|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
10.11.2017 Милләт
Милләтләр язмышы турында уйланырга вакыт3 ноябрьдә Россиянең барлык төбәкләрендә “Зур этнографик диктант” акциясе узды. Милләтләр турында белем дәрәҗәсен ачыклау, милләтара мөнәсәбәтләргә игътибарны арттыру максатыннан бу чара илебездә икенче тапкыр үткәрелә. Быел акциягә якын чит илләрдәге ватандашларыбыз да кушылып, ул халыкара статус дәрәҗәсенә ия булды. Регионыбызда да акциягә карата кызыксыну арта икән. Бу турыда өлкә Халыклар дуслыгы йортына диктант язарга килүчеләргә учреждениенең директоры Евгения Хоровинникова белдерде. - Үткән елда Зур этнографик диктантны 9 мәй¬данчыкта 350 кеше язган булса, быел 60 мәйданчыкта 3000нән артык кеше җыелды, - диде ул һәм чарада катнашучыларга - Самараның “Яктылык” татар мәктәбе укучылары¬на, студентларга, мәгариф, мә¬¬дә¬ният учреждениеләре хе第мәт¬кәрләренә, уңышлар те¬ләде.
Кыскача инструктаждан соң залда 45 минутлык тынлык урнашты. Шушы вакыт эчендә һәрберебез Россиядә яшәүче халыкларның тормыш рәвешен, гореф-гадәтләрен үз эченә алган 30 сорауга җавап бирергә тиеш идек.
Өлкә Халыклар дуслыгы йорты хезмәткәрләре бу би¬ремнәрне “эх” дигәнче үтә¬деләр. Алар бит эш таләпләре буенча һәр милләт¬нең тормышын, гореф-гадәт¬ләрен, милли бәйрәм¬нәрен яхшы белергә тиеш. Ә менә калганнарга бераз тир түгәргә туры килде.
Вакыт тәмамланып, кәгазь¬ләрне җыеп алганнан соң, диктант язучыларның фикерләре белән кызыксындым.
Самараның “Яктылык” та¬тар мәктәбе укучысы Әлсинә ДӘҮЛӘТБАЕВА:
- Бу акциядә минем беренче катнашуым. Биремнәр арасында гадиләре дә, катлаулылары да булды. Мәсәлән, чебаки халкының кайсы шәһәрдә яшәгәнен белмим, кайткач, интернеттан карап, җавабымны тикшерәчәкмен. Ә менә өл¬кәбездә яшәүче халыкларга, аеруча, татар милләтенә кагылышлы сораулар әллә ни зур кыенлык тудырмады.
Зур этнографик диктант ак¬циясендә катнашуыма шатмын, ул миндә янәшәбездә яшәүче башка халыкларның мә¬¬дәниятенә, гореф-гадәт¬лә¬ре¬нә карата кызыксыну уятты.
“Өлкә халыклары берлеге” оешмасы һәм “Масторава” мордва милли-мәдәни үзәге әгъзасы Вера АЛЕКСЕЕВА:
- Быелгы сораулар җи¬ңелрәк һәм кызыклырак тоелды. Дөрес җавап бирер өчен, тарих, әдәбият дәресләрен искә төшерергә кирәк булды. Өлкәбездә даими үткәрелеп торган милли бәйрәмнәрдә катнашуым, милли оешмалар белән тыгыз элемтәдә булуым да бүгенге бәйге биремнәрен җиңеллек белән үтәргә ярдәм иткәндер. Күпчелек сорауларга дөрес җавап биргәнмендер, дип уйлыйм.
Самара Дәүләт универси¬тетының социология һәм по¬литология кафедрасы до¬центы Михаил ФЕДОРОВ:
- Төрле милләт халык¬ларының үзенчәлекләрен яхшы белсәм дә, кайбер сораулар кыенлык тудырды. Мәсәлән, Самара төбәгендә яшәүче рус милләтеннән булган ханымнар кесәләрен төрле төстәге тукыма кисәкләреннән тек¬кән¬нәр. Моны алар кайсы милләттән алганнар дигән сорауга төгәл җавап бирә алмыйм.
Бу диктант ни өчен ки¬рәк, дип гаҗәпләнүчеләр дә бардыр бәлки. Минемчә, бу бик кирәкле эш. Диктант төрле милләт халыкларының го¬реф-гадәтләрен, йолаларын өйрәнергә этәргеч бирә. Ә этнография өлкәсендә белемле кеше башка милләтләрне дә хөрмәт итә белә.
“Бердәмлек” газетасының җаваплы секретаре Гөлгенә СӘЛАХОВА:
- Акция милләтләр язмышы, аларның киләчәге турында уйланырга мәҗбүр итә, дип саныйм. Үткән елдагы диктантта, мәсәлән, Россиянең аз санлы халыклары - водь (алар барлыгы 64 кеше), манси, тува милләтләренә кагылышлы сораулар да бар иде. Татар мәктәпләрендә татар теле дәресләре саны елдан-ел кими бара. Бу киләчәктә ана телебезнең, милләтебезнең юкка чыгуына китермәсме икән? Киләчәк буын кешеләре: “Шундый милләт тә булган икән”, - дип татарлар турында диктант язганда гына белергә калмасын иде.
Гөлгенәнең шиге урынсыз түгел. Ә әлегә, кемне генә сорама, диктант биремнәрендә татар милләтенә кагылышлы сораулар әллә ни зур кыенлык тудырмаган.
Зур этнографик диктантның нәтиҗәләре 12 декабрьдә - Россия Конституциясе көнендә билгеле булачак.
Алия АРСЛАНОВА |
Иң күп укылган
|