поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
10.11.2017 Җәмгыять

Илфак Шиһаповның әнисе Асия апа: «Нәрсә җитми безгә?»

Асия апа Шиһапова – безнең өчен чит кеше түгел. Хезмәттәшебез Илфак Шиһаповның әнисе. Илфакның әнисенә шалтыратмаган бер генә көне дә юк иде. Асия Шиһапова Лениногорск районының Иске Шөгер авылында яши. Җәй көне дустыбызның кабе­ренә кайткач, әнисе белән дә озак сөйләшеп утырган идек.

79 яшьлек Асия апаның өендәге тәртип-чисталыккка шаккатарсың. Ишегалдын тутырып, чәчәкләр үстерә. Шигырьләр яза. Берничә шигыре арасыннан берсен сайлап алып сезгә дә тәкъдим итәбез, кадерле укучыларыбыз. Илфакның да элегрәк чыккан бер язмасын сайладык. Сезгә ничектер, әмма без әни белән улның иҗатында һәм тормышка карашларында уртаклык күрдек...
 
Нәрсә җитми безгә?

Машинаң да кала, алтының да кала.
Балаң кала, кала хатының.
Нигә кирәк шулкадәрле байлык,
Иң кадерле әйбер – саулыгың.

Истәдер бит, ташу суын ерып
Туң бәрәңге җыйган көннәрең.
Туң бәрәңге камырының тәме
Тел очында һаман, үтмәде.

Сугыш кырларына ирен озатып,
Калды ана бишәр бала белән.
Биш баладан ачтан үлми калган
Берсе уйнап үсте безнең белән.

Кыш көннәре сукыр лампа белән
Әни эрли иде күлмәклек.
Киндер күлмәк киеп үскәнгәме
Таза булып үстек, үлмәдек,
Аллергия чирен белмәдек.

Җигелеп тарттык уфалланы
Әнкәйләр белән бергә.
«Әни булалмассыз инде», –
Дияләр иде безгә.

Ләкин әни булдык без дә,
Үстердек бишәр бала.
Үлән ашап үскәнгәме,
Яшьләр туксанга бара.
Ә бүген соң...

Шкаф тулы – кием-салым,
Сервант басыла көмештән.
Алтын алка тагып йөри
Бала-чага бер яшьтән.

Кунакка бара әбиләр
Алтын алка-йөзектән.
Хәерләр таратышалар
Берлек түгел, йөзлектән.

Өсләр бөтен, тамаклар тук,
Өйләрдә гел газ яна.
Риза булмасаң барсына,
Үткән елларга кара.

Һәрбер капка турысында
Өчәр машина тора.
Нидер җитми, һаман кирәк,
Нидер кирәк халкыма!

Изгелекләр эшләгез сез
Калган гомерегездә.
Кеше чәйнәп утырмагыз
Капка төпләрегездә.

Асия ШИҺАПОВА.
 
***
Нәрсә ул нигъмәт?
 
Авылга әнигә шалтыраттым. Көненә ким дигәндә ике тапкыр шалтыратам мин аңа – ялгызы, яше дә бар, гел кайтып булмагач, сагындыра да. Шалтыраткан саен, вакытка карап, тәмләп сөйләшәбез. Авыл хәлләрен ул сөйли, Казан, республика тирәсендәгесен – мин.
 
Беркөн сөйләшкәндә, әни әйт­кән бер нәрсә мине нык тет­рәтте. Ул, үзенә генә хас йомшак тавыш белән, миннән доллар курсының күпме булуын сорады.
 
– Ышту-то телевизордан әйт­ми башладылар, интернеттан карап ал әле, улым, – ди. – Һаман ниндидер кризис та кризис диләр, һич аңламыйм шуны. Бөтен җирдә, авыл читләрендә чабылмаган печән кибеп ята, кыр тулы икмәк, бакчада бәрәңге дә, кишер дә, суган да, чөгендер дә ишелеп уңа. Күпме җиләк, чия булды, алма күп – нинди кризис соң ул?! Берәрсе ачка интегәме соң?!
 
Тиле әйтмешли, бишенче айфон белән алтынчы айфон арасындагы аерманы аңлый алмаган әнидән доллар курсы белән башын катырмавын сорап, сүзне икенчегә бордым. Ләкин аның кыр тулы чабылмый калган печән белән бакча тулы нигъмәт һәм берәүнең дә ачка интекмәве турындагы сүзләре хәтергә уелып калды. Чыннан да, заманында кырдан рөхсәтсез бер сәлге печән чабарга да ярамаган чорларда малга «курмы» әзерләү азапларын әле мин дә хәтерлим бит.  Яшәүнең бөтен өмете дә колхоз биргән такы-токырак хезмәт хакы һәм бакчадагы бәрәңге белән абзардагы мал-туар булган чорны. Шуңа да сугыш еллары ачлыгын күреп, «татып» үскән әни өчен бүгенге бакчадагы яшелчә-җимеш тә, кырдагы печәннең дә чыннан да нигъмәт икәнен бик яхшы аңлыйм. Ләкин шулай да ачлык булмаган, бөтенебез дияр­лек затлы машиналарда чапкан, гел дә яңадан-яңа кием кигән бу заманда нинди кризис соң ул?!
 
Икенче көнне бугай, Татарстанның бөтенләй икенче ягыннан булган бер танышым каенанасын Киров өлкәсенә совет чорында бишәр генә сутый итеп бүленгән бакчаларга алып барулары турында сөйләде.
 
– Баруын яхшы гына барды әни, – диде ул. – Тик барып ботаклары чия, алма, сливадан сыгылып торган җимеш агачларын күргәч, әллә ниш­ләде. «Карагыз күпме нигъмәт бит», – дип, муенына буяу­дан бушаган егерме литр­лы чиләкне асып, җимеш җыя башлады. Ашыгып. Җитмәсә безне дә ашыктыра. «Җыегыз, фәләннәргә дә бирербез, тегеләргә дә кирәк», – дия-дия, ашыга-ашыга җыя да җыя. Көн кызу. Әни урманга барам дип калынрак киен­гән. Аның ашкынуына бирелеп, без дә комсызланып җимеш җыя торгач, әнинең хәлсезләнеп җиргә утырганын чамаламый да калганбыз бит. Тиз генә машинаны кабызып юлга кузгалдык. Юлда даруханәгә туктап, әнине салкын су белән юындырып, көч-хәл белән рәткә керттек. Менә сиңа нигъмәт!
 
Танышымның каенанасы минем әни белән бер елгы. Сугыш алды балалары алар. Шуңа ике көн рәттән без уйлап та бирмәгән нәрсәләргә карата нигъмәт сүзе куллануын ишетү гаҗәбрәк булса да, артык аптыратмады. Чын нигъмәтнең нәрсә икәнен аңлар өчен, алар үткән юлны үтәргә, алар күргәнне күрергә, алар кичергән ачлыкларны кичерергә кирәктер, күрәсең. Аллам сакласын, әлбәттә... Ләкин нигъмәтне «Бәхетле» кибетен­дәге ризык белән «Макдоналдс» ресторанындагы бутерброд арасында дип уйлаган безнең буын һәм безнең балалар буынына ничек аңлатырга соң дигән сорау туа. Чын муллыкның, чын рәхәт тормышның, чын кризисның да ни икәнен аңлый башлар идек... Шуларны уйларга мәҗбүр иткән сүзләре өчен мин әнигә дә, танышымның каенанасына да олы рәхмәтле. Матур һәм тук яшибез бит бүген...
 
Илфак  ШИҺАПОВ.

---
Шәһри Казан
№ --- | 10.11.2017
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»