|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
15.11.2017 Хәвеф-хәтәр
Татарстанның бер районында “ПАЗ” автобусы янган (ФОТО)Арча районында “ПАЗ” автобусы янган. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр. “Татар-информ” язуынча, Арча-Сеҗе юлының 22нче километрында Иске Му авылы янында булган әлеге хәл турындагы хәбәр кичә иртән килеп ирешкән.
Сеҗе янгын сүндерүчеләре урынга килгәндә, автобусны тулаем 10 квадрат метр мәйданда ут чолгап алган булган. Биш минуттан ут сүндерелгән.
Нәтиҗәдә беркем дә зыян күрмәгән. Янгын чыгу сәбәбе ачыклана.
--- |
Иң күп укылган
|