|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
20.11.2017 Мәгариф
“Татар ата-аналары мәктәпне, Мәгариф министрлыгын судка бирә ала”Татарстан мәктәпләрендәге тикшерү нәтиҗәләрен Россия прокуроры Юрий Чайка Президент Владимир Путинга 30 ноябрьдә җиткерәчәк. Бер караганда вакыт бар кебек, ләкин мәктәпләрдә татар теле дәресләрен туган телгә алмаштыру, сәгатьләрне кыскарту башланды. Мондый вәзгыятьтә без нишли алабыз? Халыкара ПЕН-клубның Татар үзәге вәкилләре Путинга мөрәҗәгатьләрне туктатмаска кирәк дип саный. Ләкин...
Мәскәүнең бер колагы ишетми, бер күзе күрми. Татар үзәге җитәкчесе Разил Вәлиев әнә шулай ди. Рус җәмгыяте сүзләрен ишетә, ә татарларның бер генә мөрәҗәгатенә дә җавап булганы юк, ди ул. Шулай да туктап калырга ярамый. Үз сүзебезне әйтмәсәк, мәсьәлә безнең файдага хәл ителмәячәк, ди Разил Вәлиев. Шуңа күрә Татар үзәге Владимир Путинга, генераль прокурор Юрий Чайкага, мәгариф һәм фән министры Ольга Васильевага, мәгариф һәм фән өлкәсендә федераль күзәтчелек хезмәте җитәкчесе Сергей Кравцовка мөрәҗәгать әзерләгән. Анда Татар үзәге Татарстандагы хәлне аңлаткан һәм мәгариф системасындагы үзгәртүләрне укытучыларның август киңәшмәсенә кадәр туктатып торырга чакырган. Үзәкнең башкарма директоры Әхәт Мушинский бу хакта болай аңлата:
– 2002, 2004 елларда Язучыларның халыкара конгрессы корылтаенда без латин графикасына күчү мәсьәләсен күтәргән идек. Анда 140 ил вәкиле, халыкның үз алфавитын кабул итәргә хакы бар дип, безне хуплап, бердәм тавыш бирде. Монда кайттык, безне Төркия шпионнарына чыгарганнар. Китте шалтыратулар, нәрсәгә кирәк ул сезгә дип битәрләү, үгетләүләр. Беренче утырышта безне хупласалар, икенчесендә инде без бу теләкне тормышка ашыру юлына бастык, Россия Президентына хатлар әзерләдек. Ул чакта без мәгариф мәсьәләсендә беренче зур чигенеш ясадык. Болай булгач, тагын да чигенәчәкбез дип уйлаган идем, кызганыч, шулай килеп чыкты да. Хәзерге хәл 2002 елдагы мәсьәләнең дәвамы булып тоела миңа.
Разил Вәлиев әйтүенчә, мәктәптәге үзгәртүләр тагын бер зур проблеманы китереп чыгармагае:
– Татарстан мәгариф министры Россия мәгариф министрына яңа тәкъдим әзерләде. Анда, рус телен укытуны Россия мәгариф министры күпме таләп иткән, шул дәрәҗәгә китерү турында да язылган. Дөрес, рус теле 5-6 сыйныфларда кимрәк укытылган булган, ул стандартларга туры китереләчәк. Ике сәгать татар телен дәүләт теле буларак мәҗбүри укытырга дигән пункт та язылган. Аннан соң, укучыга кайсы милләттән булуына карап, туган телен сайларга ирек бирү турында әйтелгән. Туган телем – рус теле дип язучыларга рус теле тагын 2-3 сәгатькә артачак. Монда беркем дә искә алмаган тагын бер проблема килеп туа: туган телем – рус теле дип сайлаган балалар рус телен татар балаларына караганда күбрәк укыячак. Ә БДИда һәр укучыга таләпләр бер үк төрле. Монда бит хәзер татар ата-аналары балам рус телен кимрәк укыды, ә таләпләр бердәй дип мәктәпне, Мәгариф министрлыгын судка бирә ала.
Разил Вәлиев Татарстан мәгариф министрына бу җәһәттән тәкъдиме барлыгын да әйтте. Баксаң, Татарстан Президенты ике ел элек телләрне өйрәнүдә бер сәгать өчен бюджеттан өстәмә акча бүлеп биргән булган. Бу акчаны татар балаларына рус телен өйрәтүгә тотсаң, хәл бераз тигезләнә, диде ул.
ПЕНчылар рус телен атнасына 13-14 сәгать укуның балага нинди зур авырлык булуы турында да фикер алышты. Мөгаен, туган телем – рус теле дип гариза язып, рус телен күбрәк укуны таләп иткән ата-аналар бераздан үзләре үк сәгатьләрне киметүне сорарлар, дип уйлый алар. Әле бит математика, физика кебек төгәл фәннәрне дә үзләштерәсе бар. Хикмәт рус теленең ким укытылуында гына түгел... Шуңа күрә Татар үзәге ПЕН-клубның 140 илендәге үзәкләренә дә татар телен яклау хәрәкәтенә кушылырга чакыра. Шагыйрь Ркаил Зәйдулла ПЕН-клубның рус үзәге безне яклап аерым мөрәҗәгать язса да, артык булмас иде, дигән фикердә. Кемнәр безне яклар – көтеп карыйк инде.
Гөлинә ГЫЙМАДОВА |
Иң күп укылган
|