|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
20.11.2017 Хәвеф-хәтәр
Татарстанда ике айлык баланы ташлап киткәннәрЯкшәмбегә каршы төндә Чаллы бэби-боксында чираттагы ташландык балага тап булалар. Бу хакта Кама балалар медицина үзәгенең матбугат сәркатибе Диләрә Эстрина хәбәр иткән. 23.50 сәгатьтә бэби-бокста чираттагы мәртәбә сигнализация эшли башлый, шуннан соң хезмәткәрләр одеялга төрелгән ике айлык кызга юлыга, дип яза Татар-информ. Аның янында памперслар салынган сумка, сөт шешәсе һәм имезлек, шулай ук баланы ни сәбәпле калдырып китүләрен аңлаткан язу да була.
«Хокук саклау органнары, опека һәм попечительлек органнарына бу хакта хәбәр ителә. Хәзерге вакытта сабый Кама балалар медицина үзәгенең профиль бүлегендә, аны белгечләр карый. Баланың алдагы язмышы Россия Федерациясе законнары нигезендә хәл ителәчәк», - дип хәбәр итте Диләрә Эстрина.
--- |
Иң күп укылган
|