|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
13.11.2017 Хәвеф-хәтәр
Казанда экстрен рәвештә пассажир самолеты төшеп утырганКазан аэропортында Улан-Удэдан Мәскәүгә оча торган Boeing 737-800 самолеты ашыгыч рәвештә төшеп утырган. Әлеге хәл кичә кич – 22.37 сәгатьтә булган, дип хәбәр итә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте. “Татар-информ” ачыклаганча, “Сибирь” авиакомпаниясенә караган самолеттагы бер пассжирның хәле начарланган һәм экипаж Казан аэропортында ашыгыч рәвештә төшеп утырырга мәҗбүр булган.
1989 елгы пассажир хатын-кызны Республика клиник хастаханәсенә озатканнар. Самолет маршрут буенча юлын 0.03 сәгатьтә дәвам иткән.
--- |
Иң күп укылган
|