поиск новостей
Көн мәзәге
  • Ял көнне бииик озак итеп йоклау – акча экономияләүнең иң яхшы ысулы!

Бүген кемнәр туган
  • 07 Июнь
  • Әхсән Фәтхетдинов (1939-2012) - рәссам
  • Мөнирә Мазунова-Хәбибуллина (1949-2024) - пианист
  • Артур Фәләхов - журналист
  • Инсаф Мәрданов - җырчы
  • Казан шәһәре Совет районында барлык уңайлыклары булган бик чиста, җылы 1 булмэ арендага бирелә. Курше булмэдэ тэртипле кыз яши. 89376001290 (языгыз: Мах, ватсап)
  • Квартира эзлим: 1 бүлмәле квартира, студия яки аерым бүлмәгә подселение вариантын карыйм. Үзем турында: тыныч, чиста, җаваплы һәм түләү ягыннан проблемасыз , мөселман кызы. Өйдә тәртип һәм уңай атмосфера яратам. Вариантлар булса, шәхси хәбәргә языгыз
  • Башкортстан бураи р-н саетбай авылыннан иотлар сатыла. 4080 м2 җире су буенда.иске өй ,газ кергән, яна өй 15×8 бура ,кухня 15×4,тәрәзәләре пластик ,түбәсе ябылган.тел.89600325048,бәясе 3 млн.
  • Башкирии продаю два дома один старый и один 15 на 14 брус новый не достроинный ,участок 4080 ,5млн,89600325048
  • 14.05.2026 Люстра сатыла, 6 плафонлы, бик матур (3 плафон аска карый, 3 плафоны өскэ карый) Бәясе 1 мең. Казан шәһәре. 89033133608
  • Зеленодольск районында Раифа тирәсендә 3,5 га җир участогы сатыла. Туфрак уңдырышлы, ял иткән. Авыл хуҗалыгы өчен бик әйбәт: фермерлык, яшелчәчелек, бакчачылык, авыл туризмы өчен бер дигән. Урман, су якын. Кыйммәт түгел, сатып алучыга тагын да бәясен төшерергә мөмкин. 89872765659
  • 14.05.2026. Люстра сатыла, 6 плафонлы, бик матур (3 плафон аска карый, 3 плафоны өскэ карый) Бәясе 1 мең. Казан шәһәре. 89033133608
  • 14.05.2025 Нержавейка мойка сатыла. Кулланышта булган. Яхшы хәлдә. Эчке диаметры 43 см., тышкы диаметры 53 см., тирәнлеге 17 см. Бәясе 3.500. Казан шәһәре. 89033133608
  • Июнь аеннан Казан шәһәре, Бондаренко ур., 28 адресы буенча 2 бүлмәле фатирда бер бүлмә сдаваться ителэ. Район тыныч, янәшәдә мәктәп, кибетләр һәм көндәлек тормыш өчен кирәкле барлык уңайлыклар бар. Транспорт йөреше бик уңайлы: автобус тукталышлары якында, метрога җәяү 5 минут кына. Фатирда уртача ремонт, яшәр өчен кирәкле җиһазлар бар. Сораулар булса, языгыз. 89047632862
  • Сдам 2 ком. Квартиру в зеленадольск, со всеми удобствами ,на долгий срок 89600325048
Архив
 
17.11.2017 Мәдәният

Тинчурин театры Германиягә юл тотты

Бүген, 17 ноябрьдә, Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры Германиягә юл тотты. Әлеге иҗади сәфәр татар театрына нигез салучыларның берсе – күренекле драматург, актер һәм режиссер Кәрим Тинчуринның тууына 130 ел тулу уңаеннан оештырыла.

Иртәгә, 18 ноябрьдә, коллектив Россия Федерациясенең Бонн шәһәрендәге Генераль консуллыгында бөек драматург әсәре буенча куелган иң күңелле спектакльләрнең берсен – шаян рухлы “Назлы кияү” музыкаль комедиясен күрсәтәчәк. Сәфәр кысаларында Лейпциг шәһәрендә милләттәшләребез белән иҗади очрашу да күздә тотыла. Шул уңайдан артистлар махсус концерт программасы әзерләде. Труппа Казанга 20 ноябрьдә әйләнеп кайтачак.
 
Бу урында шуны билгеләп узарга кирәк: Тинчурин театрының иҗаты республикада гына түгел, Татарстаннан читтә яшәүче тамашачылар арасында да зур кызыксыну уята. Казанга кунакка килгән  татар диаспоралары вәкилләре театр спектакльләрен күргәннән соң, үз төбәкләрендә гомер итүче милләттәшләребез белән тинчуринлыларны даими очраштыра килә. Коллективның Россия төбәкләре буйлап оештырылган даими гастрольләре моның ачык мисалы булып тора. Моннан тыш, Тинчурин театры соңгы елларда чит ил сәхнәләрендә дә зур уңыш белән чыгыш ясый. Әйтик, Кәрим Тинчуринның “Сүнгән йолдызлар”, Нәкый Исәнбәтнең “Хуҗа Насретдин”, Мирсәй Әмирнең “Гөлшаян” спектакльләре Төркиянең төрле шәһәрләрендә күрсәтелде. 2012 елда тинчуринлылар Бельгиянең Брюссель һәм Брюгге шәһәрләрендә татарның бөек шагыйре Габдулла Тукай әсәрләренә нигезләнеп сәхнәләштерелгән “Сөй гомерне!” шигъри драмасын тәкъдим итте. Спектакльне әлеге ил халкы гына түгел, ә күрше Франция һәм Германиядән дә милләттәшләребез килеп карый алды. 2016 елда исә коллектив Финляндия башкаласында “Сөй гомерне!” һәм “Без – кырык беренче ел балалары” әдәби спектакльләрен уйнады.
 
 
Быел исә Тинчурин театры, соңгы еллардагы күркәм традицияне дәвам итеп, Германиядә чыгыш ясаячак. Әлеге зур проект Германиядәге татар диаспорасы вәкилләре тәкъдиме һәм Татарстан Республикасы җитәкчелеге, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы ярдәме белән тормышка ашырыла.

---
Тинчурин театры
№ --- | 17.11.2017
Тинчурин театры печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы