поиск новостей
Көн мәзәге
  •  Кичә мантыйк буенча ярышта җиңүче җиңде, аңа бүләк бүләк иттеләр.

Бүген кемнәр туган
  • 14 Сентябрь
  • Дмитрий Медведев - дәүләт эшлеклесе
  • Исхак Закиров (1911-1944) - шагыйрь
  • Рүзәл Йосыпов - галим
  • Элмэт.Югары беоемле педагог-ир-ат даими эш эзли. Барлык вариантларны карыйм ( педагог хезмэте мэжбури тугел ) 89274897219
  • Казан шэхэренен Завойский урамында 1 булмэле 50 кв.м. фатирга студент кызлар кертэм. Тел. 89178887888.
  • Шкаф купе сатыла.Тел 8-967-364-53-55
  • Казан шәһәре Мәскәү районында якшы хәлдәге, кулай бәядән генә коженный диван сатыла. Тел 89673645355.
  • Хатын кыз 39 яшь эш эзли.бэлки подработка бардыр.склад ,офис эшлэрендэ опыт бар.тел:89196978895
  • Казан шэхэрендэ ЖК Яратам комплексында 1 булмэле квартир аренда бирелэ 89375724787.
  • Сдается 2-х комнатная квартира с мебелью, бытовой техникой мусульманской семье на длительный срок. Рассматриваем только граждан РФ без животных, чистоплотных! Все в шаговой доступности! 35 т.р. аренда+коммуналка. Залог 40 т.р. Риэлторов просим не беспокоить! Собственник!89655846630
  • Казан шәһәре Вахитов районыннан узэктэ,Право- булачная урамында, ОКТЯБЕРЬ аенда 2 булмэле квартира арендага бирелэ 89957664503 Риелторлар борчымагыз!!!
  • Эретелгән ат мае сатам. Файдалы, тәмле, холестеринсыз. (89063227505)
  • Казанда Удивительная һәм Юныс Әхмәтҗанов (Арт Сити) урамнарында озак вакытка квартира- студияләр арендага бирелә ( 8 987 276 27 24) ( риелтор түгел)
Архив
 
20.11.2017 Милләт

Халыклар Дуслыгы йорты чит ил һәм Россиянең фәнни берләшмәсе делегациясен кабул итте

Татарстанның Халыклар Дуслыгы йортында Казанда үтүче «Төбәкләрнең тотрыклы үсеше: тәҗрибә, проблемалар, перспективалар» халыкара фәнни-гамәли конференциядә катнашучы галимнәр делегациясе булды.

Варна (Болгария), Мәскәү, Махачкала, Орск, Воронеж, Санкт-Петербург, Томск, Кемерово, Феодосия, Уфа һәм Казаннан булган галимнәр Татарстан халыклары Ассамблеясе һәм Халыклар Дуслыгы йорты эшчәнлеге белән таныштылар. Кунаклар өчен экскурсияне Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты директоры, ТР Дәүләт Советы депутаты Ирек Шәрипов оештырды.
 
Кунаклар үзбәк, әрмән, таджик, төрекмән милли-мәдәни автономияләре офисларын карадылар, әлеге милли общиналарның җитәкчеләре һәм активистлары белән аралаштылар. Рус милли-мәдәни берләшмәсе офисында оешманың Совет әгъзасы Вячеслав Никифоров республика районнарында җирле оешмалар булдыру, киләчәккә планнар белән уртаклашты.
 
Экскурсиядән соң кунаклар өчен концерт программасы күрсәтелде. Алар каршында Халыклар Дуслыгы йортының «Мирас» инструменталь ансамбле, шулай ук Татарстан халыклары Ассамблеясенең казах, мари, чуаш, дагыстан һәм һинд оешмаларының иҗат коллективлары һәм аерым башкаручылары үз чыгыш ясады.
 
«Әлеге Дуслык үзәгендә барган эшчәнлекне күреп мин шаккаттым, күңелдә җылылык һәм дуслык хисләре урнашты. Фикергә Горькийның «Италия турында әкиятләр»еннән өзек килә: «Кешеләрне — безнеке — дип әйтү хокукына ия булу — яхшы! Аларны үз, үзенә якын кеше итеп тойсаң, алар өчен синең тормышың — шаярту, синең бәхетең — уен булмаса, тагын да яхшы!», — дип сөйләде Ворнеж дәүләт университетының чит ил һәм Россиянең конституцион хокукы кафедрасы профессоры Наталия Бутусова.
 
«Алар (милли-мәдәни автономияләр. — редактор төзәтмәсе.) шундый күп эшлиләр ки, аның кадәр үзлектән күпләгән хакимият органнары да эшләми. Кадер-хөрмәт, сәламәтлек һәм уңышлар аларга», — дип өстәде ул.

---
Addnt.ru
№ --- | 15.11.2017
Addnt.ru печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы