поиск новостей
  • 17.04 Хыялый. Тинчурин театры, 18:30
  • 17.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Труффальдино — слуга двух господ» Кариев театры,18:30
  • 18.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 18.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Не называйте нас слабыми» Кариев театры, 13:00
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 17 Апрель
  • Бату Мөлеков (1928-1999) - композитор
  • Мәҗит Рәфыйков (1925-1986) - язучы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
30.01.2010 Җәмгыять

ЯХШЫРАК БУЛМАСМЫ ДИБЕЗ, ӘММА ГАДӘТТӘГЕЧӘ КИЛЕП ЧЫГА

(Хәсрәт реформалар һәм реформаторлар турында)

 1987 елда мин педагогия институтын тәмамладым. Үзгәртеп кору дигән матавыкның әле көч алып кына килгән чагы. Әле Черномырдин бюрократик система реформаларының чын асылын чагылдыручы мәгълүм афоризмын әйтмәгән һәм без – дөньяга алсу күзлектән караучы яшьләр, тормыш агымының кискен борылышын алкышлап каршы алдык. Бигрәк тә реформаларның берсе, "Мәктәп реформасы" дип аталганы, якты өметләр уята иде. Ул реформа турындагы канун югары уку йортындагы чыгарылыш имтиханы билетларына да кертелгән, ул билет эләкмәсә дә, имтихан алучы, өстәмә сорау итеп, аның турында сорарга онытмый иде.

 

Бөтен гомер реформалар байрагы астында үтәр дип кем уйлаган? Черномырдин принцибы буенча бөтен тормышның астын өскә китергән бу үзгәрешләр яшәешкә күп зыян салсалар да, без исән. Һәр яңа министр яңача башлаган мәктәп реформалары мәгариф системасын әлегә тулысынча җимереп бетерә алмадылар. Системаның үз-үзен үтерү өстендә гадәттән тыш актив эшләвен күзәтеп, мин еш кына уйга калам: махсус эшләнәме болар барысы да, әллә бу реформаторларның булдыксызлыгы, пешмәгәнлеге нәтиҗәсе генәме? Хәлне тирәнтен өйрәнү боларның икесе дә хак булуын күрсәтә. Бердән, реформалар наркомафия, аракы сәүдәсе, ялган дарулар һәм азык-төлек белән сату итүче җинаятьчел төркемнәрнең мәнфәгатьләрен күз алдында тотып башкарыла. Боларның максаты халыкны алдап, сыгып мөмкин кадәр күбрәк табыш алу, ләззәт чигү. Әлбәттә, бу мафиоз катлам үзенең максатларын тирән яшерә, ялтыравыклы лозунглар артына качып халыкны зомбилаштыра. Аның иң матур догмаларыннан берсе – шәхес иреге дигән миф. Моннан берничә ел элек Эчке эшләр министрлыгы укучы яшьләрне наркотик бәйлелеккә тестлаштыру кирәклеге хакында сүз кузгаткач, зомбилаштырылган журналистлар катламы "бу – шәхес иреген бозу" дип шау-шу кубарып маташканнар иде. Моны бит инде бу гамәл наркотрафикка зыян сала, шуңа күрә кирәкми дип игълан итеп булмый, ә менә шәхес ирегенә кизәнү дип әйләндереп җибәрсәң, пропаганда машинасының тәгәрмәченә су коючы надан каләм әһелләре бернинди түләүсез дә тырышачаклар. Шәхес иреге дигән догма педофиллар, гомосексуалистар һәм башка бик күп төрле адәм актыкларының мәнфәгатьләрен бик җиңел яклый. Мәктәп шартларында, әйтик, чикне узган укучыга җәза бирү мөмкинлеген бөтенләй юкка чыгара, бәйдән ычкынган балалар ни генә кыланмыйлар, чөнки беләләр: гаҗизләнгән укытучы бер генә кискен ялгыш адым ясасын, аңа каршы бөтен ил күләмендә яңгыраган процесс башланачак, аны бер генә җинаятьчене дә хөкем итмәгәнчә кырыс хөкемгә тартачаклар.

