|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
20.11.2017 Интернет
«Матбугат.ру»ның Телеграмда үз каналы ачылдыИнде бөтен матбугат чарасы Telegram мессенджерында үз каналын булдырды дигәндә генә цивилизация безгә дә килеп җитте. Моңарчы каналыбыз юк иде. Сер шунда ки, без теге яки бу юнәлешне тәмам өйрәнеп беткәч кенә аны эшләтеп җибәрәбез. «Матбугат.ру» телеграм-каналында ниләр булачак: тиз арада җиткерергә кирәкле кызыклы һәм актуаль яңалыклар, бераз юмор, белгән-ниткән инсайдлар, эксклюзив фото һәм видео һ.б. «Матбугат.ру» телеграм-каналында ниләр булмаячак: һөртөрле спам (үзебез дә туйган), кирәксә-кирәкмәсә гиперсылтама куеп сайтка кеше кертү, робот сыман бар булганны элеп бару, реклама постлары (һәрхәлдә, беренче вакыт) һ.б. Төгәл әйтә алабыз: әгәр дә кешенең кесәсендәге телефоны пылт итеп сигнал бирә икән, димәк, анда мөһим һәм чыннан да ИГЪТИБАРГА ЛАЕК хәбәр булырга тиеш. Елмаю көне һәм Үбешүләр көне белән котлаулардан гарык. «Матбугат.ру» каналына язылу өчен Телеграм кулланучыларга шушы сылтамага басарга гына кирәк: https://telegram.me/matbugat яки Телеграмның үзендә @matbugat дип җыярга. Сүз уңаеннан, Телеграм инде күптәннән рус телендә дә эшли. Бергә булыйк!
--- |
Иң күп укылган
|