поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
17.11.2017 Мәгариф

Самара өлкәсендә татар мәгарифе көннәре үтте

“Бердәмлек”нең үткән ике санында Татарстан мәгариф хезмәткәрләренең Камышлы һәм Похвистнево районнарында татар мәктәпләре белән танышып йөрүе турында язып чыккан идек. Самараның “Яктылык” мәктәбендә узган өченче, йомгаклау көне, тагын да уңышлырак, кызыклырак булып күренде.

Пленар утырышта Татарстан мәгариф министры урынбасары Тимерхан АЛИШЕВ, Самара өлкәсе мәгариф министры урынбасары Михаил ТАТАРИНЦЕВ, Самара өлкәсенең һәм Татарстанның татар теле укытучылары катнашты.
 
Яңа кешеләр, яңа информация дигәндәй, пленар утырышны көткән арада Татарстан укытучылары янындарак йөрергә тырыштым. Менә  Казанның Киров районындагы 4 санлы кызлар интернат-гимназиясе директоры Марат ФӘТИЕВ “Як¬тылык”ның ата-аналар комитеты рәисе Ленар Сабировка үзенең гимназиясендәге хәл¬ләрне сөйләп тора: 
 
- Безнең гимназия Россия киңлекләрендә яшәүче сәләтле кызлар өчен 20 ел элек ачылган иде. Укучыларның 25 проценты татар түгел. Ләкин гимназиябездә төрек теле укы¬тылу сәбәпле, бөтен укучылар да татар телен дә бик җиңел өйрәнәләр. Тугызынчы сыйныфта да, унберенчене тәмамлагач та, татар теле буенча тест үткәрелә. Гимназиядән чыкканда кызларыбыз татар телендә иркен сөйләшәләр, укыйлар, язалар.
 
- Кызларны һәм малай¬ларны аерым укыту ни өчен кирәк?
 
- 20 ел укыту дәверендә нә¬тиҗә ясый алабыз инде: аерым укуның тискәре яклары юк. Кызлар мәктәптә малайлар белән шаярышып йөрүгә вакытларын сарыф итмиләр, үз-үзләренең кадерләрен белеп үсәләр. Егетләр дә тәртипле кызларыбызга башкачарак карый. Хәзер инде Түбән Камада, Бөгелмәдә дә “гендерный” дип аталган аерым мәктәпләр ачыла башлады. Анда татар телен тирәнтен өйрәнү дә күздә тотыла.
 
- Мәгариф министры булсагыз, кызлар-егетләрне аерым укытыр идегезме, әллә кушар идегезме?
 
- Төрле мәктәпләр булсын. Кеше үзенә кирәген үзе сайлап алыр.
 
Чирмешән районының мә¬гариф бүлеге мөдире урынбасары Җәмилә МИНЕБАЕВА белән дә сөйләшеп алдык: 
 
- Татарстанда татар телен укыту Самара өлкәсендәге кебек кенә түгелдер инде?
 
- Безнең Чирмешән районында 26 мәктәп бар. Шуларның 14се татар мәктәбе булып санала. Ә район үзәгендәге дүрт мәктәпнең берсе - татар лицее. Элек анда тәрбия эшләре генә татар телендә алып барыла иде. Ә бу уку елында беренче сыйныфта татар классы ачып җибәрдек. Анда укучы 16 бала бөтен фәннәрне дә татар телендә үзләштерә.
 
- Ә Бердәм дәүләт имти¬ханнарын ничек бирерләр икән алар?
 
- 8 - 9нчы сыйныфларда имтихан бирә торган дәресләр русчага күчерелер, дип планлаштырабыз. 
 
- Ә ата-аналар моңа ничек карый?
 
- Бик яхшы. Балаларын татар сыйныфына бик теләп биреләр. Үгетләп йөрергә ту¬ры килмәде. Чөнки аларның күбесе татар балалар бакчасына йөреп үстеләр бит.
 
- Эшегездә уңышлар телим!
 