 

Бездә ил белән президент һәм премьер-министр идарә итә дигән ялгыш фикер яши. Чынлыкта болар иң гади проблемаларны хәл итәрлек тә вәкаләткә ия түгел. Әйтик, күптән түгел генә хөкүмәт җитәкчесе дарулар сәүдәсе өлкәсендәге башбаштаклыкны фаш итеп чыгыш ясаган иде. Шуннан соң гади мантыйк буенча фикер йөрткәндә, даруханәләрдә бяләр кимендә ун-егерме тапкыр төшәргә, ялган дару сәүдәгәрләре фаш ителергә, җинаятьчеләр җәза алырга тиеш иде. Вәләкин... вәләкин аптекага барып карагыз. Үзгәрешләр бөтенләй кире юнәлештә бара: бәяләр һаман да үсә, даруларның чынлыгына һич ышаныч юк. Ә бит җинаятьченең кем икәнен белү өчен даруханәгә килгән даруларның документлары белән танышу да җитә, адрес шунда күрсәтелгән. Вәкаләт бирсәң, боларны фаш итүне һәм җәзага тартуны Мәнди анасы да эшләячәк. Димәк, бездәге көч структураларына әллә вәкаләтләр бирелмәгән, әллә Мәнди анасыныкы кадәр дә сәләтләре юк. Шуларның икесе булганда, бөтен ришвәтчелекне, наркомафияне, хатын-кызлар белән сәүдә итүче барлык сутенерларны һәм башка нәҗес таратучыларны бер айда тар-мар итеп булыр иде. Мәсьәләнең икенче ягы да бар,билгеле. Вәкаләткә ия кешеләр, үзләрен үзләре җавапка тартырга тиеш булып чыгалар, ә бу, килешегез, һич мөмкин түгел. Әле үткән җәйдә генә телеяңалыклар наркоконтрольнең иң югары җитәкчелегендә эшләүче зур чиндагы ике офицерның дозаны арттыру сәбәпле үлүләрен хәбәр иттеләр. Бу очракта инде комментарийлар артык. Менә шул сәбәпле яхшымы, яманмы ният белән нинди генә реформа башланмасын, һәрвакыттагыча килеп чыга. Бу мәгариф өлкәсендәге реформаларга да карый.

 

Бөтен ил шаулаган Бердәм дәүләт имтиханнарын гына алып карыйк. Ният нинди яхшы иде: мәгариф өлкәсендәге ришвәтчелекне бетерү, белемгә объектив бәя бирү. Нәтиҗә нинди? Ришвәтчелек моңарчы керә алмаган авыл мәктәпләрендә дә таралып килә, ә белемнәрне бәяләүнең объективлыгына реформаторлар үзләре дә ышанмый. Узган көз көне белемнәрне яңадан тикшереп карадылар. Әле ярый начар нәтиҗә күрсәтүчеләрне вуздан куарга фәрман бирмәделәр, югыйсә күрсәткечләр бик күпкә яхшырачак, югары уку йортларында исә тагын бер тапкыр ришвәтчелек тәгәрмәче әйләнеп алачак иде. Реформаторларның пешмәгәнлегенә дәлил түгелмени бу?!

 

Имтиханны тест белән бирү турында сүз чыккач, хәтергә бер Америка язучысының "Тест" дигән хикәясе килә. Аның кыскача эчтәлеге мондый. Джон Смит дигән егетне армиягә алалар. Тик ул бөтен эшкә дә яраксыз булып чыга, чөнки акылы зәгыйфь. Өенә кайтарып җибәрер идең, физик яктан бик таза, ә менә интеллект дигәнең юк булгач, юк инде. Шуннан егетне бер частьтан икенчесенә күчереп карыйлар, беркайда да он да юк, йон да юк моннан. Һәм менә, ниһаять, Джон үзенең килеп төшүе турында яңа командирга рапорт бирә. Егетнең характеристикасы белән танышып алган командир аңа кечкенә генә сынау үткәрергә була.

 

– Әйт әле, Джон, – ди ул, – ике үкчә, ике табан, шнур бәйләү өчен 24 тишек, ул нәрсә?

 

Джон Смит өч минутлык бик киеренке уйга бата, маңгаена вак кына тир тамчылары бәреп чыга хәтта.

 

– Әйтә алмыйм, сэр, – ди ул, тәмам алҗып.

