|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
15.11.2017 Мәдәният
Халыклар Дуслыгы йортында Күпмилләтле якшәмбе мәктәпләре фестивале узаТатарстанның Халыклар Дуслыгы йорты базасында Татарстан Республикасының күпмилләтле якшәмбе мәктәпләре һәм этномәдәни компонентлы мәктәпләрне фестиваленең сайлап алу туры узды. Сәхнәдә Казан һәм республиканың алты районыннан килгән балалар чыгыш ясады, узләренең музыкаль осталыкларын күрсәтте. Үз халкының мәдәниятын чуаш, мари, удмурт, мордва, керәшен, грузин, татар, тау халыклары, гарәп милләте вәкилләре тәкъдим итте.
Чараның оештыручылары: Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм Казан шәһәренең Мәгариф идарәсе.
«Сәхнәдә беренче тапкыр гына чыгыш ясамыйм, шуңа күрә җиңел җырладым. Мин «Туге мо» исемле мари җырын башкардым», — дип сөйләде Россиякүләм, районкүләм һәм шәһәр конкурслары лауреаты Илья Паширов.
«Без, тугыз кыз, заманча удмурт биюен башкардык. Җитәкчебез Светлана Анатольевнага зур рәхмәт белдерәбез. Милли киемнәрдән чыгыш ясарга бик яратабыз», — дип сөйләделәр «Шунды» («Кояш») коллективы кызлары Диана һәм Камилла.
Иң әйбәт дип табылган чыгышлар фестивальнең җиңүчеләрен бүләкләү тантанасында билгеләп үтеләчәк. Әлеге тантана Татарстанның Халыклар Дуслыгы йортында 17 ноябрь көнне узачак.
--- |
Иң күп укылган
|