|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
15.11.2017 Мәдәният
92 яшьлек Әлфия Айдарская: “Әнкәйнең моңнары сагындыра”Шушы көннәрдә Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстанның халык артисты, Г.Тукай исемендәге дәүләт бүләге лауреаты, композитор, җырчы Сара Садыйкованы искә алу кичәсе узды. Казанның Актерлар йортында ул көнне алма төшәр урын да юк иде. Кичәне композиторның кызы, 92 яшьлек Әлфия апа Айдарская алып барды. Аның белән берничә көн элек кенә очрашып сөйләшергә туры килгән иде. Мин аңа кызым укыган мәктәп укучыларының Сара Садыйкова исемендәге “Калфаклы сандугач” бәйгесендә катнашулары турында сөйләдем. Әлфия апаның беренче соравы: “Нинди көй уйнадылар?” – булды. “Иртәнге нур” диюмә шундук: “Ни кызганыч, балалар өчен язылган җырлар җитми. Югыйсә әнинең күпме нәшер ителмәгән җырын таптым. Мин бу җырларны “Бибисара моңнары” дип аталган җырлар китабында әзерләп чыгардым. Әлеге китапка композиторның моңарчы нәшер ителмәгән 143 җыры тупланган.
– Әнкәй гомере буе халкыбызга хезмәт итте. Соңгы көннәренә кадәр җыр язды. Татар язучылары, шагыйрьләр, җырчылар белән һәрвакыт аралашып яшәде. Аның архивларын барлаган саен, әсәрләре табыла тора. Бу китапта моңарчы халыкка таралмаган әсәрләре урын алды. Аның җырларын бүген яшь җырчыларга да тәкъдим итәм, – ди Әлфия апа. – Бу кичәдә кайбер җырлары беренче тапкыр яңгырады. Татарстанның атказанган артисты Рөстәм Гыйльфанов Касыйм Тәхау шигыренә 1960 елда язылган “Татарстан – нефть җире” дигән җырны башкарды. Концертта яшьләрнең дә катнашуы сөендерә. Әнкәйнең иҗатын киләчәккә алар илтәчәк бит.
– Сара Садыйкованы искә алырга килүчеләрнең бөтенесе дә диярлек – Совет заманы кешеләре. Бу – Сара апа җырларында үскән буын. Ә җырлары чиста, моңлы, дәртле композиторның. Хәзер андый җырлар язмыйлар. Дөресрәге, яза алмыйлар. Яшь җырчы Иркен Мостафин “Яшә, Казан, яшә!”не матур итеп башкарды, Зөһрә Сәхәбиева “Әнкәй”не җырлап елатты. Соңыннан Сара апаны, Гөлҗәүһәр апа, дип әнкәйне искә алды. Рәхмәт аңа! Сара апаның җырлары яши һәм яшәячәк. Һәйкәлен генә һаман куя алмыйлар. Оят, билләһи. Сара апаның һәйкәлен кызы күреп калсын иде дип, аңа озын гомер телим”, – диде Татарстанның халык язучысы Роберт Миңнуллин.
Кичә башлангач та, бирегә агылучы халык ташкынын күреп шаккаткан идем. Хәтта чишенү бүлмәсендә кием калдырырга урын да калмады. Әмма беркем дә кире борылмады. Аягүрә басып тамаша кылды. “Таксида килдем. Без бит Сара апа моңнарында үстек. Бик сагындыра. Балачакка, яшьлеккә кайткандай булдык. Әлфия Айдарскаяга мондый кичә уздырганы өчен зур рәхмәт”, – ди Дәрвишләр бистәсеннән килгән 75 яшьлек Венера ханым. Әлеге кичә күңелләргә ниндидер бер рәхәтлек өстәде. Сара апаның көйләре әллә кайларга алып кереп китә дә күңел кылларын тибрәндерә. Әнә шуңа да килгән һәр тамашачы бер тында тамаша кылды, җырчыларны алкышларга күмде дә инде. Әлеге матур кичәне оештырган Әлфия Айдарскаяга сокланып кайттым. Сара Садыйкова татар халкына зур мирас калдырган композитор гына түгел, игелекле бала да тәрбияләгән. Әнә шундый дәвамчың, ядкәреңне кадерләүче булуга ни җитә!
Гөлгенә ШИҺАПОВА |
Иң күп укылган
|