 

– Бигрәк инде син, Джон, – ди командир, – нәрсәсе бар инде аның. Бер пар ботинка бит инде ул. Ярый, әйдә, дәвам итик. Дүрт үкчә, дүрт табан, шнур бәйләү өчен 48 тишек. Ул нәрсә була?

 

Биш минутлык киеренке фикерләүдән соң, Джон бу сорауның да үзе өчен артык катлаулы булуын таный.

 

– Һмм... Бу бит ике пар ботинка, – ди таңга калган имтихан алучы. – Ярый, соңгы сорауны биреп карыйм да, анысын да булдыра алмасаң, нишләргә дә белгән юк инде синең белән. Алты аягы, ике мөгезе бар, май аенда жуылдап очып йөри. Ул нәрсә?

 

Джон уйлап та тормый, кычкырып җибәрә: "Бу бит өч пар ботинка, сэр!".

 

 Джон тибындагы укучылар, совет мәктәбендә дә ара-тирә очраштыргалый иде. Ә менә "бөек реформалар" чорында аларның саны чамасыз үсте. Минем якынча исәпләвем буенча, алар хәзер мәктәпләрдә уннан алып егерме биш процентка кадәр җитәләр. Моның сәбәбе дә бик билгеле: дистә еллар буена алып барылган алкоголь геноциды һәм халыкны сыйфатсыз азык-төлек белән агулау генофондны тәмам эштән чыгарды һәм инде хәзер мәктәпләрдә уртача һәм хәтта ярыйсы дип саналган укучылар да акыл параметрлары белән Джоннан аз гына уңайрак, сәләтле генә булып тоелган укучылар да гиперактивлык синдромыннан интегәләр, дәресләрдә игътибарларын бер ноктага туплый алмыйлар, ягъни. Моңа гаҗәпләнергә дә кирәкми. Күптән түгел генә инглизләрнең "Психик сәламәтлек фонды" дип аталган оешмасы Көнбатыш стилендәге туклануның кешеләрдә депрессия, шифофрения, гиперактивлык синдромы кебек чирләр китереп чыгаруын раслады. Яңа технологияләр белән симертелгән хайван һәм кош итләре психик сәламәтлеккә аеруча тискәре тәэсир итә диләр табиблар. Һәм шуңа да акыл үсеше тоткарланган балаларның күп булуына гаҗәпләнергә кирәкми. Гаҗәп як шунда: Бердәм дәүләт имтиханнары керү белән, бу балалар имтиханнарны "өч"кә генә түгел "дүрт"кә, "биш"кә дә бирә башладылар, иң югары дип саналган баллар җыйдылар, кыюраклары Мәскәүнең абруйлы вузларына да үтеп керделәр. БДИ әле эксперимент рәвешендә генә үткәрелә башлаган чорда ук аның инде безнең чорның иң зур авантюраларыннан берсе булачагы аңлашылган иде. Ул чакта ришвәтнең бәясе ун мең сум булды: биш меңе биремнәрне алып чыгучыга, биш меңе эшләп бирүчегә. Бу бик киң таралган иде. Моны һәрвакыттагыча җаваплы түрәләр генә "белмичә" калды. Мин үзем, мәсәлән, Казанда Татарстанның берничә районыннан килгән мәктәп директорларыннан сорап белдем: бәяләр һәркайда да бертөрле иде. Хәзер инде электроника актив кулланыла башлагач, биремнәрне алып чыгу һәм кертеп бирү проблемасы күпкә җиңелрәк хәл ителә башлады: Мәгариф түрәләренең шушы авантюра белән укытучының эшенә бәя бирергә тырышулары күрсәткечләрнең киләчәктә тагын да югарырак булачагын вәгъдә итә, укытучылар һәм әти-әниләр күз буяуның яңа технологияләрен тырышып үзләштерәләр һәм үзләштерәчәкләр. Джоннарны шунсыз вузга кертеп булмый бит инде. Укытучы өчен Джонның вузга керүе түгел, имтиханны "икеле"гә бирүе куркыныч, аны нәкъ менә шуның өчен камчылаячаклар. Һәм шик юк: алдагы уку елларында Джоннарның барысы да имтиханнарын иң начар дигәндә "өчле"гә бирәчәк, кайберләре вузда укып "яңа укытучы" сыйфатында мәктәпләргә дә киләчәк хәтта. Ә болай патриот түрәләр барлык Джоннарны да имтиханны уңышлы бирдертүне укытучының изге бурычы дип игълан иттеләр инде. Гомумән алганда, бездә Джон тибындагы "белгечләр" һәрвакыт пачутта булы, чөнки алар карусыз, ялагай, дан-дәрәҗә артыннан куганда әрсезлекләренә чик булмаса да, җитәкчелеккә ярый беләләр. Күпчелек очракта алар җитәкчелеккә бик җитез үрмәлиләр дә. Боларда интеллектуалларга карата тумыштан килгән нәфрәт көчле була. Мин моны бик яшь чакта төшендем. Казандагы дәү кәнәфидә утыручы бер түрә "кызыл диплом"ымны эттән алып эткә салып сүккәч (бары тик билгеләре "бишле" булганы өчен генә), югары белем турындагы кәгазьне еракка яшереп куйдым. Бу зур түрәнең Джон интеллектындагы кеше икәне миңа аңлашылган иде инде.