 
Уңышлар теләвем вакытлы булды ахыры. Быелгы көзне Татарстан мәктәпләрендә татар телен укытуга каршы гауга чыкты бит әле. Аны күтәрүчеләр рус балаларының ата-аналары гына түгел, араларында татарлар да бар, диләр. Татар теле белән мавыгып китеп, балалары БДИ имтиханнарын тапшыра алмаслар, дип борчылалар, имеш. Ә бәлки бу сылтау гынадыр. Татарстандагы башка милләт кешеләренең татарчаны өйрәнергә теләмәвен аңларга була. Ә менә татарларга киләчәктә терсәкләрен тешләргә туры килмәгәе. Бу язмамның беренче бүлеге интернетта басылып чыккач, аның астына Камышлы мәктәбендә укыганда татар теленнән баш тарткан Зөлфия ханым менә нәрсә язып куйган: “Я в своё время была в числе тех учеников, кто отказался от изучения татарского языка в Камышле. Сейчас я об этом жалею. Мы должны знать родной язык своих родителей. Я со своими детьми разговариваю и на татарском и на русском. И считаю, что татарские дети, даже если они ими являются наполовину, должны его учить. Не зная языка своих предков, невозможно сохранить традиции и культуру своего народа”...  
Зөлфия ханым комментарийны рус телендә язган. Димәк, үз телендә укый белсә дә, яза белми әле. Белем тана сөте белән керми шул, монда ана сөте кирәк.
 
Күп сөй¬ләшүләрдән, фикер алышулардан соң мәгариф министры Энгель Фәттахов Татарстан Дәүләт Советына керткән документта Татарстан мәк¬тәпләрендә татар теле һәм әдәбияты атнасына мәҗбүри рәвештә 2 дәрес укытылачак, ә рус теленә атнасына 11 сәгать вакыт биреләчәк, дип язылган. Россия мәгариф министры Ольга Васильева моңа каршы түгел, әлбәттә. Ә менә татар язучысы, җәмәгать эшлеклесе Фәүзия Бәйрәмова бу хәлне:  “Татар теленең генә түгел, татар халкының да тулы җиңелүе”, - дип атады. Аның белән килешмичә мөмкин түгел. Татар телен укытуда ирешкән уңышларга кире хут биреп җибәрмәсәләр ярар ла. Россия киңлекләрендә сибелеп яшәүче татарлар үз телебезне саклап калу өчен гел тыпырчынырга тиеш шул. Каймакка баткан бака да тыпырчына-тыпырчына май язган да исән калган, диләр. Менә 20 ел элек барлыкка килгән “Яктылык” мәктәбе дә аның беренче ди¬ректоры Хәридә Гәптелҗан кызы Дашкинаның һәм “Туган тел” өлкә татар оешмасының тыпырчынуы нәтиҗәсе бит. Шушы вакыт эчендә күпме балаларыбыз үз мохитыбызда тәрбияләнде! Мәктәпне тәмамлагач, күбесе татар гаиләләре корып, татар булып яшиләр, үз балаларын да шушы мәктәпкә бирергә тырышалар.  Димәк, халыкка татар мәктәбе кирәк! Димәк, бүген биредә уздырылачак пленар утырыш, мастер-класслар, ачык дәресләр, фикер алышулар да юкка түгел!
 
 
- Бу залда утыручыларны бер максат - татар телебезне саклау һәм үстерү, киләчәк буыннарга түкми-чәчми тапшыру максаты берләштерә, - дип башлады пленар утырышны “Яктылык” мәктәбе директоры Радик Рәфгать улы Газизов. - Форсаттан файдаланып, Самара өлкәсе һәм Татарстан мәгариф министрлыкларына безнең балаларга татар телендә укырга шартлар тудырган өчен рәхмәтләребезне җиткерәбез. Алар заман та¬ләпләренә җавап бирерлек итеп җиһазландырылган кабинетларда белем алалар. Күбесендә интерактив такталар, укытучыга уңай эш урыннары булдырылган, укучылар бушлай дәреслекләр һәм уку әсбаплары белән тәэмин ителгән, - дип сөйләде.
 
