дөньяга чыккан, 80ләп яңа җырының башкаручысын көтә. Ирек Габдрахманов туган ягы – Башкортстанның Уран авылына кайтып яшәргә тели. Әмма әлеге хыялны чынга ашыру бер дә җиңел түгел. Барлык кәгазьләрне тәртипкә китереп юлга чыгу да, туган якка кайткач җимерек хәлдәге өйне төзекләндерү дә бик күп чыгымнар таләп итә. Шул ук вакытта Ирек Габдрахмановның сәламәтлеге дә еш какшап тора.
 
Авыру балалар, Ирек Габдрахманов 28 ноябрьдә узачак концертка зур өметләр баглый. Чарада катнашучы барлык җырчылар, артистлар, алып баручылар тамашачыларны изге эштә катнашырга чакыра.
 
«Мең рәхмәт» фестиваленә билетлар барлык «ЕВРОСЕТЬ» салоннарында Кассир.ру, - https://kzn.kassir.ru/koncert/ksk-uniks/blagotvoritelnyiy-festival-men-rehmet_2017-11-28_1900  Концерт.ру, Уникс кассаларында сатыла.

---
Матбугат.ру
№ --- | 21.11.2017
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»