 

Үткән май аенда мине ашыгыч рәвештә Казандагы югары кабинетларның берсенә чакыртып алдылар. Мәгарифне модернизацияләүнең яңа программасы эшләнүе хакында беренче тапкыр шунда ишеттем. Программаның минем карашка аеруча кирәксез һәм зыянлы булып чыгачак бер юнәлеше турында фикер сорадылар, тискәре җавап бирергә туры килде. Мине ачуланмадылар, хәтта фикерләремне искә алырга да вәгъдә бирделәр. Ихтимал, ул программаның уңай юнәлешләре дә җитәрлектер, тик бер нәрсә ачык: анда тормыштан шактый ерак торучы романтик фикерләр дә байтак. Мондый хыялый реформалар мәктәпкә тагын кайсы яклардан китереп сугарлар, әйтүе кыен. Дөрес, мәгарифне модернизацияләү программасы әлегә ул – тумаган тай гына. Укытучылар аны шөбһәләнеп көтәләр, күпчелек мәгариф системасының билен сындырып, эштән чыгарып ташламагае дигән фикер ягында. Соңгы дүрт-биш елда гына да без тормышка ашмаган берничә проект белән таныштык. Мәктәпләрне укучыларның баш санына карап финанслау, укытучыга эш нәтиҗәсенә карап түләү, оптимальләштерү. Боларның бары тик соңгысы гына милли мәктәпләрне җимереп, тузгытып, "уңышлы гына" эшләп ята. Ә бит реформалар эзлекле һәм "эшлекле" булсалар, уку-укыту системасы күптән аяк сузасы иде.

 

P.S. Бездә реформалар Көнбатышка ярарга тырышып ясала. Американы куып җитеп, узып китү коммунистлар чорында ук зур хыял иде. Күп өлкәләрдә хәзер инде уңышлар да бар. Эчкечелек буенча, әйтик, янкиларны уздык кебек. Бераз "тырышсак" җинаятьчелек дәрәҗәсе дә алардагыга якын булачак. "Откатлар" һәм ришвәт – Америкадагыча. Зәңгәрләр һәм педофиллар саны буенча да Сэм агай күрсәткечләренә омтылабыз. "Ач мужиктан соң кисәкне тарткалаучылар" Көнбатышата да, бездә дә җитәрлек. Инде килеп мәгариф өлкәсендәге Америка стандартларына күз салыйк. Америка телевидениесенең үзем караган яңалыкларыннан бер сюжетның эчтәлеге. Диктор сөйли: "Мичиган штатының Дейтройт шәһәрендә укучыларның 25 проценты гына мәктәпне тәмамлый. Мондый хәл Американың иң эре 50 шәһәрендә күзәтелә. Нью-Йорк һәм Лос Анджелеста хәл аз гына уңайрак: укучыларның 45 проценты мәктәп тәмамлау турында документ алу көненә кадәр барып җитәләр. Безнең хәсрәт реформаторлар да модернизацияли торгач, илне шушындый дәрәҗәгә китереп җиткерерләр төсле. Ни үкенеч, ни үкенеч!..


Булат ХАКОВ
Татарстан яшьләре
№ | 28.01.2010
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»