Самара өлкәсе мәгариф министры урынбасары Михаил ТАТАРИНЦЕВның чыгышы никтер бик кыска булды. Ул тик Татарстанның мәгариф ми¬нистр¬лыгы белән күптәнге хез¬мәттәшлек булуын искәртеп үтте һәм коллегаларына ис¬тәлеккә Союз ракетасының макетын бүләк итеп, урынына утырды.
 
 
Татарстан мәгариф министры урынбасары Тимерхан АЛИШЕВның, киресенчә, халыкка әйтер сүзе күп иде. Ул Мәгариф көннәре кебек чараларның регионнарда яшәүче татарларга ярдәм итү ниятеннән эшләнүен белдерде. “Шулай да, җирле мәгариф министрлыклары ярдәменнән башка без болай нәтиҗәле эшли алмаган булыр идек. Бүген шушы хезмәттәшлекнең ачык бер мисалын күрәсез”, - дип, өлкәбезнең 14 мәктәбендә татар теле дәресләре укытылуы өчен Самара өлкәсе хөкүмәтенә рәхмәтләрен җиткерде.
 
Тимерхан Алишев сүзлә¬ренә караганда, бүгенге көндә Татарстан Россиянең 76 регио¬ны белән милли мәга¬риф, мәдәният өлкәсендә хез¬мәт¬тәшлек итү турында килешүләр төзегән. Иң зур проб¬лемаларның берсе – милли кадрлар тәрбияләү, эшли тор¬ган укытучыларның квалификациясен күтәрү, укыту програм¬маларын һәм дидактик материалларны яңартып тору. Татарстан Россиянең бөтен татар мәктәпләрен дәреслекләр һәм дидактик материаллар белән даими тәэмин итеп тора.  Үткән елда гына Самара өлкәсенә 230 дәреслек җибәрелгән. Шушы Мәгариф көннәре кысаларында әле тагын 200 әлифба китабы, матур әдәбият, интерактив уеннар китерелгән. Ә инде дәреслекләр җитми икән, Татарстанның “Ана теле” сайтында да (аны алып баручы татар теле белгече Кадрия Фәткулова) 1 - 11нче сыйныфлар өчен дәреслекләр бар. Аларны ачып уку өчен логин һәм парольләрне укытучылардан сорап алырга була.
 
 
Шулай ук регионнардагы татар балаларына телебезне өйрәтү өчен Татарстанда тел лагерьлары, олимпиадалар да оештырылып тора. Бу уңайдан Татарстан министры урынбасары Самара өлкәсендә оештырыла торган татар лагерьлары эшен дә хуплап, башкаларга үрнәк итеп күрсәтте:
 
- Хөрмәтле милләт¬тәш¬ләр, Татарстан сезгә һәр¬вакыт таяныч булып торачак. Шул ук вакытта урыннарда да эшчәнлек актив булырга тиеш. Элек-электән телебезне саклау эше укытучылар җилкәсендә булган. Кай төбәктә яшәвегезгә карамастан, татар теленә, әдәбиятына карата битараф калмагыз, туган телебезне укыту планнарына кертеп, мәктәпләрегезне татар теле үзәкләренә әверелдерүегезне соралам. Читтән торып без моны оештыра алмыйбыз, - дип җан авазы белән мөрәҗәгать итте.
 
Тимерхан Булат улы татар мәгарифе өчен хәләл малларын кызганмаган эшкуарлар Ильяс Шәкүров, Фәхретдин Канюкаев, Әнвәр Горланов, Минәхмәт Хәлиуллов, Рифкать Хуҗин, Гомәр Батыршин, Мәүлет Низамов, Ленар Сабиров кебек җәмәгать эшлеклеләренә һәм меценатларга да, мөфти Талип Яруллинга да рәхмәтләрен җиткерергә онытмады, өлкә һәм шәһәр татар мәктәпләре укытучыларына Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары тапшырды, “Мәгарифтәге казанышлары өчен” күкрәк билгесе белән “Яктылык”ның инглиз теле укытучысы Зилә Шәрәфетдинованы һәм физкультура укытучысы Галия Коновалованы буләкләде. Ахырда Казанның 4 санлы кызлар гимназиясе директоры Марат Фәтиев һәм “Яктылык” мәктәбе директы Радик Газизов хезмәттәшлек итү турындагы килешүгә кул куйдылар. 
 
