|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
11.11.2017 Медицина
"Дөрес туклануга гаилә белән күчәргә кирәк"Һәр хуҗабикә, якыннарының сәламәтлеген кайгыртып, файдалы да, тәмле дә ризыклар әзерләргә тырыша. Әмма табиблар әйтүенчә, бездә дөрес тукланучы гаиләләр бик аз, шуңа да ашкайнату системасына бәйле авырулар арта бара. Табиб-диетолог Әлфия ЗИННУРОВА, дөрес туклануга гаиләдәгеләрнең барысы да күчкәндә генә уңышка ирешеп була, дип саный. — Әлфия Ринатовна, фаст-фуд, ярымфабрикатлар тулып яткан заманда дөрес туклану бик кыен. Даими рәвештә зыянлы ризык ашау сәламәтлеккә нинди йогынты ясый?
— Тиз әзерләнә торган ризыклар матур күренә, ул өйдә әзерләнгәнгә караганда тәмлерәк тә булырга мөмкин. Әмма дөрес тукланмау аркасында организмда токсиннар җыела һәм аңа көчәнеп эшләргә туры килә. Йөрәк канны куу өчен күбрәк көч сарыф итә, сулыш системасы зыян күрә. Әлбәттә, бу хәл шундук күзәтелми, тайпылышлар еллар дәвамында барлыкка килә. Азыкта сәламәтлек өчен кирәкле файдалы матдәләр булмаса, тән тиресе, тешләр, чәч-тырнаклар зыян күрә. Дөрес тукланмау аркасында кеше симерә һәм эчке әгъзалар интегә. Иң зарарлы ризыклар дип кыздырылган һәм майлы ашамлыклар, тоз, шикәр, майонез, консервлар, ярымфабрикатлар, баллы газлы эчемлекләр, ясалма майлар һәм ак он санала.
— Ризыкны кайчан ашау да мөһимме?
— Туклану режимын сакларга кирәк. Организмдагы процесслар (йөрәк тибеше, күзәнәкләр бүленү, ашкайнату) билгеле ритм буенча эшли. Ризык кабул итү дә шулай ук тәртип белән булырга тиеш. Бу ашкайнату системасына йөкләмәне тигез бүлергә булыша. Кеше көненә ким дигәндә 4 тапкыр ашарга тиеш. Билгеле сәгатьләрдә туклану аеруча балалар һәм яшүсмерләр өчен мөһим. Чөнки яшь организмга артык йөкләнеш булырга һәм сәламәтлектә тайпылышлар барлыкка килергә мөмкин.
Рәзилә РӘСИМ |
Иң күп укылган
|