Тимерхан Булатовичның док¬ладыннан күренгәнчә, Татарстан хөкүмәтенең регионнарда татар телен үстерү өчен куйган хезмәте иксез-чиксез. Ә менә без, җирле татарлар, бу ярдәм өчен рәхмәтле булып, телебезне өйрәнүдә, балаларны татар рухында тәрбияләүдә Татарстан мәгариф министр¬лыгы баглаган ышанычны аклыйбызмы соң? Моны “Яктылык”ның ата-аналар комитеты рәисе Ленар Сабировның чыгышыннан күрергә мөмкин булды. Мәктәп өлкәдәге татар оешмалары белән дә, мәчет белән дә тыгыз элемтәдә тора. Биредә аналар һәм аталар клубы оештырылган. Аларның һәрберсе балаларны тәрбияләүдә үз ролен уйный. Җәйге лагерьларда, шимбә өмәләрендә, Сәламәтлек көннәрендә дә балаларның һәм ата-ана¬ларның гел бергә булуы да уңышка китерә. Бергә эшләү һәм ял итү - тәрбия бирүнең иң үтемле чарасы, дип сөйләде Ленар әфәнде.
 
Пленар утырыштан соң “Яктылык” мәктәбенең татар теле укытучылары Алия Әпсәләмова (4нче сыйныфта) һәм Фәния Гыйлаҗева (8нче сыйныфта) үткәргән ачык дәресләр бик уңышлы дип бәяләнде. Бигрәк тә Фәния Нурсәхи кызы үткәргән дәрес Самара мәгариф министры урынбасары өчен яңалык булды. Фәния Гыйлаҗеваның ачык дәресендә татар һәм рус телләрен бергә укытып булу ысуллары күрсәтелде. “Фәния Нурсәхиевна соңгы ике елда чыгарылыш сыйныфларында рус һәм татар телләре укытты, һәм, өлкә мәктәпләре белән чагыштырганда, дәүләт имтиханнарында яктылыклылар уртача күрсәткечләрдә югарырак баллар җыя алдылар. Аның укучылары өлкә, Татарстан һәм хәтта халыкара олимпиадаларда призлы урыннар яулап киләләр”, - дип, горурланып тәкъдим итте аны мәктәп директоры.
 
Татарстан укытучылары - Казанның 20нче мәктәбенең татар теле укытучысы Гөлназ Галимова һәм Чирмешән районы, Лашман авылы мәктәбе укытучысы Разия Газимҗанованың мастер-класс дәресләре укытучыларга гына түгел, чарада катнашкан башка профессия ия¬ләренә дә кызыклы булгандыр. Алар балаларны яңа табышмаклар, мәсәлләр уйлап чыгаруларга этәрәләр, ребуслар, кул астында булган гади предметлар - төсле кәгазь, төсле конфетлар кулланып теманы аңлата, кызыклы итә беләләр...
 
...Гөрләп үткән Татарстан мәгарифе көннәреннән алган тәэсирләрне, алар калдырып киткән электрон мәгъ¬лүматларны үзләштерү, дә-ресләрдә куллана башлау өчен укытучыларга да, өлкә мәгариф министрлыгына да, район мәгариф бүлекләре җитәкчелегенә дә күпмедер вакыт кирәк булыр әле. Азмы, күпме вакыт үтәр, әлегә билгесез. Тик шунысы гына билгеле - шундый-шундый очрашу үтте дип, галочка куеп кына котылып булмас. Теләсәң дә, теләмәсәң дә Татарстан күрсәткән юлга борылырга, авыр милли мәгариф кулясасын урыныннан кузгатып, шәбрәк әйләндереп җибәрергә туры киләчәк. 

Эльмира ШӘВӘЛИЕВА
Бердәмлек
№ --- | 17.11.2017
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»